Бүген иртән йокыдан торуга, мин ”Вакыт” (”Время”) программасының моннан 25 ел элек эфирга чыккан сюжетының язмасын карадым. Сүз күпчелек россиялеләр онытып бетергән Михаил Горбачевның тарихи указларының чирек гасырлык юбилее турында бара.
КОНТЕКСТ:
Банки привлекли рекордный объем вкладов. Больше 70% вкладчиков предпочитали открыть депозит в национальной валюте
СССРның бердәнбер һәм соңгы Президенты 1991 елның гыйнварында 50 һәм 100 сумлык купюраларны алыштыру (чынлыкта конфискацияләү) һәм халык кулына банк кертемнәрен бирүне чикләү турында төнгә каршы игълан итте, алданган халык акчаларын алыштырып кала алмасын өчен, бөтен финанс тикшерүчеләренә, яшерен хезмәтләргә хәрәкәткә килергә әмер бирелде. Иртән эш сәгатьләре башлануга ук, бөтен банк бүлекчәләре ныклы контрольгә алынырга тиеш иде. Әмма блатка ия булган совет кешеләре йоклап ятмадылар, төнлә үк банкларның арткы ишекләре шыпырт кына ачылды, төргәкләп тупланган эре купюралар алыштырылды. Бары тик хезмәт кешесе булган гади халык вәкилләре генә, ачыргаланып, хәләл акчаларын кая куярга белмичә, уңлы-суллы бәргәләнделәр.
СССРның бушбугаз харизматигы, шулай итеп, бөек талау эрасының старт төймәсенә басты. Болар барысы да гадәттәгечә халык мәнфәгатьләреннән эшләнә дип игълан ителде, бөек аферага коррупциягә һәм акча юууга каршы көрәш төсмере бирелде. Шул көннән башлап СССРның җеназасы укылырга торган финанс системасы ашкын темплар белән кабергә таба атлады: кулда ”агач” сумнарны тотып торуның мәгънәсе калмады, алар чүпкә әйләнделәр. СССР көймәсе инде батып бара, элитар катлау үз байлыкларын саклау һәм арттыру белән мәшгуль, халык кайгысы беркемдә дә юк иде. Тарих спирале яңадан бөтерелеп, Россиянең банк һәм финанс системасын яңадан бөек түнтәрелеш чорына алып кереп баруын күрмәсәң, бу бөек финанс түнтәрелешенең чирек гасырлык юбилеен искә алып тормас та идең.
Әмма рус сумы яңадан тетрәнү кичерә: ике тапкыр очсызлану этабын узып, өченче әйләнешне урый башлады. Әле кайчан гына утыз сум тирәсе торган доллар 90 сумлык биеклекне яуларга әзерләнә. Әле үткән җәйдә генә 50 сумга валюта алыштырып калганнар инде бүген 70-80 процентка якын дивидендлар исәплиләр, акчаларын процентлап үстерергә дип ниятләгән депозит ияләре исә, торган саен, үзләренең алданганнарын аңлап, зар елый. Аларны әле, банкларның лицензиясен алып, Үзәк банк ”чөя”. Хәзер шундый банклар ”яналар”: соңыннан аларда Россиянең элита обоймасына кергән кайбер шәхесләрнең миллионнары сакланганы мәгълүм була. ”Обойма” исә иң ышанычлы дип саналган банкларда гына акчасын саклый. Андый ”ышанычлы” банкларны саклап калу өчен, хәтта Үзәк Банк та соңгы көченә кадәр тартыша, әмма инде финанс куәтләре саега, ахыр чиктә барыбер кайчан гына тетрәмәслек дип саналган банкка матәм маршы уйнала.
Ихтимал, затлы акча ияләре үз миллионнарын ничек булса да кайтарып алу әмәлен тапмый калмый торганнардыр, әмма менә акчасын рибачыларга ышанып тапшырган гади халык вәкилләренең баш авыртуы, йокысыз төннәре, ”иминиятләштерелгән” акчаларын кире кайтарып алу өчен михнәт чигеп йөрүе башлана. Хәзер инде әлегә ”тере” булып саналган банкларның күпчелеге дә зыянга эшли, шуңа күрә интернет-форумнар ”чөюче” банклар турында халыкның бер-берсен кисәтүләре белән тулган.
Банклар йә депозитларны кайтарып бирмиләр, билгесез вакытка кадәр бикләп тоталар, йә банк килешүендә күрсәтелгән процентларны берьяклы тәртиптә нык кына киметеп куялар, яисә банк тозагына салынган акчасын кайтарып алырга теләүчеләргә, мәҗбүриләп, берничә процентлык комиссия тагалар. Күпчелек халык, әлбәттә, тын кала, чөнки финанс грамотасы юк, көрәшерлек ихтыяры да калмаган. Көрәш дәрте белән янганнар Монополиягә каршы федераль хезмәткә (ФАС) мөрәҗәгать итеп карыйлар. ФАС җитәкчесе урынбасары Андрей Кашеваров банкларның мондый кыланмышлары бик еш булуын таный. Көрәш юлына баскан актив гражданнар ”туңдырылган” депозитларын, ”җебетеп”, бәлки, акчаларын ала да торганнардыр, күпчелек исә тел астына йөрәк даруы яисә тынычландыру өчен глицин салып, тын гына фаҗига кичерә. Банк депозитлары белән бәйле рәвештә йөрәк дәвалатырга хастаханәгә кереп яткан танышларым бар. Дөнья малы өчен алай ук өзгәләнергә кирәкми, әлбәттә.
Шуны аңларга кирәк: банк хисабына зур суммада акча саласың икән, аның белән мәңгегә бәхилләшергә психологик яктан әзер бул. Яхшы эшли дип саналган банктан да 600 мең сумнан арткан кертемеңне кайтарып алырга теләү белән, син законлы рәвештә шик астына алынасың, синең турындагы мәгълүмат яшерен хезмәтләргә һәм салым оешмаларына җибәрелә. Син үзеңнең акча юдыручы мафиози икәнеңне белмәскә дә мөмкин, әмма иде исемлектә торасың. Хәзер 15 мең сумнан арткан акча тотып банкка валюта алыштырырга барсаң да, террорны финанслаучы буларак шик астына алынып, махсус анкета тутырасың. Болар барысы да – илдә зур финанс һәм валюта түнтәрелеше әзерләнүе турында сөйләүче ”карлыгачлар”. Алар хәзер көннән-көн күбрәк оча башлаячак, яңадан-яңа чикләүләр кертеләчәк. Үткән атнада гына халык, тагын бер мини-дулкынлану кичереп, кибетләрдән электроника һәм башка җиһазлар җыюга керешеп алды.
Югалтуларга тыныч карамасаң, дулкынлану өчен сәбәпләр бихисап. Менә әле иртән торып, мин бу язманы яза башлаганда гына долларның биржа курсы 80 сум иде (кичтән 79) хәзер 81 сумнан артып сикереп алды. Долларны 70 сумга алыштырып була торган көннәр әле кул сузымы ераклыкта гына калдылар. Мин берничә акчалы танышка сумнарын валютага алыштырырга киңәш биргән идем. Кичә аларның берсе банкка бер барып кайтуының табышы 50 мең сумнан артуы турында канәгатьләнеп әйтеп торды. Көннәрдән бер көнне Россия хөкүмәте валюта тотучыларны ”чөймәс”, долларларны түбән курс белән кире тапшырырга мәҗбүриләмәс дип тә әйтеп булмый. Шундый ук язмыш алтын коелма сатып алучыларны да көтәргә мөмкин. Тарихта мондый тәҗрибә бар. Бөек депрессия елларында АКШта халык кулындагы алтын мәҗбүри рәвештә түбән бәядән конфискацияләнә. Бары тик олигархлар гына үзләренең тонналы алтын запасларын Европа банкларына яшереп калырга өлгергән булалар.
Бүген дөньяда яңа Бөек депрессия формалаша, аның беренче аккордлары исә Россиядә уйнала. Шуңа күрә ил хөкүмәтләре һәм банклар гади халыкны ”чөяләр” икән, моңа гаҗәпләнмәгез. Бу – тарихның кабатлануы гына.
“Ватаным Татарстан”, № 11, 27.01.2016.
Просмотров: 1086