Марат Бәшәров Казанга Мәүлид бәйрәменә килә / Премьера представления «Мавлид ан-Наби. Разговор с душой» пройдет в Казани

1568e81c4f780dca7a114b7fef5cbd58_MКазанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булачак. Тамашаны мәскәүлеләр тәкъдим итә. Төп рольне Россиянең танылган кино йолдызы, татар егете Марат Бәшәров башкара.

8 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.

Чара Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты ярдәме белән оештырыла.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое – тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһите була.

Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм “Триллионер” проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Әбәнов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкара.

Куелышта “Сүзләрсез” бию театры артистлары (Казан) һәм Татарстан дәүләт камера хоры солистлары, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Шәрип Умханов һәм 40ка якын башка артист катнаша.

Проектның җитәкчесе – Илдар хәзрәт Әләүтдинов, администратор – Азат Галәмшин, режиссер – Илдар Кәрим, сценарий авторы – Ренат Әбәнов һәм Илгиз Зәйни.

Беренче тапкыр “Мәүлид ән-Нәби” проекты Мәскәүдә генә түгел ә башка шәһәрләрдә дә оештырыла. 12 февральда бу тамашаны Уфа, ә март аенда Астана мөселманнары карый алачак.

Чара 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

intertat.ru

* * *

8 февраля в театре имени Г.Камала состоится премьерный показ праздничного театрализовано-музыкального представления «Мавлид ан-Наби. Разговор с душой», посвященного пророку Мухаммеду.

«Разговор с душой» – это попытка предложить современному зрителю нечто иное, отличное от привычного и виденного ранее. Вобрав в себя все лучшее из сферы искусства – драматический театр, музыкальные композиции, балетную хореографию – он обретает особенное, новое звучание и видение.

Театрализованное представление «Разговор с душой» приоткроет дверь в частную жизнь героя, молодого бизнесмена, современного мусульманина (не самого примерного), и его семьи, поднимая злободневные вопросы. Трехчасовая жизнь главного героя на сцене станет ключом к пониманию того, что истинно, а что ложно, в его образе словно отразятся мириады судеб – как современников, так и живших ранее. Недовольный своей жизнью, он винит в своих неудачах всех, кроме себя.

В главных ролях выступят актер театра и кино Марат Башаров, богослов, автор проекта «Триллионер» Шамиль Аляутдинов, поэт и соавтор сценария Ренат Абянов, Камиль Фахретдинов, Рустам Мустафин.

В постановке примут участие артисты театра танца «Без слов» (Казань) и солисты Государственного камерного хора РТ. В постановку войдут сольные номера молодой талантливой исполнительницы Саиды Мухаметзяновой, которая также сыграет одну из ролей, а также Шарипа Умханова (Шарифа). Всего в постановке задействуют более 40 артистов.

Руководителем проекта является Ильдар хазрат Аляутдинов, администратором – Азат Галямшин, режиссером – Ильдар Карим, авторами сценария – Ренат Абянов и Ильгиз Зайниев.

Впервые в истории проект «Мавлид ан-Наби» выходит за пределы Москвы: 8 февраля его увидят в Казани, 12 февраля – в Уфе, а в марте – в Астане, сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

«Татар-информ»

Просмотров: 1388

Комментирование запрещено