Көтмәгәндә, авырмый-нитми генә, 59 яше барганда, туксанынчы елларда ун елга якын “Бердәмлек” газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь булып эшләгән, соңгы вакытларда басмабызның штаттан тыш хәбәрчесе булган каләмдәшебез, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Исхак Хәнәфи улы Апанаев арабыздан бакыйлыкка китеп барды.
Тумышы белән Пенза өлкәсенең Неверкино районы Октябрьск авылыннан булган, туксанынчы еллар башында Мәскәүдә яшәгән Исхак Самарада “Бердәмлек” татар газетасы чыга башлаганын ишетеп, безгә еш кына үзенең язмаларын җибәреп тора иде. Ә бераздан бөтенләйгә “Бердәмлек”кә килеп, эшкә урнашты.
Укучыларыбыз аның туган телебезне саклап калу, динебезгә кайту, гореф-гадәтләребезне, бәйрәмнәребезне торгызу турында язган язмаларын яратып кабул иттеләр. Төрле сәбәпләр аркасында аңа яраткан эшеннән, коллективыннан китәргә туры килсә дә, Исхак “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре белән элемтәсен өзмәде, гел безнең белән аралашып, хәбәрләшеп тора иде. Соңгы елларда газетабызда байтак кына саллы язмаларын да бастырып чыгарды ул. Әле тагын киләчәккә планнары бар иде аның.
Тик шәфкатьсез үлем Исхакны арабыздан алып китте. Аны 31 январьда улы Илдар, апалары, абыйлары, сеңелләре, башка туганнары Самарадан туган якларына кайтарып, Мазарлы авылы зиратында җир куенына тапшырдылар. Без аларның барсының да олы кайгыларын уртаклашабыз.
Талантлы каләмдәшебезне, кешелекле, гадел иптәшебезне беркайчан да онытмабыз, исән чагыбызда гел хәтеребездә сакларбыз, аның язмалары да, әйтелгән фикерләре дә “Бердәмлек” битләре аша киләчәк буыннарга барып җитәр, дип өметләнәбез.
Хуш, каләмдәшебез, безгә рәнҗи күрмә, урының оҗмахта булсын!
“Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм укучылары исеменнән баш мөхәррир Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
КОНТЕКСТ:
Исхак Апанаев вафат…
Просмотров: 1423