Встретились неравнодушные к творчеству староермаковские и новоермаковские бабушки / Картаямыни соң йөрәк…

IMG_664419 января в отделении социальной реабилитации (ОСР) села  Старое Ермаково  ГБУ СО «ЦСО м.р. Камышлинский»  прошла встреча пожилых из сёл Новое и Старое Ермаково.

Неожиданным приятным сюрпризом для получателей соцуслуг ОСР села Старое Ермаково   стал визит заведующих клубами сёл Новое Ермаково Рузалии Гафуровой и  посёлка Чулпан Гульнур Каримовой. По этому случаю наш водитель  Загфар  Сагиров привёз и активных пожилых из села Новое Ермаково.

 В зимний морозный  день встретились неравнодушные к творчеству староермаковские и новоермаковские  бабушки, в ком еще  кипит заряд бодрости и оптимизма. Они очень музыкальные, любящие  и попеть, и поплясать, задорные и веселые, принимающие  активное  участие в  общественной  жизни сёл. На этот раз  решили  встречу двух коллективов посвятить теме   «Движение – это жизнь». 

Гостей из Нового Ермаково встречал заведующий отделением социального обслуживания на дому и отделения социальной реабилитации Гали Наильевич Каюмов. Пригласив новоермаковцев в зал ОСР, он пожелал им здоровья и успехов, а также назвал их желанными гостями и выразил надежду, что такие встречи будут проходить почаще.

В уютной обстановке прошло знакомство с гостями. Музыкальная часть мероприятия началась с выступления хора  «Жемчужина» (так  условно назвали свою группу  староермаковские  получатели соцуслуг). Затем песнями  порадовали Люция Ибрагимова, Таскиря Мухаметкаримова, Амина Хамидуллина, Гульбану Сагирова, Гульнур Ярмухамедова. Состоялась презентация сборника стихотворений  «Дела сердечные» Гульсинур Гафуровой из села Новое Ермаково, которую она подарила отделению социальной реабилитации. 

Заведующие клубами сёл Новое Ермаково и поселка Чулпан Рузалия Гафурова и  Каримова Гульнур  провели для наших непосед весёлые  игры, загадывали загадки, отгадавших награждали сладкими призами.

В непринуждённой обстановке   пожилые люди смогли поделиться воспоминаниями, ведь у них  общие интересы: ностальгия по советскому прошлому, а также любовь к народному творчеству, к татарским песням и танцам.  Интерес друг к другу, доброжелательность   сквозила  на лицах наших благополучателей в течение  мероприятия. Прекрасная возможность  пообщаться, поделиться душевным теплом продолжалась и за обедом. 
                                     

IMG_6616IMG_6621 IMG_6622 IMG_6626 IMG_6627 IMG_6630 IMG_6631IMG_6635 IMG_6636 IMG_6637 IMG_6642 IMG_6644 IMG_6647 IMG_6648 IMG_6651 IMG_6653 IMG_6654 IMG_6655Выразив благодарность директору ГБУ СО «ЦСО муниципального района Камышлинский»   Наиле Тагировне  Габидуллиной  за предоставление транспорта,  с  искренней радостью, открытостью, хорошим настроением  попрощались  наши пожилые,   желая встретиться вновь. 

Нашему коллективу был  приятен визит-сюрприз заведующих клубами Рузалии Гафуровой, Гульнур Каримовой. Мы надеемся на дальнейшее сотрудничество и творческий обмен.  

Культорганизатор отделения социальной реабилитации села Старое Ермаково Гулися БАТРУДИНОВА.

samtatnews.ru

* * *

Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында олы яшьтәге апалар-абыйлар шактый. Аларның күбесе ачлык-ялангачлыкның ни икәнен белеп, сугыштан соң авыр тормыш юлларын узган. Үз вакытларында матур гаиләләр корганнар, өй тутырып балалар үстергәннәр. Бүген дә күңелләре көр аларның, җылы өйләрендә дога кылып, тыныч тормышка сөенеп яшиләр. Социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә бала-ча­галары читтә яшәүчеләргә йорт-өй эшләрен карарга ярдәм итә.

Күптән түгел Иске Ярмәк социаль ярдәм күрсәтү бүлеге авылыбызның олы яшьтәге апаларын кунакка чакырды. Алар белән мин — Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире дә, барырга булдым. Кунакка чакыручыларыбыз транспорт мәсьә­ләсен үзләре хәл итеп, арты­быздан кечкенә автобус та җи­бәргәннәр иде.

Көн бик тә матур, әз генә кар ява, кояш та чыгып тора. “Эх!” — дигәнче күрше авылга барып та җиттек. Безне социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Рәмзия Сафина һәм Гөлисә Бәдретдинова каршы алдылар һәм ял итү бүлмәсенә озаттылар. Бина белән танышырга да өлгердек. Һәр җирдә чисталык, уңайлык, бөтен бүлмәләр заманча җиһазландырылган. Диварларда бүлеккә йөрүче осталар ясаган рәсемнәр эленгән, бәйләү — чигү эшләре күргәзмәләре дә бар.

“Бергә күңеллерәк булыр”, — диптер инде чарага Иске Ярмәк авылы апаларын да чакырганнар иде, Чулпан авыл клубы мөдире Гөлнур Кәримова да килгән. Танышып, хәл-әхвәл сорашканнан соң, безне Иске Ярмәк социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гали Наил улы Каюмов сәламләде. Мәдәни чараларны оештыручы Гөлисә Бәдретдинова да кунак­ларга матур җылы сүзләрен җиткерде.

Без — Яңа Ярмәк һәм Чулпан авыллары клуб мөдирләре дә, буш кул белән бармадык, чарага килүчеләр өчен кызыклы уеннар әзерләгән идек. Апалар бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, бергәләп җырлап-биеп тә алдык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Апаларның йөзләре алсуланып китте: “Йөрәк картаймый икән ул!” — дип, яшьлек елларын да искә алдылар.

Шулай аралашкан арада төш җиткәнен дә сизми калганбыз. Барыбызны да сый тулы табын артына чакырдылар. Ашап-эчеп алгач, догалар да укылды. Аннан бу чараны оештыручыларга рәхмәтләр әй­теп, кайтыр юлга чыктык. Шоферыбыз Җәгъфәр Сәгыйров юл буе көлдергечләр сөйләп, кәефебезне тагын да күтәрде, юлыбыз да кыскарак булып тоелды.

Бу очрашудан бик зур ләззәт алдык. Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек, тыныч тормыш биреп, тагын да шулай очрашырга язсын дигән теләктә калабыз.

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».


Просмотров: 1192

Комментирование запрещено