Мөхәммәт абый Шәкүров 29 январьда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен шушы туган Камышлы авылына багышлаган. Күп еллар җирле колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Камышлы урманнарында аңа егерь хезмәтен башкарырга да туры килгән. Тормыш иптәше Халидә апа белән матур тормыш корып, өч бала үстергәннәр.
Ә гомернең авыр чаклары да, кайгысы да, шатлыгы да булгандыр. Тик алар бирешмәгәннәр. Халыкка изгелек күрсәтеп, ярдәмле булып, хәзерге көнгә кадәр тигезлектә яши бирәләр.
Мөхәммәт абый оста гармунчы гына түгел, ул гармуннар төзәтүче дә. Аның кулы аша узган гармуннар өлкәбездә генә түгел, Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә сандугачтай сайрыйлар.
“Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивалендә ул ничәмә мәртәбә диплом иясе булды. Михаил Заволокинның “Играй, гармонь!” тапшыруында да җиңүгә иреште.
Хөрмәтле Мөхәммәт абый! Сиңа корычтай сәламәтлек телибез, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектә, авырмыйча, балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен, ярдәмен күреп яшәргә язсын. Син зур мактауларга, изге теләкләргә лаек кеше. Киләчәктә дә сине бары уңышлар гына озатып барсын.
Сине ихтирам итеп
Татарстанның Азнакай шәһәрендә яшәүче дустың Минәхмәт ӘКЪСӘНОВ.
КОНТЕКСТ:
Йолдызчык
* * *
«Гармун белән яшьләр хәзер кызыксынмыйлар»
Просмотров: 1517
Доброго времени суток! Меня интересует один вопрос, по какой причине в данную статью не вошли мои стихи?
Адресовано Раилю Шакурову.
Минәхмәт ӘКЪСӘНОВ