Татарчаны ипилек-
Декабрь ае — балалар өчен бигрәк тә шатлыклы вакыт. Тольятти татар милли-мәдәни мохтәрият йортында бу айда яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Алия Рәис кызы Мусина “Кояшкай” ансамбле һәм “Асыл” татар яшьләр оешмасы белән берлектә ел саен чыршы бәйрәменә багышланган татарча әкияти тамаша әзерли. Татар шүрәлесе һәм убырлысы, урман җәнлекләре һәм йорт хайваннары, Кыш бабай һәм Кар кызы, Кар бикә, Кар бөртеге һәм татар кызлары персонажларыннан торган әкият балалар өчен дә, килгән кунаклар өчен дә бик кызыклы.
2015 елга багышланган әкият “Куянда кунакта” дип аталган булса, быелгысы “Куян хаты” иде.
Татарчаны ипилек-
Яшьләр быел бигрәк тә актив булдылар. Шүрәлене Таһир Исхаков, убырлыны Алисә Әрифуллина, төлкене Әдилә Йосыпова, бүрене Светлана Исхакова, тиенне Эльвина Әбделмәнова уйнадылар. Сарык белән кәҗә рольләрен Алинә Шәрипова белән Диләрә Усманова бүлештеләр. Кыш бабайны уйнаган Наил Исхаков, Кар кызы булган Алия Хәйруллина, Кар бөртеге Луиза Усманова, татар кызлары Асилә Исхакова, Алсу Галәмгирова, Кар бикәсе Розалина Давыдова үзләренең рольләрен оста итеп башкардылар.
Кунак булып килгән балалар арасында да татарча шигырьләр сөйләүчеләр табылды, алар Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.
Милләттәшләребез Сәүбән Шамил улы Рәфыйков, Сабирҗан Хәсән улы Насыйров, татар милли мәдәни мохтәрияте рәисе Рәүф Кәзыйм улы Кирасиров киләсе яңа елларда уңышлар теләп, әкият күрсәткән балаларга бүләкләрен тапшырдылар.
Тольятти шәһәре.
Просмотров: 1749