Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә (ВИДЕО)

1Бу көннәрдә без каһарман якташыбызны, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны искә алабыз. Ул 1938 елның 15 февралендә дөньяга килгән. Без аның туган көнен менә җиденче мәртәбә инде үзеннән башка гына билгеләп үтәчәкбез.

2013 елны Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә Гакыйль Сәгыйровның  тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткән булган. Аны оештыруда һәм үткәрүдә “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина зур эш алып барган. Мәктәп укучылары каһарман якта­шыбызның шигырьләрен укып, аның сүзләренә язылган җыр­ларны башкарганнар.

Бүген әлеге чараның видеоязмасын тәкъдим итәбез:

 Видеоязма өзекләрен “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА тәкъдим итте. 

samtatnews.ru

Просмотров: 2225

Комментирование запрещено