Тупли авылы халкының: «Минзифа — сабырларның да сабыры иде», — дигәннәре күңелем түрендә

45612Олыгайган саен узган гомерләр искә төшә дә, әби-бабаларыңны, әти-әниләреңне барлый башлыйсың. Һәр куакның тамыры булгандай, адәм баласының нәсел җепләре дә әби-бабайларыбызга барып тоташа.  Гаҗәеп хәлләргә тап буласың икән тормыш дигән дәрйада.

Бабаем үлгән елны мин туганмын. Ләкин дә әниемнең әнисен — әбине күрү бәхетенә ирештем. Беренче дини мәгълүматны нәкъ менә әбием авызыннан ишеттем. Ул динебез Ислам турында бала аңларлык телдә гади генә төшендерә белә иде. Чамасын да югалтмады. Әз-әзләп сеңдерде.

Әбиемне дини сабаклары аша яраттым. Шул ук вакытта әбекәй бабам турында да сөйләргә кирәк дип тапкан. Аның сүзләреннән чыгып, бабамны дини һәм сабыр холыклы итеп күз алдына китерәм.

Шунысы игътибарга лаек. Бүгенге сабырлык сыйфатларым, Аллаһының рәхмәтләре белән, күрәсең, әбием тарафыннан салынгандыр.

Ә иң югары сабырлыкны мин газиз әнкәемнән күрдем. Әнкәй — сабырлык бизмәне иде. Бу минем үз бәяләүем генә түгел. Авылдашларымның әнием турында: «Минзифа апа — ул сабырларның да иң сабыры»,  — дигәннәре күңелем түрендә. Сабыр булмаса, шундый хәсрәтне кичерер идеме ул?!

Әткәй белән әнкәй биш кыз бала үстерәләр. Ике апам чирләп үлделәр. Уналты яшьлек апам йөрәк авыруыннан хастаханәдә үлгәч, икенче апам, аның елына кайтып киткәндә юл фаҗигасенә очрап, вафат була. Аңа бит 19 яшь кенә була!

Шул кайгы-хәсрәтләрдә дә әнкәй сабырлык үрнәкләре күрсәтте. Бу сыйфатны тик күңеле белән динебез Исламга ышанып яшәүче генә булдыра ала.

Әнкәй безне кычкырып тәрбияләмәде. Аның сөйләшүендә дә кычкыру галәмәтләре булмады. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәде. Аллаһы Тәгалә тыйганнан тыелды. Безне дә шуңа өндәде. Беркем белән дә беркайчан да бәхәсләшмәде. Бар кешегә яхшы мөнәсәбәттә булды. Яхшы кешеләргә терәлеп яшәргә өйрәтте. Дөнйалык турында сөйләүләре һәрвакыт ахыйрәткә барып тоташыр иде. Ахыйрәт газабыннан котылу юлларын исебезгә төшереп торды. Күңел һәм гыйлем байлыгын беренче урынга куйды. Моны мин балалар, оныклар үстергәндә тирәнтен аңладым.

«Куллары алтын» дигән сүзләр әйтерсең лә минем әнием турында әйтелгән. Аңарда тегү сәләте — Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Тупли авылы хатыннарына берсеннән-берсе матур күлмәкләр текте.

Дөнйави белемне әткәй бирсә, дини тәрбияне әнкәй сеңдерде. Күңелемдәге моң да — әнкәем җимеше.

Намазларымнан соң әрвахларга Коръән укыйм. «Яраткан әтием, салмак, сабыр, моңлы әнкәем белән оҗмах бакчаларында очрашырга язсын иде», дип Аллаһы Тәгаләдән ялварам.

Галия МОСТАФИНА.

Тупли -  Самар.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1375

Один комментарий

  1. Самара татарларын яратып укучы Венер в пишет:

    Галия ханым, бик матур эчтэлекле язганыгыз очен рэхмэт.Алда да безне шундый язмаларыгыз белэн куандырыгыз…