Село Татарское Абдикеево Шенталинского района готовится к приему гостей со всех уголков губернии / Татар Әбдекиендә II өлкә авыллары Сабан туе үтәчәк

DSC_1323Здесь 9 июля 2016 года
пройдет II областной
сельский Сабантуй

27  января 2016 года в ГКУ СО «Дом дружбы народов», в офисе татарских общественных организаций, состоялось очередное заседание Совета СОТО «Туган тел». На встречу были приглашены глава администрации Шенталинского района Александр Михайлович ЛЕМАЕВ, чемпион Европы и СССР по дзюдо, президент Федерации дзюдо Самарской области, выходец села Татарское Абдекеево Хабиль Хазиевич БИКТАШЕВ.  Участники заседания обсудили вопросы, связанные с подготовкой и проведением II областного сельского Сабантуя в селе Татарское Абдикеево Шенталинского района, а также общего годового собрания СОТО «Туган тел».

Открывая заседание, президент общества Ильяс Гумерович Шакуров рассказал собравшимся о том, что в этом году в селе Татарское Абдикеево Шенталинского района планируется провести  II областной сельский Сабантуй. Напомним, I областной сельский Сабантуй прошел в 2013 году в райцентре Камышла.

Глава муниципального района Шенталинский  Александр Михайлович Лемаев отметил, что возможность принять на своей земле такое масштабное переходящее событие — это большая честь для района.

На заседании было принято решение провести II областной сельский Сабантуй после окончания месяца Рамадан по мусульманскому календарю — 9 июля 2016 года.

Главная цель праздника – оживить и возродить татарские села региона. Татарский национальный праздник Сабантуй венчает итог работы земледельца в весеннюю посевную кампанию. На празднике чествуют деревенских жителей, отдавая дань их преданности земле-матушке. В этом вся прелесть сельского Сабантуя. Все участники праздника должны знать, чьим потом и мозолями выращивается хлеб, доставляется к столу молоко и мясо.

На Сабантуе будут работать площадки татарских сел Самарской области, где каждая делегация сможет презентовать свое село, показать свою изюминку. Здесь будут организованы выставки, угощения и музыкальные номера.

DSC_1320DSC_1321 DSC_1322 DSC_1323 DSC_1324Участники заседания также прослушали отчет директора СОТО «Туган тел» Ф.С.Махмутова о проделанной работе за 2015 год, обсудили план мероприятий СОТО «Туган тел» на 2016 год.

Общее годовое собрания СОТО «Туган тел» решили провести  12 марта 2016 года, начало в 15.00.

samtatnews.ru

* * *

27 январьда өлкә “Туган тел” татар оешмасы советы әгъзаларыныңҗыелышы узды

Көн кадагына Шенталы районы Татар Әбедкиендә II өлкә авыллары Сабан туен уздыру мәсьәләсе куелган иде. Шуңа да утырышта махсус кунаклар — Шенталы районы администрациясе башлыгы Александр Лемаев, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, танылган эшкуар Хәбил Бикташев та катнашты.

- Өлкә Сабан туе Самарада — 28 майга, ә II өлкә авыллары Сабан туе, Ураза ае узгач, 9 июльгә билгеләнде. Вакыт әз калып бара. Шуңа да бәйрәм чараларына хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк, — дип сүзен башлады өлкә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров. — Ел саен Самарада үткәрелгән өлкә Сабан туе күбрәк шәһәр бәйрәме буларак үтә. Ә бит бу авылдан чыккан милли бәйрәм.

Бүген телебезне саклап калу турында сүз күп бара, ана телебезне генә түгел, гореф-гадәтләребезне, динебезне дә саклап калырга кирәк безгә. Шунда гына без милләтебезне югалтмаячакбыз. Шуңа да милли бәйрәмебезне тиешенчә, нәкъ элек авылларда үткә­релгәнчә үткәрергә кирәк. Өл­кәбезнең һәр татар авылы үзенчәлеген күрсәтсен, үзе турында башкаларга да белдерсен иде.

2013 елда I өлкә авыллары Сабан туен Камышлы авылы гөрләтеп уздырды. Аларның тәҗрибәсе бар, Камышлы районы вәкилләре белән элемтәдә торып, алар белән киңәшергә була, ярдәм итәрләр, дип уйлыйм, — диде ул.

- Районыбызда өлкә авыллары Сабан туен югары дә­рәҗәдә үткәрү өчен барсын да эшләячәкбез. Татар авыллары исемлеген төзергә ярдәм итсәгез, мин, шәхсән үзем, район башлыклары белән элем­тәгә чыгып, авылларны бәйрәмдә катнашырга чакырачакмын, — дип белдерде Александр Лямаев.

Рәсемдә: (уңнан сулга) оешма аксакалы Таһир ага Мамышев, Шенталы ра­йоны администрациясе баш­лыгы Александр Лемаев, Хәбил Бикташев, өлкә “Туган тел” оешмасы дирек­торы Фәрхәт Мәхмүтов һәм оешманың президенты Ильяс Шәкүров, (артта) “Самара татарлары” журналы баш мөхәррире Данияр Сәйфиев.

Рәсемдә: (уңнан сулга) оешма аксакалы Таһир ага Мамышев, Шенталы ра­йоны администрациясе баш­лыгы Александр Лемаев, Хәбил Бикташев, өлкә “Туган тел” оешмасы дирек­торы Фәрхәт Мәхмүтов һәм оешманың президенты Ильяс Шәкүров, (артта) “Самара татарлары” журналы баш мөхәррире Данияр Сәйфиев.

Җыелышта тиз вакытта оештыру комитетын булдырып, чарага әзерлекләр башларга сөйләшенде. Өлкә татар оешмаларына, шул чиратта өлкә “Туган тел” татар оешмасы әгъ­заларына, оештыру комитеты белән Татар Әбдекиендә очрашу үткәрергә киңәш ителде.

Өлкә “Туган тел” оеш­масының 2015 ел эш планы буенча үткәрелгән чаралар турында оешманың директоры Фәрхәт Мәхмүтов сүз тотты.

- 2012 — 2013 елдагы кебек активлык булмаса да, оешма планга кертелгән чаралар­ның күбесен башкарды. “Туган тел” каршында эшләп килгән хатын-кызлар түгәрәгенә 30лап кеше йөри, яшьләр төркеме төрле чараларда актив катнаша, тарих секциясе дә әйбәт эшчәнлек күрсәтә. Самарада һәм өлкәбездә үткән сабантуйларда, “Ялкынлы яшьлек”, “Ак каен” ансамбльләренең 45 яшьлек юбилейларында, Камышлы халык театрының 95 еллыгында да катнашып, үз өлешебезне керттек, — диде ул.

- Алда тагын бер юбилей — Камышлы районының яңадан торгызылуына 25 ел. Бу чарада да безгә актив катнашырга кирәк, — дип өстәде Ильяс Гомәр улы.

Өлкә “Туган тел” оешмасы әгъзалары ана телебезне сак­лап калу мәсъәләсе буенча да фикер алыштылар. Татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телебез дәресләрен бетереп, аңа факультатив сәгатьләр генә бирелүе бүген күпләрне борчый. Халыкта “Кече Татарстан” дип йөртелгән Камышлы районында да шундый күңелсез хәлләр булуы беркемгә дә сер түгел.

- Мәктәптә ана телебезне өйрәнмибез икән, димәк, без аны кирәксенмибез, аңа бөтенләй югалту куркынычы яный, — диде өлкә “Туган тел” оешмасы аксакалы Азат ага Надиров. — Бу мәсьәләне күтәреп, без берничә ачык хат та яздык, алар “Самара татарлары” сайтында да, “Бердәмлек” газетасында да басылып чыкты.

Җыелышта Камышлы районындагы татар авылларында ана телен аерым дәрес буларак өйрәнү мәсьәләсе турында район администрациясе башлыгы Рафаил Баһаутдинов белән дә сөйләшергә, моның өчен берничә “Туган тел” советы әгъзасыннан торган делегация оештырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә киленде.

“Делегация белән Бөтен­дөнья татар конгрессы баш­карма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Бәд­ретдин улы Канюкаев та барса, бик әйбәт булыр иде. Өлкә оешмасына караганда Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы сүзе күпкә әһәмиятле дә, үтүчән дә булыр иде”, — дип үз фикерен белдерде өлкә “Туган тел” оешма президенты Ильяс Шәкүров.

Оешманың 2016 елга каралган планнары буенча да тәкъдимнәр булды.

12 мартка билгеләнгән өлкә “Туган тел” оешмасы җые­лышында бу чаралар белән баш­ка әгъзалар да таныша алачак.

Өлкә “Туган тел” оеш­масының төп спонсоры “Ипо­зембанк”ның лицензиясе алыну сәбәпле, аның эшчәнлеге тукталмавы, киресенчә, дәртләнеп эшли бирүе, әлбәттә, куандыра. Ә бүләкләргә килгәндә: “Алар бик кыйбатлы булмаса да ярый. Элек Сабан туенда машиналар бүләк итми идек, халык юмарт мил­ләттәшләребез ярдәме белән сатып алынган, кечкенә бүләкләргә дә шатлана иде. Бүген дә шулай берләшеп эшләрбез, милли чаралар үткәргәндә иганәчеләр дә табылыр, үзебез дә кулдан килгән кадәр булышырбыз. Иң мөһиме, “Туган тел” үз кыйбласына тугры калып эшли һәм эшләячәк”, — диләр оешма советы әгъзалары.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 4637

4 комментариев

  1. Считается, что Камышлу основали в 1740 году татарские переселенцы из Бугульмы. А красивое название райцентру дала «камышовая река» так переводится с тюркского языка имя реки впадающей в реку «Сок» главную реку района.

  2. Годовое общее собрание членов СОТО «Туган тел», запланированное на 12 марта, переносится на 19 марта. Собрание пройдет в актовом зале ГКУ СО «Дом дружбы народов» (г.Самара, ул.Воронежская, д.9) в 15.00.
    * * *
    «Туган тел” татар оешмасының еллык хисап җыелышы, алдан хәбәр ителгәнчә 12 мартта түгел, ә 19 мартта үтәчәк. Ул Самара өлкә “Халыклар дуслыгы йорты”нда 15.00 сәгатьтә узачак.

  3. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Сабантуйдан соң печәнгә төшәргә булыр.

  4. Администрация села Тат.Абдикеево в пишет:

    18 марта в 13.00 в селе Тат.Абдикеево пройдет сход граждан, в селе Денискино — 22 марта в 16.00.