Яңа Ярмәк авылында яшәүче Гөлсинур Гафурова: «Шигыремне «Ак каен»га багышлыйм»

IMG_2885Иске Ярмәк авылының халык фольклор ансамбленә - 45 яшь!

Сезнең матур бәйрәмегез,

Чын күңелдән тәбрик итәбез.

Армый-талмый 45 ел буе

Сез халыккка хезмәт итәсез.

«Ак каен»лы газиз туган авылым, 

Зур шәхесләр биргән ягыбыз.

Илебезнең төрле якларына 

Таралды ла сезнең даныгыз.

Моң чишмәгез берүк саекмасын, 

Куанабыз сезнең барлыкка.

45 ел буе моңнар өләшәсез,

Шатлык өләшәсез халыкка.

Сезнең кебек талант ияләре

Тагын бик күп еллар сынатмас.

Олы сәхнәләрне дөбердәткән

«Ярмәк вагы»н кем соң яратмас.

Зур уңышлар телим «Ак каен»га, 

Озын булсын иҗат гомере.

Алкышларга күмсен сезне заллар

Яулаганда халык күңелен.

Гөлсинур ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1730

Комментирование запрещено