Җир йөзендә сугышлар булмасын иде

расим

Рәсим Рәх­мәтуллин тормыш иптәше Рушания ханым белән.

15 февраль — Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне

Әфган сугышы тугыз ел да бер ай һәм унтугыз көн дәвам иткән. Биредә Ватан алдында үз бурычын үтәгәндә унөч мең совет солдаты һәм офицеры һәлак булган. Исән-имин әйләнеп кайтучылар арасында бүген Шенталы районының Шенталы станциясендә гомер итүче Рәсим Шәүкәт улы Рәхмәтуллин да бар. Без аның белән очрашкач, ул үзе турында менә ниләр сөйләде:

- Мин Ульяновск өл­кәсенең Иске Кулаткы районындагы Вязовый Гай авылында укытучылар гаиләсендә туып үстем. Әти-әниемә рәхмәт инде, алар безне — дүрт малайны, түземле, кешелек­ле итеп тәрбияләделәр. Без барыбыз да армия хезмәтен алар йөзенә тап төшермәслек итеп үтәдек. Ул вакытта хезмәткә бару зур горурлык булып санала иде бит.

Авыл мәктәбен тә­мам­лагач, мин Ульяновск шәһәрендә авыл ху­җалыгы институтында агроном һөнәрен үзләш­тергәндә, беренче курсны тәмамлагач, җәйге каникул вакытында безне төзелеш отрядына туплап, Әстерхан өлкәсенә эшкә озаттылар. Ә кайткан җиремә миңа армиягә барырга чакыру кәгазе килгән иде. Озак та үтмәгәндер, 1986 ел азагында мине солдат хезмәтенә алдылар. Үзем теләп Әфганстанга җибәрүләрен соралдым. Тоцкида безне, хәрби киемнәргә киендереп, поездга утырттылар. Берничә көннән без Үзбәкстанның Ташкент шәһәренә килеп җиттек. Биредә җылы, кошлар сайрый, яз хөкем сөрә иде инде. Һәр кеше җәйге киемнәргә киенгән.

Монда безне төзелеш эш­ләренә өйрәттеләр дә Әф­ганстанга озаттылар. Мин мотоукчылар полкына эләктем һәм сугышның эченә үк барып кердем. Аллага шөкер, яраланмадым, исән-имин калырга насыйп булды. Яшьлектер инде, курку турында уйланырга вакыт булмады. Шулай көн дә диярлек ут эчендә булып, бер ел үткәне сизелми дә калды. Нәкъ шушында мин сугышның нинди аяусыз икәнлеген аңларга өлгердем.

Күз алдымда күпме сугышчан дусларымны югалттым, әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел.

Аннан соң мине иптәшләрем белән Латвиягә җибәрделәр. Барлыгы ике ел ярым хезмәт иткәч, туган ягыма әйләнеп кайта алдым.

Әфганстанда булып узган вакыйгаларга бик күп вакыт үтеп китсә дә, сугыш күрсәткән авырлыклар йөрәгемдә мәңгегә уелып калган, күрәсең. Кайвакыт йокымнан кинәт уянып, торып утырам да шунда күргәннәремне искә төшерәм. Сугыш беркайчан да онытылмый икән ул.

Хәзер тормышым, Аллаһыга шөкер, яхшы минем. Армия хезмәтеннән соң кабат институтка әйләнеп кайтып, укуымны тәмамлагач, язмыш мине Шенталы якларына китерде. Шунда мин әле армиягә киткәнче институтта укыганда ошатып йөргән Денис авылы кызы Рушанияне кабат очраттым һәм без өйләнештек. Шенталыда үзебезгә өр-яңа өй төзеп кердек. Бер-бер артлы кызыбыз Суфия, улыбыз Салават туды.

Күптән түгел Суфияне яраткан егете Айратка кияүгә бирдек, ә Салаватыбыз әлегә мәктәптә укып йөри. Аллаһыга шөкер, хатыным белән икебезнең дә яраткан эшебез бар. Рушаниям суд приставы булып эшли, ә мин үземнең фирмамны ачып, анда кадастр инженеры булып хезмәт итәм.

Яраткан гаиләм, эшем булганда мин бик бәхетлемен. Тик җир йөзендә башкача сугышлар гына булмасын, тыныч тормыш дәвам итсен иде, — дип сүзен тәмамлады Әфган сугышы ветераны Рәсим Шәүкәт улы Рәхмәтуллин.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Шенталы станциясе,

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 2079

Один комментарий

  1. за мужем как за стеной будьте счастливы