Казакъ сериалын телевизордан татарча күрсәтәчәкләр

post-478867-0-73027100-1399217010Казакъстанда югары рейтингларга ирешкән «Сыргалым» сериалы «Татарстан яңа гасыр» телеканалы тамашачыларына татар телендә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Казакъстан татарларының akbars.kz сайтына сылтама белән.

48 сериядән торган бичара кызның бәхеткә ирешү тарихы «Казакъстан» дәүләт телерадиокомпаниясе заказы белән «Көркем фильм»продакшн-компаниясе тарафыннан төшерелгән. 2014 елда «Сыргалым» сериалы «Иң яхшы сериал» исеменә лаек булган, баш рольне башкарган Жулдыз Маханова шул ук елны «Иң яхшы актриса» номинациясендә җиңеп чыккан булган.

Просмотров: 1757

Один комментарий

  1. Бик әйбәт сериал,гаилә белән карыйбыз))