Булганыгыз өчен рәхмәт

imageЯзмам Балыклы авылының cоциаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре турында булыр.

Ел азагында без, бертөркем пенсионерлар, шушы бүлеккә ял итәргә йөрдек. Иртән өйдән чыкканда ук күңелләребез алдагы очрашу хисе белән яктырып, күтәрелеп бара. Безне ачык йөз, тәмле сүз белән шушы бүлекнең җитәкчесе Резидә Шәрәфетдинова, хезмәткәрләр Резидә Абсаттарова, Әлфия Гафурова, шәфкать туташы Элмира Усманова, хезмәт инструкторы Зилә Әбделвәлиева һәм пешекче Гөлия Морзахановалар каршы алалар.

Элмира сеңелемнең йомшак куллары сырхаулы тәннәребезгә җылы май булып ята. Массажлар ясап, уколлар кадап, төрле процедуралар белән безне дәвалый. Аның кабинетыннан чыгабыз да, бераз гимнастика ясап алабыз. Аннан бәйләү, тегү эшләрен Зилә сеңелебез алып бара. Шулай ук Чыршы бәйрәменә төрле-төрле кар бөртекләре кисеп, тәрәзәләргә ябыштырып, Яңа елга әзерләндек.

Чираттагы бер көнебездә шагыйребез Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» әсәреннән шигырьләрен укып һәм сөйләп, кечкенә генә искә алу чарасы уздырдык. Безгә кунакка Иске Усман авылының социаль хезмәт күрсәтү идарәсе кызлары һәм пенсионер апалар килделәр. Шигырьләр укып, һәвәскәрләнеп озак кына күңел ачтык. Азактан кызларыбыз тулы табын корып, тәмле-тәмле азыклар белән сыйладылар. Бик матур, истә калырлык кичә булды ул.

Икенче көнебез аш-суга бәйле булды. Тәмле-тәмле камыр ризыклары, торт пешердек.

Шулай безнең һәр көнебез күңелле, искиткеч булып узды. Безне тәмле ризыклар белән сыйлаучы Гөлиябезгә дә бары тик мактау сүзләре генә әйтәсе килә.

Менә соңгы ял көнебез дә килеп җитте. Аны истә калырлык итеп уздырырга Әлфиякәй ярдәм итте. Сценарий язып кечкенә генә көлкеле спектакль куйдык. Шулай итеп ял көннәребез сизелми дә үтеп китте.

Барлык ял итүче өлкәннәр исеменнән бүлек кызларына рәхмәтләремне белдерәм.  Олы яшьтәге кешеләрнең күңелен табып, безне яшәртеп җибәрәсез. Моның өчен үзегезне дә зурласыннар иде.

Сафия ШӘНГӘРӘЕВА.

Балыклы авылы,

Камышлы районы.

КОНТЕКСТ:

«Новый год шагает по планете»

* * *

Мавлид ан-Наби в селе Старая Балыкла

* * *

В Балыкле прошел тематический вечер памяти татарского поэта Мусы Джалиля / Муса Җәлил шигырьләре мәңгелек

* * *

Дорогою добра

* * *

В селе Старая Балыкла прошел праздник «Мама, за все тебя благодарю»

Просмотров: 1177

Комментирование запрещено