Иске Усман авылында яшәүче Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА: «Йөрәктән чыккан сөю хисен сиздеңме икән син, әни?»

x_490c1428Туган көнендә язылган бу хатирәләр әниебезнең рухына дога булып ирешеп, рухын яктыртса иде.

Каләмем туктап калды… Менә ул ак юлга текәлеп тора… Юк, сүз юклыктан түгел, уйлар әллә кайларга, еракларга китә. Тел буынсыз, уй төпсез, дигәндәй, уйлар хатирәләр кочагында бөтерелә…

Камышлы районының ямьле  Йолдыз авылында яшәүче биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга бер кыз аваз сала. Рәхимҗан бабай белән Галимә әби аңа яратып, кыйммәтле асылташ исеме бирәләр — Зөбәрҗәт дип кушалар. Ул вакыттагы авырлыклар кызчыкны урап узмый. «Адәм баласы дөньяга сынау өчен яратыла», - дия идең син. Кеше үз гомерендә купме борылмалы юллар үтә, шатлык-сөенеч, борчу-сагыш тулы мизгелләр кичерә шул.

Мин тагы истәлек-хатирәләрне барлыйм. «Кече яшьтән эшкә җигелдек. Балачагыбыз ачлык-ялангачлык хөкем сөргән елларга туры килде. Юньләп уку да тимәде. Яшьтәшләрем белән колхоз эшендә булдым. Көчең җитәме-юкмы, аны карап тормыйлар… Кичә генә кебек иде ул хыял канатларында тирбәлгән кыз чакларым. Ул канатларны сугыш кисте… Аннан ФЗО, урман кисүләр…», — дип дулкынланып әнинең сөйләүләре искә төшә.

Әниебез тормыш юлында нинди генә авырлыклар күрсә дә, үзенең күңел аклыгын, хисләр сафлыгын югалтмыйча, тормышка булган зур мәхәббәтен саклап калган, яшьтән үк көчле, түземле булган.

Ә мин тагын хәтер йомгагын сүтәм. Кечкенә чаклар хәтердә нык саклана бит ул… Әни… Менә син тәмле ризыклар пешереп, безне өстәл янына чакырасың. Күзеңдә сагыш һәм сөенеч чаткылары. Безнең яратып ашавыбызны күреп, балаларча шатланасың. Гел эшләп торырга күнеккән кулларыңны кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Кышкы Сок елгасының салкын суында безнең керләребезне  чайкаган куллар ул. Шәл, оекбаш бәйләгән, идән юган, сәдәф таккан, абзардагы сыер һәм бозауга җитәрлек итеп печән чапкан, елда 20 баштан ким булмаган казларга җим әзерләгән, бакча утаган, утын кискән һәм ярган, таңнан торып китеп, чиләкләп җиләк җыйган куллар…

Шимбә көннәре безнең өчен зур бәйрәм була торган иде. Чөнки һәр атнаның шимбәсендә син без мәктәптән кайтуга бәлеш, бөкери кебек мич ашлары пешереп көтәсең. Аннан эшләрне бетереп, без йә радио, йә телевизордан татарча спектакльләр карыйбыз яисә тыңлыйбыз! Син сәнгатьне бик ярата идең шул…

Ә кичләрен кечкенә пыялалы күзлегеңне киеп, гәжит-журналлар караштырасың. Шуннан берәр яхшы киңәш, гыйбрәтле хикәяләр тапсаң,  безгә укырга ашыгасың…

Ә берәр эш эшләгәндә үзең дә сизмәстән моңланып җырлап җибәрүләрең… Әниебезнең тавышы — чишмә тавышы, дисәм дөрес булыр… Сине  кошлар да тынып тыңлый иде бугай. Чөнки борынгыдан килгән озын көйләрне ярата идең шул.

Менә син әкрен генә икенче бүлмәгә үтәсең. Уйчанланып тәрәзәгә карыйсың…Ниләр уйладың икән син, әни? Ә без сеңелем белән  сиңа сиздермичә, һәр хәрәкәтеңне, карашыңны күзәтәбез.

Әйе, ул вакытларны сагынып сөйләргә хатирәләр  калды. Аларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әмма дә  күңелдән, әни, нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Тик бер нәрсә күңелгә тынычлык бирми: агарган чәчләреңне көндә  сыйпыйсы, нурлы күзләреңне күп итеп үбәсе калган… Сине ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә алмаганбыздыр, чөнки син тәрбияләгән тыйнаклык комачаулады бугай. Ләкин йөрәктән чыккан сөю хисен  сиздеңме икән син, әни?

Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1480

2 комментариев

  1. Самара татарларын яратып укучы Венер в пишет:

    Золфия ханым, бик матур эчтэлекле язасыз.Рэхмэт. Тагын да сездэн шундый чын кунелдэн чыгып язган язмаларыгызны котеп калабыз.

    Администрация вэкиллэренэ житкерэсе килгэн сузлэрем:
    Администрациянен уз сайты булыргадыр, белдерулэр яза торган урын тугел инде бу…Самара олкэсендэ яшэгэн татарларга сездэге собраниеларнын кагылышы бармени?

  2. Староусмановская администрация в пишет:

    4 февраля 2016 года в 14.00 проводится Собрание граждан с. Старое Усманово, место проведения — Староусмановкий СДК.