Муса Җәлилгә — 110 яшь (әдәби викторина, кроссворд)

1Быелның 15 феврален­дә татар халкының бөек ша­гыйре Муса Җәлилгә 110 яшь тулган булыр иде. Каһар­ман шагыйрь Муса Җәлилне безнең якташыбыз дип атарга да була. Ул 1906 елның 15 феврален­дә күрше Оренбург өлкәсе­нең Мостафа авылында туа. Мусага 7 яшь чагында аның әтисе, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдмән, Рә­миев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэ­сирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга.

Уналты яшендә Муса Казанга юл тота. Ул «Татарстан» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, кичләрен рабфакта укып, белем эсти. Шул елларда ул «Бибкәй кыз», «Каз канаты» пьесаларын яза. Алар Казан, Уфа сәхнәләрендә куела, ә «Барабыз» исемле беренче шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.

Ул Мәскәүдә яши башлый. Башта “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан «Октябрь баласы» балалар журналларының җаваплы редакторы була, Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.

Муса Җәлил Мәскәүнең Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерләүче студияне тәмамлаган яшьләр Татар опера һәм балет театры ачарга дип Казанга кайтырга ният иткәч, Муса Җәлил дә, әдәби бүлек мөдире буларак, Казанга китә. Соңрак аны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә яшәгән елларында шагыйрь «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Муса Җәлил, берен­челәрдән булып, сугышка китә. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми. 1943 елда аның «Тупчы анты» җыентыгы басылып чыга.

1942 елның июнендә Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында шагыйрь хезмәт иткән часть чолганышта кала, Муса, яралы хәлендә, дошман кулына эләгә.

Фашистларның үлем лагеренда да Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый, шигырьләр язып иптәшләренең рухын күтәрә, көрәшкә өнди. Гитлерчылар татар-башкорт ирекле легионы төзи башлагач, Муса Җәлил һәм көрәштәшләре алар арасында аңлату эшләре алып баралар һәм немецларның мәкерле планнарын юкка чыгаралар.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән хыянәтче бу планны фашистларга ача. Мусаны һәм аның иптәшләрен төрмәгә ябалар.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә…

Җәлилнең тоткынлыкта язган шигырьләре 2 блокнотка тупланган була. Берлин төрмәсендә язылган бер блокнотын Габбас Шәрипов, ә Моабит төрмәсендә язылганын бельгияле Андре Тиммерманс алып чыгалар.

Шулай Муса Җәлил үзенең исемен мәңгеләштерде. Хәзер Казанның Татар дәүләт опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Казанда аңа һәйкәл куелды, Советлар Союзы Герое исеме бирелде, «Моабит дәфтәрләре» өчен шагыйрь Ленин премиясенә лаек булды. Аны Җәлилнең хатыны Әминәгә һәм кызы Чулпанга тапшырдылар.

Муса Җәлилнең биографиясенә һәм иҗатына багышланган әдәби викторина

1. Шагыйрь Муса Җәлил кайчан туган?

2. Аның туган авылының исемен яз.

3. Ул нинди шәһәр мәдрәсәсендә укыган?

4. Муса нинди музыка коралында уйнарга яраткан?

5. Шагыйрьнең кызының исеме ничек?

6. Җәлилнең фашистлар төрмәсендә язылган шигырьләр китабының исеме.

7. Казандагы Муса Җәлил исеме белән бәйле урыннарны яз.

8. Шагыйрь кайсы елда һәлак була?

9. Аңа кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә?

10. Түбәндәге сүзләр Муса Җәлилнең кайсы шигыреннән алынган?

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып…”

(Җаваплар киләсе санның 8нче битендә)

Шигъри кроссворд

(Муса Җәлил шигырьләре буенча)

Тиешле сүзләрне горизонталь буенча (сулдан уңга) язсагыз, вертикаль буенча (өстән аска) Муса Җәлилнең тагын бер шигыренең исемен укырсыз.

Бу сүзләр астагы шигырьләрдән алынган.

Горизонталь буенча:

1. …суга: «даң, даң!»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

 

2. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,  

“Ул егылган арып “, — дисәләр,    

Син … , бәгърем!

Мондый сүзне дуслар әйтмәсләр.

 

3. Ерак түгел моңаеп,

Утыра …   кызы,

Тик чуклары ак түгел,  

Кан шикелле кып-кызыл.

 

4. Бик уңган безнең …   бабай,

Яше үзенең туксанда бугай.

 

5. Болында күп матур … ,

Барысы да татлы, хуш ислеләр.

Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,

Нәкъ сезнең иренегез төслеләр.

 

6. Минем бар бер … ,

Кара борын Акбай.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

 

7. … өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

 

8. Күтәр, илем, хаклык байрагыңны

Буяп җирнең канлы яшенә,      

Үлем булсын нуры, ана канын,

Бала канын эчкән вәхшигә.

(Шигырьнең исемен 8- нче юлга яз!)

 

9. Юл чатында ялгыз гына

Үсеп утыра бер карт …   .

Тирә-ягы яшел чирәм,

Ботаклары җиргә тигән.

 

10. Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәрчә гомерләр.

Төн буе улашып янында

Иснәнеп йөри … .

к(Кроссвордның җаваплары киләсе санның 8нче битендә. Безнең berdem@bk.ru адресына дөрес җаваплар язып җибәргән беренче өч укучының телефонына 100әр сум акча күчерәбез).

 «Бердәмлек».

Просмотров: 2461

Комментирование запрещено