Хәния Фәрхи Вәсилә Фәттахованың кызын алу турындагы хәбәр хакында: «Ул бөтенләй дөрес сүз түгел» / Хания Фархи: «Я не буду удочерять ребенка Васили Фаттаховой! Мои слова переврали!»

news_24472Күпләр яраткан Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың арабыздан киткәненә дә бер атна вакыт узды. Шушы бер атна эчендә социаль челтәрләр, сайтлар, матбугат битләре, радио-телевидение әлеге күңелсез хәбәрдән «кайнап» торды. Әлбәттә, халык мәхәббәтен моңлы җырлары белән яулаган җырчының фаҗигасы беркемне дә битараф калдырмады.

Вәсиләне озатып, берничә көн үтүгә аның яңа туган кызы бакыйлыкка күчкән дигән хәбәр таралды. Бәхеткә, бу сүз дөреслеккә туры килмәде. Ә кичә исә социаль челтәрләрдә «Вәсилә Фәттахованың кызын Хәния Фәрхи алырга җыена» дигән хәбәр яшен тизлегендә таралып, күпләрне шаккатырды.
Әлеге хәбәрнең хакмы, әллә чираттагы уйдырмамы икәнлеген белү өчен Хәния Фәрхинең үзенә шалтыраттык.
 – Хәния ханым, сезнең балаларны ихлас ярата торган киң күңелле кеше икәнлегегезне беләбез. Менә шушы көннәрдә сез Вәсилә Фәттахованың кызын тәрбиягә ала дип таралган сүз турында ни дияр идегез?
 – Ул бөтенләй дөрес сүз түгел, – дип җавап бирде ул борчылып, – Вәсиләнең ире Илгизнең күзенә ничек карарга инде хәзер?.. Мин бары балалар яратам гына дигән идем бит. Үземнең кызларымны да сирәк кенә  күрәм бит әле. Ничек мин сабый алып тәрбияли алыйм? Гастрольләргә йөреп, үземнең оныкларымны да еш күрү бәхете тәтеми.
 – Димәк, дөрес түгел.
 – Юк, әлбәттә. Баланың бит әтисе исән-сау, минем авыздан андый сүз чыкса, бу аларны бик нык рәнҗетү булыр иде. Илгизнең туганнары, якыннары да бар бит.
 – Ә үзегез күпме онык турында хыялланысыз?
 – Күпме булса да, мин шат кына. Менә икенче кызым – Алсуым да кияүгә чыкты, Аллага шөкер. Балаларым исән-сау булып, үз балаларын үзләре генә  карап үстерсеннәр инде, – дип йомгаклады сүзен Хәния ханым.

Шәһри Казан

* * *

Вчера на одном из светских порталов рунета появилось сообщение о том, что певица Хания Фархи готова стать мамой для дочери Васили Фаттаховой. Речь идет о новорожденной Камилле, чья мама, исполнительница хита «Туган як», скоропостижно скончалась 26 января в уфимской больнице после оперативного вмешательства при родах.

«Это неправда! Мои слова переврали. Я не стану удочерять ребенка Васили и не собиралась этого делать, я уже подготовила опровержение, — заявила сегодня Фархи в беседе с корреспондентом «Вечерней Казани». —У маленькой Камиллы есть папа, бабушка. Девочка не останется одна. И я в этой ситуации могу говорить только о том, что готова помочь семье Камиллы — и морально, и материально. А как иначе? Мы с Василей были подругами. Я очень ценила ее и как человека, и как артистку. Это огромное горе — ее безвременная кончина…»

Просмотров: 1647

Комментирование запрещено