Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА: «Әниләребез һәм бәбиләребез сәламәт булсыннар иде!»

babyid-braceletЯраткан җырчым Вәсилә Фәттахованың аяныч язмышы һәм вафат булуы турында укыгач, күңелем тулып еладым. Шуннан соң әле күптән түгел генә Камышлыда булган бер хәл турында язарга булдым.

Камышлы авылының халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшчесе Миләүшә 20 ел буена икенче бала табу турында хыялланып яшәде. Аның бердәнбер кызы Алинәгә инде 20 яшь тулды, ул тормышка чыкты.  Ниһаять, Миләүшәнең теләгән теләкләре, укыган догалары кабул булды бит. Икенчегә авырга узды ул, февраль башында табарга тиеш иде. 

12 январьдә Миләүшәнең кан басымы күтәрелә. Тормыш иптәше Рушан хәләл җефетен  шифаханәгә алып килә. Хатын-кызлар табибәсе Лилия Сергеевна Батюшева Миләүшәне карагач, хәлнең мөшкел булуын аңлап ала һәм Самардан реанимация чакырта. Минем бүлектә эшләүче социаль хезмәткәр булганлыктан, миңа да хәбәр иттеләр. Мин дә, әлбәттә, шифаханәгә йөгердем.

Авыруга система куйдылар, шәһәрдән өч табиб килеп җитте. Тиз арада УЗИ үткәрделәр. «Бала сулый алмый», — дигән хәбәр ишетелде. Табибларның бөтен борчулары битләренә чыкты. Мин коридорда басып торам, алар артыннан күзәтәм, үзем елыйм, үзем кайгырам… Тиз арада авырлы ананы Самарга алып китәргә булдылар.

Шул көннең төнендә 1,7 кг авырлыктагы бала ярып алына һәм өч көн дәвамында кислород астында ята. Ана, билгеле, бик борчыла, үзенә урын тапмый. Өч көннән соң бала уяна.

Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә әни дә, бәби дә исән-сау. Алар әле Самарның шифаханәсендә, җитлекми туган сабый авырлык җыя, әнисе — янәшәсендә.

Миләүшә һәм аның тормыш иптәше Рушан исеменнән Гиппократ антына тугры булучыларга — ак халатлы фәрештәләргә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Хатын-кызлар табибәсе, гинеколог-акушер Лилия Сергеевна Батюшевага, УЗИ үткәрүче табибә Лилия Мәхмүт кызы Фәттаховага, акушер Әклимә Әбүбәкер кызы Мөнировага, шәфкать туташлары Рушания Казыйм кызы Хәйбрахмановага, Фәһимә Фәлах кызы Әбүгалиевага, Марина Николаевна Семеновага эшләрендә уңышлар телим. Мең рәхмәтләр яусын бу шәфкать ияләренә, Аллаһы Тәгалә үзләренә дә саулык-сәгадәт бирсен. Әниләребез һәм бәбиләребез дә сәламәт булсыннар иде!

Камышлы  район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре, «Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

 

Просмотров: 2096

Комментирование запрещено