6 февраля в Центральной детской библиотеке г.о.Сызрань состоялось открытие Школы татарского языка. В мероприятии приняло участие более 30 человек. Это и будущие ученики школы, и представители общественности. Среди почетных гостей были имам-мухтасиб Илгизар-хазрат Сагдеев, председатель Национально-культурной автономии татар г.о.Сызрань Ринад Шарафутдинов.
Напомним, Школа татарского языка — это совместный проект Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань и Центральной городской библиотеки. Она будет работать по адресу г.Сызрань, ул. Советская, д. 71 (Центральная детская библиотека). Занятия будут проходить по выходным. Обучение бесплатное. Возрастных ограничений нет. Уроки будет вести преподаватель с большим опытом Гульнара Давлетшина.
Отрадно, что на обучение записалось уже большое количество желающих, среди которых и татары, и русские, и представители других национальностей. Обучение новому языку — это хороший способ развития своей личности.
Также в начале этой недели состоялся круглый стол с Общественным советом поселка Новокашпирский. И сейчас прорабатывается возможность открытия подобной Школы в этом поселке.
Немного отступая от темы, хотим сообщить еще одну хорошую новость: в Сызрани планируется открытие спортивной секции по татарской национальной борьбе «Куреш».
Задать вопросы, записаться и уточнить дату начала занятий по татарскому языку вы можете по телефону: 8-927-029-32-12 (Фролкова Наталья Александровна).
Официальный сайт Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань
* * *
7 февраль Сызранда яшәүче милләттәшләребез өчен истәлекле көн булып калачак
Сызранның татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, шәһәр җитәкчелеге белән шактый вакыт сөйләшүләр алып барганнан соң, шәһәрдә татар якшәмбе мәктәбе ачу өчен рөхсәт алды. Укулар Аркадий Гайдар исемендәге балалар китапханәсендә якшәмбе көннәрендә уздырылачак.
Бу — милләттәшләребез өчен зур бүләк. Ике тел белү әле беркемгә дә зыян китергәне юк бит. Мәсәлән, без, авыр сугыш елларында татар авылларындагы татар мәктәпләрендә укыган балалар, бөтен фәннәрне дә туган телебездә өйрәнә идек. Ә мәктәпне тәмамлагач, СССРның төрле училище-институтларына таралдык. Рус телен яхшы белмәвебезгә карамастан, бик авыр булды, дип әйтә алмыйм. Күбебез керү имтиханнарын рус егетләренекеннән дә яхшырак тапшырды.
Бу һич тә мактану түгел. Үз-үзенә максат куя белгән бала кайсы телдә дә укый ала. Әнә, Самараның югары уку йортларында кара һәм сары тәнле егетләр-кызлар укып йөриләр бит әле. Алар, күп дигәндә, ярты ел эчендә рус телен үзләштерәләр дә сайлап алган белгечлекнең нечкәлекләрен кимерә башлыйлар.
Үзенең туган телен, мәдәниятен саклау — һәр буынның изге бурычы. Тарихтан билгеле булганча, Явыз Иван 1552 елда Казанны яулап алгач, татар милләтен бөтенләй бетерү максаты белән дүртәр-бишәр гаиләне зур рус авылларына күчерә. Бер уйлаганда, алар рус халкы арасында эреп югалырга тиеш иде. Ләкин безнең ата-бабаларыбыз, ифрат авыр тормышка карамастан, үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, туган телен саклап калганнар. Нәтиҗәдә татар милләте бөтен Россиягә таралган һәм үрчегән. Бүгенге көндә илнең кайсы почмагына карама — татарлар бихисап: Белоруссиядән — ерак Камчаткага, Кавказдан Мурман өлкәсенә кадәр. Чит илләрдә дә байтак алар. Мондый көчле, үз-үзен тота белгән милләткә рус халкы да: “Честь и хвала татарам!” — дип әйтә.
Шушы глобализация, оптимизация, интернет чорында татар тарихын, телебезне өйрәнергә дип якшәмбе мәктәбенә килгән балалар һәм аларның ата-аналарының йөзендә шатлык иде. Җыелышны Ринат Ирфан улы Шәрәфетдинов ачып җибәрде. Ул җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткергәннән соң, уку тәртибен аңлатты. Сызран мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев та үзенең тәбрикләү сүзендә бүгенге тантананың татар халкы өчен зур вакыйга булуы, балаларыбызның татар телен, мәдәниятен белеп үсәчәкләре турында сөйләде.
Үз җиребездә үз телебезне өйрәнү мөмкинлеге булдырган Ринат Ирфан улы Шәрәфетдиновка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Бүгенге вакыйгада татар җанлы якташыбыз, Сызранның танылган җәмәгать эшлеклесе Илсур Гаяз улы Гыйльманов та катнашты. Ул татар мәктәбен ачучыларга рәхмәтләрен белдереп, булачак мәктәпкә дәреслекләр һәм уку әсбаплары бүләк итте. Шулай ук татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Зөбәрҗәт Байбикова да туган телебездә басылып чыккан китаплар тапшырды.
Тантананың рәсми өлеше “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Ә концерт программасы ахырга калдырылган иде. 14 яшьлек Римма Сәйфуллинаның нәфис биюен, Гөлсинә Мингалиева һәм Фәһимә Ярюкованың Рөстәм Туктаров баянына кушылып җырлавын кунаклар рәхәтләнеп карадылар һәм тыңладылар. Кичә ахырында бәйрәмдә катнашучылар бергәләшеп фотога төштеләр.
Иншалла! Башлангычыбыз хәерле булып, Сызранда да Самарадагы кебек зур татар мәктәпләре ачарга насыйп булса иде.
Рәис БИГЛОВ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 1834