Кырымда ислам дине әһелләре фикер алышты

b0efd1bb50bee17ee97a9dec1af2ff87_MУзган атнада Кырымда Россиянең ислам дини оешмалары вәкилләре очрашты. Биредә үтүче чарага 350 мәхәллә, 42 кырымтатар сәяси, иҗтимагый берлек вәкилләре, мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсе белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Голәмәләр шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты, дип хәбәр итә республика Диния нәзарәте матбугат үзәге.

Конференциядә Россиянең әйдәп баручы дини оешмалар вәкилләре Кырым мөселманнары өммәтенең бердәмлеген ныгыту буенча фикер алышты, динне сәяси максатларда куллану күренешләренә бәя бирде.

Үзенең чыгышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанда кырым татарларына карата һәрвакыт уңай караш хөкем сөрүе турында сөйләде, кырымлыларның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмавыбыз хакында әйтте.

“Без, Татарстан мөселманнары, чын күңелдән биредә яшәүче мөселман өммәтенең килешеп яшәвен һәм көчле булуын телибез. Бүген дөньяда күп кенә каршылыклы процесслар бара, әмма Россия мөселманнары һәр очракта кат-кат уйлап эш итәргә, тынычлыкка, бердәмлеккә өндәргә тиеш. Моның хакта Аллаһ Тәгалә «Гыймран» сүрәсенең 103 аятендә әйтә: “Барчагыз да бер булып, Аллаһның арканына тотыныгыз, таркалып аерылмагыз”, — диде Татарстан мөфтие. Камил хәзрәт шулай ук Кырым мөселманнарының легитим дини лидеры Әмирали хәзрәт Аблаевның булуын билгеләп үтте.

“Кырым татарларының күпчелеге туган җирендә яши һәм чит тарафлардан “Кырым мөфтиятен” булдыру идеясы яңгырау гаҗәпләндерә. Әлбәттә, әлеге институт легитим булмаячак һәм абруй казанмаячак. Чыгышымның ахырында, туган җирдә яшәү мөмкинлеге зур нигъмәт булуы хакында искә төшереп үтәсем килә. Юкка гына бөек хәнәфи галиме Мулла Али әл Кари “Миркат әл-мафатих” китабында “Ватаннан читтә яшәү иң зур сынау”,- дип язып калдырмаган. Кызганыч, 20 гасырда Кырым халкы зур сынауларга дучар булды, ә 21 гасырда Раббыбыз кырым татарларын тынычлык, дуслык, бәракәт, ислам инфраструктурасының ныгуы, фән һәм мәдәният үсеше белән куандырсын иде”, — дип теләде мөфти Камил хәзрәт.

intertat.ru

Просмотров: 1196

Комментирование запрещено