Вәт, ичмасам, Фирдүс!

ТямаевКүптән түгел артист Похвистнево районының Гали авылында да яңа концерт программасы белән чыгыш ясады.

Фирдус Тямаев — бүген иң яшь популяр артистларның берсе. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, биеп җырлавы күңелләрдә искиткеч якты тәэсир калдыра, яшәү дәрте уята.

Күптән түгел артист безнең Похвистнево районының Гали авылында да яңа концерт программасы белән чыгыш ясады. Галилеләр Фирдүсне бик җылы, көчле алкышлар белән каршы алды. Ул сәхнәгә чыгып, безгә иң матур җырларын бүләк итте, шаян сүзләр сөйләп, тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде. Тик менә аның “билдән түбән” мәзәкләре генә халыкны борчуга салды. Татар авылларында, олы апалар алдында аларны төшереп калдырса, яхшырак булыр иде. Телисең икән, башка сөйләр урын беткәнмени, рәхәтләнеп шунда сөйлә.

Ә гомумән, галилеләргә концерт ошады. Кайбер эстрада артистлары кебек Тямаев фонограммага чыгыш ясамады. Туган көннәр белән котлап, тамашачыларның ярат­кан җырларын башкарыр­га сораучыларның теләк­ләрен үтәде, сәхнәгә чәчәк бәйләм­нәре белән менүчеләргә бү­ләк­ләр дә тапшырды. Без, галилеләр дә, яраткан артистыбызны буш кул белән җибәрмәдек. Мин аңа үзем чиккән кулъяулыгымны бүләк иттем. “Саимә апа, бу миңа бүләк ителгән икенче кулъяулык инде. Ул минем кечкенә бүләкләр музеемда сакланыр”, — диде Фирдүс һәм минем өчен “Әнкәемнең чиккән кулъяулыгы” җырын башкарды. Залга төшеп, “Үп мине” җырын җырлаганда аңа кушылып биюче тамашачылар да шактый булды.

Концертка күрше тирә-як авыллардан, район үзәгеннән дә тамашачылар килгән иде. Бүген Похвистневода яшәү­че авылдашыбыз Зөлфия Сәгъ­диева җырчыга дисбе бүләк итте. Фирдүс: “Апа, мин аны бик саклармын”, — дип, дисбене бисмилласын әйтеп кабул итте.

Бу кичне артист “Яннарыңа очып киләм”, “Гомер үтә”, “Яратам” кебек моңсу җырлар да башкарды. Биючеләр Альберт Әхмәтов һәм Лиона Баширова күбәләкләр кебек янында бөтерелделәр, матур итеп татар көенә дә биеделәр. Яшь җырчы Резедә Әмированың чыгышын да халык тын да алмый карады. Артистларның чыгышы, әлбәттә, музыкантлардан башка шундый матур булмас иде. Фирзәр Тямаев (синтезатор), Равил Тямаев һәм Фидаил Фатучев (гитара) өч сәгать буе армый-талмый төрле музыкаль коралларда уйнадылар.

Концерт ахырына якынлашкач та, артистларны тамашачы сәхнәдән озак җибәрми торды. Фирдүс: “Ашыйсы килә бит инде”, — дип шаярткан иде, мин аңа: “Бездә кичке алтыдан соң ашамыйлар”, — дип җавап кайтардым. “Ярый инде алайса, тагын җырлыйм”, — дип көлде артист һәм тамашачыларга тагын ике җыр бүләк итте.

Фирдүс Тямаев һәм аның иҗади төркеме авыл халкы белән таныштырган, артистларны шәхси “Агротуризм” ял итү үзәгендә кунак иткән эшкуарыбыз Расих Латыйповка, Мәдәният йорты мөдире Равил Манашевка рәхмәтләр әйтеп, безнең белән хушлашты.

Вәт, ичмасам, Фирдүс! Килсә, иртәгә дә концертына барыр идем, диючеләр арабызда күп булды. Хәзер без аны зәңгәр экраннан күрсәк тә үз туганыбыз кебек кабул итәбез һәм тагын авылыбызга килүен көтәбез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1789

Один комментарий

  1. молодец,Фирдус!!!