Рустам Минниханов вошел в пятерку самых упоминаемых глав регионов по итогам 2015 года / Рөстәм Миңнеханов – беренчеләр рәтендә

kazan-pic905-895x505-10566Президент Татарстана Рустам Минниханов по итогам 2015 года занял четвертое место в медиарейтинге губернаторов по версии информационно-аналитической системы «Медиалогия».

Минниханов улучшил свои позиции по сравнению с 2014 годам на две строчки. В лидерах рейтинга остаются мэр Москвы Сергей Собянин, глава Крыма Сергей Аксенов и руководитель Чечни Рамзан Кадыров. На пятом месте – губернатор Московской области Андрей Воробьев.

К самым заметным событиям с участием Минниханова авторы исследования отмечают его назначение в марте и.о. главой региона, а после — победу на президентских выборах, участие в открытии Московской соборной мечети.

* * *

2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат чараларында аеруча еш искә алына торган җитәкчеләрнең берсе булып танылган. “Медиалогия” компаниясе тарафыннан үткәрелгән тикшеренү шул турыда сөйли.
Билгеле булганча, әлеге бәйсез тикшеренү компаниясе медиа-анализ ясау белән шөгыльләнә. Россия төбәкләре җитәкчеләренең ММЧдагы урынын билгеләгәндә алар, беренче чиратта, теге яки бу җитәкченең матбугатта искә алыну күләме, цитаталау, туры сөйләм белән бәйле үзенчәлекләргә таяна.
Тикшеренүдән күренгәнчә, Россия күләмендә Рөстәм Миңнеханов дүртенче урынга урнашса, Идел буе федераль округында ул ныклы беренче урынны яулаган. Моның шулай булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә.
Мәсәлән, 2015 елда матбугат чаралары Рөстәм Миңнеханов турында 78,5 мең хәбәр бастырган. Бу Идел буе федераль округы буенча рейтингта икенче урынга урнашкан Түбән Новгород башлыгы Валерий Шанцев турында чыккан хәбәрләр саны белән чагыштырганда ике тапкырга (!) күбрәк. Аның турында журналистлар барлыгы 40,4 мең тапкыр искә алган.
Гомумфедераль дәрәҗәдәге рейтингка килгәндә, биредә Татарстан Президенты 2014 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 2 урынга югарырак күтәрелгән һәм дүртенче урынга урнашкан. Беренче өчлеккә килгәндә, беренче урында – Мәскәү шәһәре башлыгы Сергей Собянин (224,2 мең басма), икенче урында – Кырым башлыгы Сергей Аксенов (99,7мең хәбәр), ә өченче урында – Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (97,9 мең хәбәр).
Рөстәм Миңнеханов катнашындагы аеруча мөһим һәм истәлекле чараларга килгәндә, белгечләр әһәмиятле вакыйгалар дип Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнүен һәм сентябрь аендагы сайлауларда җиңеп чыгуын китерә. “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын буенча тикшерүләр дә әлеге рейтингка сизелерлек йогынты ясаган.
Әле алай гына да түгел, матбугат чаралары Рөстәм Миңнехановның “Рубин” президенты Валерий Сорокинга әлеге вазифасыннан китәргә тәкъдим ясавы, Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында катнашуы турында да күп язган.

intertat.ru

Просмотров: 911

Комментирование запрещено