Тормыш бүләге

oi_88fcd081f4fe4d9e8d3c6eaf0ee06b92_bigӘминә белән Фәрит Ульян шәһәренең медицина университетында укыганда таныштылар. Араларында мәхәббәт хисләре гади генә дуслыктан башланып китте. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр, укуларын тәмамлап, җайлы гына эшкә урнашкач та, өйләнешергә вәгъдәләшәләр. Тик тормышта бар да без уйлаганча гына булмый шул. Әминә авырып китеп, хастаханәгә эләгә. Табиблар аны ярты елга якын дәвалыйлар.

Фәрит сөйгәненең шулай авыруына нык борчылып, көн саен кәләше янына барып йөри. Ә табиблар: “Әминәнең бер бөере эшләүдән туктады” — диюгә, егет кызга белдермичә, аңа үзенең бөерен бирә.

Әминә тиздән аякка баса, ә менә Фәрит атнага бер мәртәбә хастаханәгә барып, 5 – 6 сәгать система астында ятарга мәҗбүр була. Моны күреп, кызның егеткә булган хисләре суына. Ә Фәрит өйләнешү турында сүз кузгаткач, Әминә, берни дә аңлатмыйча, араны өзә. Тик берничә айдан соң гына егет аңардан хат ала.

“Фәрит, кыен булса да, мине аңларга тырыш. Сине элеккечә яратсам да, без бергә була алмыйбыз. Мин сау-сәламәт кешегә кияүгә чыгып, таза, матур балалар табасым килә.Ә синең белән мин бу максатыма ирешә алмаганымны беләм. Мине рәхмәтсез кеше дип уйлама, авыру чакта ярты ел янымда булуыңны, миңа бер бөереңне биреп, үзең гарип калуыңны беләм һәм моны югары бәялим. Рәхмәт сиңа!

Хуш. Бәхет телим. Әминә.” — дип язылган була анда…

Мин бу язманы Казанда нәшер ителгән 2016 елның “Бәхетлеләр” календарендә укыдым. Яраткан “Бердәмлек” газетасы укучыларына да кызыклы, аеруча яшьләр өчен гыйбрәтле булыр дип, шәһәр һәм геройларның исемнәрен үзгәртеп, аны укучыларга да тәкъдим итәм. Кызганычка каршы, мондый очраклар тормышта булгалый шул. Тик һәр очракта Кеше булып кала белергә кирәк.

 

Әй, картлыгым…

Китте яшьлек баш имичә,

                       “Хуш!” — димичә,

Килде картлык сиздермичә,

                             белдермичә.

“Әй, сөйкемсез картлыгым”,

             — дисәм дә эчемнән,

Чарам юк шул минем: “Хуш

                   килдең!” — димичә.

 

Күзләремнең күрүләре яман

                                       инде,

Колакларның ишетүләре

                           таман инде.

Болар синең алып килгән

                           бүләкләрең,

Уйлап баксам, хәйран булып

                             калам инде.

 

Йөзләрем дә карт маймылга

                         охшап калган,

Авызым тулы ак тешләрем —

                         бар да ялган.

Йөрәккәем акрын тибә — ул

                               да арган,

Син бит, “дошман”, мине бу

                     хәлләргә салган.

 

Бер эш кылсам, талдырасың

                             беләгемне,

“Үтерәм!” — дип куркытасың

                               йөрәгемне.

Көчем җитсә, өркетер дә

                             идем сине:

“Кит, югал!” — дип бирер идем

                             кирәгеңне.

 

Нихәл итик, фани дөнья

                         шулай килгән,

Әби-бабай әнкәйләргә урын

                                   биргән.

Әткәй-әнкәй безгә урын

                         биргән булгач,

Шулай итеп, нәүбәт инде

                           безгә килгән.

 

Шәһит ӘХМӘДИЕВ.

Шенталы станциясе.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1332

Комментирование запрещено