Самара өлкәсе менә икенче ел рәттән 13 январьда Губерна көнен билгеләп үтте. 1850 елның 6 декабрендә Сенат 1851 елның 1 январеннан Самара губернасы барлыкка килүе турында Указ чыгарган булган. Һәм быел төбәгебез 165 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Бу уңайдан өлкәдә яшәүчеләрне губернатор Николай Меркушкин котлады. “Самара өлкәсе матур табигате, үзенчәлекле гореф-гадәтләре, күпмилләтле мәдәнияте белән аерылып тора. Шулай да иң зур байлыгы — аның кешеләре. Шуңа да ул кыска вакыт эчендә илебезнең иң зур сәнәгать, транспорт һәм мәдәни үзәгенә әйләнә алды”, — диелгән регион башлыгының котлавында һәм ул халыкка бәхет, гаилә иминлеге теләгән.
Юбилей хөрмәтенә Самарада күп мәдәни чаралар үткәрелде. Мәсәлән, өлкә фәнни китапханәсенең мәдәният бүлегендә бик матур бал кичәсе узды. Ефәк купшы күлмәкләр кигән туташлар һәм ханымнар кавалерлары белән вальс әйләнделәр, полонез, мазурка, кадриль кебек биюләр биеделәр.
Ә китапханәнең кече залында “Самара губернасына-165 яшь” дип аталган күргәзмә ачылды. Өлкәне өйрәнү бүлеге анда регионыбызның җәмгыяти-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси тормышы панорамасын күрсәтә. 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмәдә регионыбызның барлыкка килүе һәм аның үсеше турында кызыклы мәгълүматлар күреп була.
13 январьда Самарада Россия дәүләт фәнни-техник документлар филиалы бинасында ачылган “Самара губернасында крестьян реформасы” исемле күргәзмәдә дә бик кызыклы экспонатлар куелган иде. Алар төбәгебездә крепостной крестьяннарның тормышын, крестьян реформасын хәзерләү һәм аны тормышка ашыруны, Самара җәмгыятенең патша Александр IIгә мөнәсәбәтен чагылдыра. Биредә шулай ук Самара өлкәсенең Үзәк дәүләт архивы фондында сакланган уникаль документлар да күрсәтелгән.
Күргәзмәне ачу тантанасына өлкә хөкүмәте, Самара губерна Думасы вәкилләре, югары уку йортлары, музейлар, китапханәләр, федераль һәм дәүләт архивлары хезмәткәрләре чакырылган иде.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1209