Ак халатлы тылсым иясе

Хисматов1

Марат Хисмәтов эш урынында.

9 февраль — Халыкара стоматологлар көне

Кем генә матур, ап-ак исән тешләр турында хыялланмый икән? Моның өчен аларны гел карап торырга, дөрес тукланырга кирәк, диләр белгечләр.

- Кызганычка каршы, кай­бе­рәүләр, тешләре түзә алмаслык сызлый башлагач кына, табибка бара. Ә бит вакытында килгән очракта гына тешне дәвалап, саклап калып була. Кайберәүләр организмында барлыкка килгән күпчелек авы­руларның теш белән бәйле икәнлеген белеп бетерми. “Теш бетсә, көч кими”, — дип халыкта юкка гына әйтмиләрдер. Елга ике тапкыр табибка күренгән очракта, кеше үзенең тешләрен саклый ала, — ди Кләүле районының теш дәвалау хаста­ханәсендә хезмәт итүче Марат Хисмәтов.

Аның биредә эшләвенә әле ике генә ел, шулай да табиб хезмәттәшләренең дә, пациентларның да хөрмәтен, ышанычын яулый алган. “Табиб дару белән генә түгел, сүз белән дә дәвалый. Марат Рөстәм улы олылар белән дә, балалар белән дә уртак тел таба, аларның борчуларын тыңлый, киңәшләрен бирә”, — диләр яшь белгеч турында.

Һөнәренең серләренә егет балачактан төшенеп үскән дисәң дә, дөрес булыр, мөгаен. Әтисе Рөстәм Хисмәтовның бу өлкәдә 40 елга якын хезмәт стажы бар, бүген ул Камышлы районы үзәгендә шәхси “РуСтома” стоматология клиникасы белән җитәкчелек итә.

- Теш авыртып интектергәндә дөньяның матурлыгы да күзгә күренми бит. Кешеләрне бу авыртудан коткарган ак халатлы әтием миңа тылсым иясе булып күренә иде. Мин генә түгел, Ринат энем дә гашыйк булгандыр аның һөнәренә, чөнки икебез дә аның дәвамчылары булдык, — дип сөйли Марат. Руслан абыйсы да Самараның медицина университетын тәмамлап, Самараның бер хастаханәсендә эшли. Ә менә аның игезәге Илнар, күп еллар хисапчы булып эшләүче әниләре Гөлсинә эзеннән китеп, һөнәрен финанслар белән бәйләгән.

Марат кулына диплом алу белән туган авылына кайтып, Камышлы үзәк хастаханәсенә эшкә урнаша. Анда 5 елга якын эшләгәннән соң, Кләүле хастаханәсенә күчә һәм бүген анда Камышлыдан йөреп эшли. Яңа технологияләр кулланып тешне дәвалый белүче терапевт та, нык зарарланган тешне алучы хирург та ул.

Тормыш иптәше Регина да иренең җаваплы хезмәт башкаруын аңлый, эштән соң кайтуына битәрләми, бәләкәчләре  Камилла белән аны өйдә көтеп ала.

Хисмәтовлар гаиләсе, башка яшьләр кебек, шәһәргә китәргә теләми, ниятләре — Камышлыда ныклап төпләнү. Яшь медицина белгече буларак “Земский доктор”дәүләт программасы буенча субсидия алып, Марат шул акчага бүген Камышлыда өй дә кора. Әлбәттә, бу гамәлдә аңа әти — әнисе дә ярдәм итә. Алар улларының югары белем алып, туган җирендә үз урынын табуына чиксез сөенә, мөстәкыйльлеккә омтылуын хуплый.

- Шәһәр хастаханәләрендә заманча медицина җиһазлары, карьера буенча үсү мөмкинлеге бар. Әмма анда да үз кыенлык­лары җитәрлек.

Гомумән, кайда эшләсәң дә, иң мөһиме — һөнәреңне ярату, минемчә. Шул очракта гына аны бөтен күңелеңне биреп башкарасың һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәсең.

Минем хыялым чынга ашты — балачактан гашыйк булган һөнәрем буенча эшлим һәм моннан чын ләззәт алам, — ди Марат Хисмәтов.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1856

2 комментариев

  1. стоматолог — теш табибы

  2. хороший стомотолог