Яшәсәгез, мин дә яшәрмен…

1-DSC_1370

Тәлгать Хөснелгатин Муса Җәлилнең шигырен сөйли.

Үткән якшәмбедә өлкә Халыклар дуслыгы йортында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Чараны Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар җитәк­челегендәге өлкә “Туган тел” татар оешмасы яшьләре оештырган иде.

Кичә бик җылы атмосферада узды. Алып баручылар Илнур Бикулов һәм Гүзәлия Кадыйргулова Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Аларның сөй­ләве шагыйрьнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Яшьләр генә түгел, өлкә “Туган тел” татар оешмасы каршында эш­ләгән “Мин — Ниса” хатын-кызлар түгәрәгенә йөрүче апалар да чыгыш ясарга әзерләнеп килгән иделәр.

Бөек Ватан сугышы темасына язылган “Бүреләр” (Эль­мира Мәҗитова укыды), хатыны Әми­нәгә багышланган “Ышанма” (Илнур Биккулов), “Яу­лык” (Фәния апа Биккулова), кайнар мә­хәббәт хисләре ташып торган “Сөю” (Җәмилә Шәрифуллина), кешелек турында “Бер үгет” (Әлфия апа Газизова) ши­гырьләре тамашачыларны ти­рән уйга чумдырса, Рәхимә апа Кодралиева укуындагы “Хә­дичә” дип аталган юмористик шигырь күңелләрне күтәреп җибәрде.

Шагыйрьнең Ана образы чагылдырган әдәби әсәрләре дә байтак. Аларда Җәлилнең иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уй-хыяллары чагылган. Шуңа күрә мондый әсәрләр укучылар күңеленә дә юл таба. Бу әдәби кичәдә дә “Яшь ана” (Тәнзилә апа Арсланова) һәм “Бала йокысы” (Адилә Сөләй­манова) шигырьләре күпләр күңелендәге иң нечкә кылларны тибрәндергәндер, мөгаен.

Фәния апа Бәйрәмова, Руша­ния апа Гыйләҗева, Ади­лә Сәгъдиева да сәхнәгә кү­тә­релеп, Муса Җәлилнең ши­гырь­ләрен бик эчтәлекле итеп укыдылар. Ә иң истә калганы Тәлгать Хөснелгатин чыгышы булды. Саф татар телендә Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләгән 5 яшьлек бу малайны тамашачылар алкышларга күмде.

- Тагын да шулай матур ши­гырьләр өйрәнеп кил, — дип өлкә “Туган тел” оешмасы ди­рек­торы Фәрхәт Мәхмүтов Тәл­­гатькә кечкенә бүләк тә тап­шырды. — Бүгенге кебек әдә­би кичәләргә яшьләр күб­рәк йөрсен иде. Чөнки аларга дөрес тәрбия бирүдә татар шигъриятенең роле зур. Әх­лаки тәрбиядән тыш, ша­гыйрь­ләребезнең иҗа­ты ба­ла­ларга телебезнең ма­турлыгын, байлыгын, тел хәзи­нәсен ти­рәнтен аңларга да ярдәм итә.

Кызганыч, бүген төбәге­безнең кайбер татар авылларында ана теле факультатив буларак кына укытыла. Монда инде әллә грамматиканы, әллә бөек шагыйрьләребезнең иҗатын өйрәнергә. Муса Җә­лилнең “Җырларым” дип аталган шигыре искә төшә:

… Сездә минем бөтен

                          тойгыларым,

Сездә минем керсез

                               яшьләрем.

Сез үлсәгез, мин дә

                     онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен…

Ана телебезне саклап, балаларыбызны, оныкларыбызны татар әдәбияты белән таныштырыйк, милләттәшләр, шундый әдәби кичәләргә бергәләп йөрик. Берничә елдан яшь буын: “Муса Җәлил кем ул?” — дип сорамасын берүк…

Алия Арсланова.

Римма Нуретдинова фотосурәте.

Көз җитте  

Киң болыннарда    

Агачлар, гөлләр      

Кибеп сулдылар.            

Елга-күлләрдә      

Көзге салкыннан    

Көннәр суынды,

Урман-кырларда

Чишмәләр тынды.

Безне калдырып  

Кошлар да китте.

Уйсу җирләрдә,

Сулар туңдылар.

Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр

Вакытлар җитте.

 

Суык бабай

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Ефәк-кушак билеңдә,

Көмеш балта кулыңда,

Зифа буйлы бер чыршы

Үсеп тора юлыңда.

Балтаң белән чыршыны

Кисеп аудар чанаңа.

Ул киенеп-ясанып

Килсен безнең арага.

Уенчыклар-бүләкләр

Безгә тагын алып кил,

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

 

Әтәч

Таң ата бугай, әтәч

                           кычкыра

Кикрикүк, кикрикүк.  

Я сузып кына,

Я бик еш кына,

Кикрикүк, кикрикүк.

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

Кикрикүк, кикрикүк.

Бакчага килдек,

Ашыга- ашыга,

Кикрикүк, кикрикүк.

 

Сәгать

Сәгать суга: “Даң, даң!..”

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә — эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шулай йокыга карап.

Сәгать йөри:

                   “Келт-келт!..

Тиз бакчага кит, кит!..”

Марат аңа дәшә:

«Тукта, мине көт, көт!..»

Сәгать җырлый: “Диң,

                                 диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, зиң, зиң!

Миңа карап йөр син».

Муса Җәлил.

 «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

ФОТООТЧЕТ: в Самаре прошел литературно-художественный вечер, посвященный Мусе Джалилю

Просмотров: 1998

Комментирование запрещено