Грипптан ничек сакланырга?

sick-resizeТабиблар грипптан иң яхшы саклаучы чара дип прививка ясатуны атый. Әмма ул да кешенең чир йоктырмавына тулы га­рантия бирә алмый. Та­биб­лар да аның чирнең кат­лаулануыннан гы­на сак­ларга сәләтле булуын та­ный. Теләк булганда грипп йоктыру куркынычын үзеңә дә киметергә мөмкин.

Кулны ешрак юарга. Чирле кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә авыз, борынын кулы белән кап­лый. Аннан шул кулы белән телефон трубкасы, компьютер клавиатурасы, башка әй­берләргә кагыла. Аларда мик­роблар сәгатьләр, хәтта атна буе яши ала. Шикле әйберләргә кагылганнан соң юынырга су булмаса, кулны юганнан соң киптергән кебек берничә тапкыр селкеп алыгыз. Бу күп мик­робларны юк итәргә булыша. Биткә кагылмаска тырышыгыз. Вируслар организмга күз, борын, авыз аша керә.

Күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Көнгә 2 л чамасы су эчегез. Ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгарырга һәм аны дымга туендырырга булыша. Спиртлы эчемлекләрдән баш тарту яхшырак. Бу — ор­ганизмның төп саклаучы һәм чистартучы әгъзасы — бавырга көчәнеш китерә.

Атнага бер мунча керегез. Мунча яратучыларның салкын тиюгә, гриппка сирәгрәк бирешүе исбатланган. Берен­чедән, мунча организмны чыныктыра. Икенчедән, 80 градус­ка кадәр җылытылган һава сулаганда күп вируслар үлә. Әмма чирли башлагач, мунчадан тыелып тору яхшырак. Аеруча тән температурасы югары булганда мунча керергә ярамый.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш­ләр ашагыз. Куе яшел, кызыл һәм сары төстәге яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр иммунитетны ныгытырга булыша.

Саф һавада ешрак булыгыз. Өйдәге коры һава күз, авыз һәм борынның лайлалы тышчасын киптерә һәм микробларга каршы торучанлыкны киметә. Саф һавада ешрак булу, өйне даими җилләтү файдалы.

«Ирек мәйданы».

«Бердәмлек».

Просмотров: 3059

Комментирование запрещено