Сугыш кына булмасын…

абдулова

Мәрьям апа Абдуллова (гаилә архивыннан алынды).

27 январьда Россиянең хәрби даны көне — 1944 елда Ленинград блокадасы өзелгән көн билгеләп үтелде

Мин, Мәрьям Абдуллова, 1941 елның 25 маенда Ленинградта туганмын. Әнием­нең сөйләве буенча, ул җыеш­тыручы булып эшләгән 3 санлы мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгәнбез. Ә әтием машинада бер башлыкны йөрткән. Ул еш кына командировкаларда булган, шул сәбәпле мин тугач, әни белән мине хастаханәдән дә килеп ала алмаган.

Әти командировкадан кайтканда сугыш башланган була инде. Безнең белән күрешергә дә вакыт бирмичә, аны повесткалар таратырга җибәргәннәр. “Апаларга килегез, мин тиздән алар урамында булам. Кызымны күрәсем килә”, — дип әни белән әбигә хәбәр итәргә генә өлгерә ул.

“Сине чишендереп, кул-аякларыңны үпте, күз яшьләренә буыла — буыла, кочып яратты. Аннан кабат повестка таратырга чыгып йөгерде”, — дип сөйли иде әни миңа. Әтием белән бу минем беренче һәм соңгы очрашуым булган. Аны турыга фронтка җибәргәннәр, ә аннан аның “Хәбәрсез югалды” дигән хәбәре генә килгән.

Ленинградта тормыш авырайганнан авырая барган. Әни каенанасы, 11 яшьлек каенсеңелесе Халисә белән Свердловскига күченеп китәргә булалар. Билет сатып алыр өчен, әнием бер айга якын вокзалда яшәгән. Мине, ул вакытта бер айлык баланы, әбием әнигә имезергә йөрткән. Билет алгач та, әйберләрен платформада калдырып китәргә мәҗбүр булалар алар. “Поездга утырып китү үлем белән бер булды”, — дип искә ала иде ул чакларны әнием.

Без утырган Ленинградтан чыгып кит­кән поезд соңгысы була, аннан тимер юлга фашистлар бомба ыргытып, шартла­талар һәм поездлар инде йөрми башлый.

Әнигә яшь бала белән юлда җиңел булмый, әлбәттә. Эчерергә су, төрергә биләү юк. Аптырагач, әби күлмәген ертып, бала искеләре ясый. Көч-хәл белән шулай Свердловскига килеп җитәләр. Тик аларны беркайда да кабул итмиләр, баштан Пермьга, Пермьнан Ульяновскига җибәрәләр, анда да аларны кире кагалар. Яшь бала белән карт әби кемгә кирәксен инде?

Әни, теләмәсә дә, Тупли авылына кайтырга ризалаша, бичара. Ә анда — әби белән бабай, ике килен, биш бала. Әни минем белән 11нче кашык булып кайтып төшә.

Бер киленнең миннән дүрт айга олырак Наҗия исемле кызы белән бер бишектә үстек. Әби җәйге озын көннәрдә киндер суга, бабай башак җыя. Гаилә зур, ничек тә туйдырырга кирәк бит. Әрчелмәгән бәрәңге, тары чумарыннан казанда аш пешереп ашаталар иде. Әнием колхоз кырында эштә. Өйгә кайткан арада мине куенына коча, ә минем борыным-авызым кутыр белән кап­ланган: “Тотынма, әни, авырта”, — дип елыйм.

Ике киленнең дә, әнинең дә ирләре сугыштан кайтмады. Без җиденче сыйныфны тәмамлау белән колхозга эшкә кердек. Кырда кыяр, кәбестә үстерә идек, йөк күтәреп ташыган чаклар да булды. Ә ферма төзегәч, анда сыер савучы булып эшли башладык. Бик тырышып эшләдек, Аллага шөкер. Хезмәт хакы да түли башладылар, ашарга да бар, көзен йөк тутырып икмәк ала идек. Менә шулай яшәдек, җиң сызганып эшләдек, кешедән ким булмадык. Тормышка чыгып, ирем Якуб белән биш кыз бала үстердек, алар да үз тормышларын корып, безгә оныклар бүләк иттеләр.

Бүген тормышыбыз белән канәгать. Хөкүмәт тә игътибарсыз калдырмый. 2014 елның 27 январенда илебез Ленинград чолганышы өзелүнең 70 еллыгын билгеләп узды. Бу уңайдан мине һәм тагын 25 “блокадалы Ленинград баласын” Тольяттида узган бәйрәм тантанасына чакырдылар. Безне бик зурладылар, бүләкләр тапшырдылар, зур концерт программасы дә әзерләгән иделәр. Тормышыбыз матур, Аллага шөкер. Сугыш кына булмасын…

Мәрьям АБДУЛЛОВА.

Теплый Стан авылы,

Елховка районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1734

4 комментариев

  1. Минем эти,Волхов,Ленинград фронтларында сугышкан.Андагы мэшхэрне сойлэп бетерэ алмый иде.

  2. Минем алтын әнием!!!!! әнием синең бу язмаңны еламыйча укырга мөмкин түгел.Газиз әбиемнең сөйләгәннере минем дә, хатер сандыгында әле бүген дә саклана.Ул выкытта әдәм баласының, кичерешләрен, күргән авырлыкларын бер язмада гына сөйләп тә, аңлатын та бөтерә торган түгелдер, мөгаен…..

  3. КАДЕРЛЕ МАРЬЯМ АПА,ИСЯННЕК-САУЛЫК СЕЗГЯ.РЯХМЯТ ТЯМЛЕ АШЛАРЫГЫЗГА.

  4. Минем матур апам.