Теләкләремнең барсы да кабул булсын

iКамышлы авылында туып үскән дустым Әсфән Әбдерәфыйков 2014 елның 12 февралендә 81 яшендә вафат булып, Иске Ярмәк зиратында җирләнгән иде. Шуннан бирле ике ел үтеп тә киткән инде. Бу шигыремне, дустым, сиңа багышлыйм. Урының оҗмахта булсын.

Ике аккош кебек яшәдегез —
Карый идем сезгә кайрылып.
Бүген кыен синең карчыгыңа,
Берүзенә калгач, аерылып.
Көзен бардым тагын синең янга,
Гөлләр корыган җилләр искәнгә.
Каберең дә моңсуланып калды,
Коръән укып, чыгып киткәндә.
Каберләрең, дустым, иркен булсын,
Яткан җирең һәрчак  нурлансын.
Теләкләрнең яхшылары барсын,
Начарлары бер дә булмасын.

Сиңа изге теләкләр теләп, догалар укучы Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яшәүче дустың Тәлгәть ВАҺАҖЕВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1297

Комментирование запрещено