Балаларыбыз ана телен өйрәнергә тиеш

олимпиада

Камышлы район үзәгендә үткән татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашкан балалар төркеме.

Туган телебезне саклап калу — бүген татар җәмгыятендә иң җитди мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен дә бу проблема актуаль: авыллар бетеп бара, бер-бер артлы мәктәпләр ябыла, булганнарында да татар теле дәресләре укытылмый. Өлкә, шәһәр милли татар оешмаларын да бу хәл борчый, һәм телебезне, гореф -гадәтләребзне саклап калу юнәлешендә алар зур эш алып бара. Өлкә “Туган тел” татар оешмасы Самарада менә берничә ел инде мәктәп яшендәге балалар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәреп килә. Быел да, берникадәр кыенлыклар килеп чыгуга карамастан, бу бәйгеләр уздырылды. Бу турыда оешманың директоры – Фәрхәт Мәхмүтов белән сөйләштек.

- Фәрхәт әфәнде, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар беренче ел гына үткәрелми бит инде. Аларны уздыру нинди нәтиҗәләр бирә?

- Һичшиксез бик файдалы һәм кирәк гамәл бу. Мәсәлән, Самараның “Яктылык” мәк­тәбе укучылары арасында үткәрелгән олимпиадаларда беренче елларда 40ка якын укучы үзара көч сынашса, 2015 елда аларның саны 50гә җиткән инде. Бу балаларның телебез, татар әдәбияты белән кызыксынуы турында сөйли. Ә инде аларның бу бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе безгә дә, ата-аналарга да, укытучыларга да куанычлы.

- Ә менә татар теле укы­тылмаган мәктәпләрдән быел олимпиадага бары 3 бала гына килгән иде.

- Чынбарлыкта 20дән артык бала гариза язган иде. Әмма ләкин күп еллар өлкә “Туган тел” оешмасының төп спонсоры булган “Ипозембанк”ның лицензиясе алыну сәбәпле, балаларга бүләкләр алу кыенлыклары килеп чыкты. Шуңа да өлкә “Туган тел” татар оешмасы олимпиаданы уздырмаска булды. Ә инде “Яктылык” укытучылары олимпиадага килгән балаларны кире кайтарып җибәрмәгән, алар өчәү генә булса да, бәйгене үткәрергә карар кылганнар.

- Камышлы район үзәгендә уздырырга планлаштырылган бәйгене дә башка көнгә күчерергә дигән тәкъдимнәр булды бит.

- Сәбәбе шул ук иганәчеләр булмау инде. Эш бит әле бүләкләр алуда гына түгел. Башка елларда “Ипозембанк” өлкәбезнең авылларыннан балаларны олимпиадага алып килер өчен автобуслар яллый яисә аларга бензин хакын кайтара иде.

Үткән елларда Камышлы район үзәгендә үткән олимпиадада 40ар укучы катнашкан булса, бу юлы аларның саны икеләтә ким булды. Бу туган телебезне беләргә теләмәүдән түгел. Кайсы ата-ана баласын кышкы юлга рейс автобусы белән чыгарып җибәрергә ризалашыр икән?! Ә бит Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, мәсәлән, бу олимпиадага нәкъ шулай барды да. Көне буена балаларны ач тотып та булмый — аларны ашханәдә ашату-эчертү чыгымнарын да элек “Ипозембанк” үз өстенә ала иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы: “Бәлки башка ига­нәчеләр табылыр, олимпиаданы соңрак булса да тие­шен­чә үткәрербез” — дигән тәкъ­дим ясады. Әмма “Туган тел” белән берлектә бу чараны оештыручы өлкә мәгариф хез­мәткәрләренең квалифика­циясен күтәрү институты һәм Камышлы авылы мәктәбе ад­минист­рациясе белән сөй­ләш­кәч, чараны сөйләшен­гән­чә, 2015 елның декабрендә уздырырга булдык.

- Ярдәм кулы сузучылар табылдымы соң?

- Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе “Яктылык” уку­чыларының юл чыгымнарын үз өстенә алды. Шулай ук чарада катнашкан Камышлы, Шенталы, Похвистнево районындагы татар авыллары мәктәпләренә һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә кечкенә курчак театры бүләк итте.

Өлкә “Туган тел” оешмасы советы әгъзасы Фәһим Йосыповны да билгеләп, аңа рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Ул Самарада үткән олимпиаданың икенче турында катнашкан балаларга да, Камышлы район үзәгендә катнашучыларга да үз акчасына татлы призлар алган иде.

- Фәрхәт әфәнде, ә 2016 елда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үтәр дигән өмет бармы?

- Бу гамәлне юкка чыгарырга түгел иде. Бәйгеләрдә жюри составына кергән Фәһим Йосыпов: “Балаларның эчтәлекле итеп шигырь укулары йөрәккә үтеп керә. Алар арасында үзләре иҗат иткән шигырьләрне укучылар да бар. Бу аеруча куандыра”, — дип сөйләде. Димәк, бәйге телебезне саклап калуга гына ярдәм итеп калмый, балаларга яңа үрләргә менәргә, үзләрен иҗат юлында сынап карарга да мөмкинчелек бирә.

Үткән елларда татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесен дә үткәрә идек, бу гамәлне дә торгызырга кирәк. Чөнки мондый ярышлар мөгаллимнәрнең уңышлы хезмәтләренә этәргеч булып тора, бер-берсе белән тәҗрибә алышырга да ярдәм итә. Туган телне өйрәнү, әлбәттә, гаиләдә башлана. Тик аны мәктәптә дә өйрәнергә кирәк. Шунда гына бала ана телен камил беләчәк.

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

На конкурсе знатоков татарского языка и литературы приняли участие всего 3 ученика

* * *

СРОЧНО! Областная олимпиада по татарскому языку и литературе под угрозой срыва

* * *

Впервые школьная олимпиада по татарскому языку прошла без призов «ИПОЗЕМбанка» / Та­тар теле буенча олимпиада даими иганәченең бүләкләреннән башка гына узды

* * *

Деятельность татарского общества после отзыва лицензии главного спонсора «ИПОЗЕМбанка»…

 

Просмотров: 1410

Комментирование запрещено