“Губернаның алтын каләме” дип аталган Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы үткәрә торган бәйге быел ундүртенче тапкыр үзенең җиңүчеләрен атады инде. Ә менә өлкә губернаторының Журналистлар конкурсы дүртенче мәртәбә генә үткәрелде әле.
2016 елгы бәйге аеруча мәртәбәле һәм зур булды. Анда катнашырга 395 журналист теләк белдергән иде. Бу үзенә күрә бер рекорд куелды дияргә дә ярыйдыр. “Бердәмлек” татар газетасы да авыл хуҗалыгы номинациясе буенча үзенең хәбәрчесен бәйгедә катнашырга җибәргән иде. Тик бу юлы безгә 2014 елдагыча (ул чакта газетабызның хәбәрчесе Эльмира Варфоломеевага (Шәвәлиева) “Репортер” номинациясендә өченче дәрәҗә бүләге бирелгән иде) бәхет елмаймады. Күрәсең, без уйлаганча “Бердәмлек” бу юлы да мондый бүләккә лаек булса да, конкурсантлар күп булу сәбәпле, ул аңа тәтемәде. Читать полностью