Гамьле әңгәмәләр

IMG_6952

Рафаэль Баһаутдинов һәм Мөкатдәс Нуретдинов

Басмабызда районыбыз җирлеидарәләрендә халык җыеннары башлануы турында хәбәр иткән идек инде. Шундый җыеннарның берсе 4 февраль көнне Иске Усман авылында узды. Элек мондый җыеннар елына бер тапкыр үткәрелеп, кайбер авылларда кычкырышуларга, сүз көрәштерүләргә барып җитсә, хәзер бу очрашулар ике яклап та киңәшләшү, бер сүзгә килү белән тәмамланып, гамьле әңгәмәләр төсен алды.

Халык белән очрашуда район Башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, районның “Бердәм Россия” партиясе һәм район депутатлар җыены җитәкчесе Фаил Шәймәрдановлар катнашты.

Җыенны җирлеидарә башлыгы Мидехәт Шәйдуллин ачты һәм сүз алды. Ул халык алдында үткән елда эшләнгән һәм быел эшләнәсе эшләр турында исәп-хисап тотты. Халык Иске Усман хакимияте эшенә яхшы билге куйды. Шуны да әйтеп китәсем килә, авыл халкы Мидехәт Исламетдиновичка ышаныч баглый һәм хөрмәт белән карый.

Полиция хезмәткәре, өлкән лейтенант Евгений Разумов авылда булган тәртипсезлекләр һәм аларны булдырмау турында сөйләп үтте.

Районның иҗтимагый һәм экономик үсеше белән Фаил Шәймәрданов таныштырды.

Шулай ук район “Ветстанция” җитәкчесе Халит Арсланов, “Гаилә” үзәге җитәкчесе Рәмзия Шәйдуллина, “Урманчылык” бүлеге хезмәткәре Николай Андиряков, “КомХоз” җитәкчесе Фәһим Миневалиев, ООО “Родник” җитәкчесе Ильфат Халимуллин, ОАО “Самараэнерго”ның Кләүле филиалы хезмәткәре Марсель Борһанов үзләренең хезмәт өлкәсендә булган яңалыклар белән таныштырып үттеләр.

Ниһаять җыелышның иң кызык мизгелләре килеп җитте: сорау-җавап. Элек халыкны юллар, ягулык, су мәсьәләләре борчыса, хәзер Интернет кирәк. Аннан соң безнең “Нур” каналын карарга теләүчеләр дә юк түгел икән. Ә менә урамда “хуҗасыз” этләр йөрүе барысын да борчый.

Һәрвакыттагыча, җые­лышка анализ ясау өчен сүз район Башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка бирелде. Рафаэль Камилович җирле халыкны сәламләп, аларны хөрмәтләвен, Иске Усманга киләсе килеп торуын әйтеп үтте. “Сез чисталык буенча башка авылларга үрнәк булып торасыз, дус һәм бердәм булып яшисез. Алдагы көннәрдә дә шундый булып калырыгызга ышанам”, диде ул. Аннан Рафаэль Камилович һәр кешенең гозерен тыңлап, аларга аңлатма биреп, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә сүз бирде. Ә аның әйткән сүзендә торганын яхшы белгән искеусманлылар аңа рәхмәт әйтеп, гөрләтеп кул чапты.

Менә җыелышның азагы, иң күңелле мизгелләре җитте. Ул да булса районыбызның 25 еллык юбилее хөрмәтеннән район хакимияте исеменнән мактаунамәләр тапшыру. Мөкатдәс Миргасыйм улы Нуретдинов — “Рәхмәт хаты”, Гөлсинә Мөхиббулла кызы Нуретдинова — “Диплом”, Ринат Нафигулла улы Шәмсуллин — “Мактау кәгазе”, Фәнүзә Мөнибулла кызы Нуретдинова- юбилейга багышлап чыгарылган “Истәлек значогы” белән бүләкләнделәр. Әлбәттә инде бу бүләкләнүчеләрнең фидакарь хезмәтләре дә билгеләп үтелде.

Шуннан соң шушы юбилейга багышланган, 4 мартта район мәдәният сараенда үткәрелүче истәлекле чарада катнашу өчен делегатлар сайланды.

Иске Усман авылында җыен һәрвакыттагыча тыныч, дустанә рәвештә үтте.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.
Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1738

2 комментариев

  1. Рэйсэ апанын язуы бала чактагы экиятлэрдэге сыман тойгы уята, дэрт бирэ, хыялландыра! Рэхмэт сезгэ, Рэйсэ апа!

  2. Фатхутдинов Мухаммат Мубинович в пишет:

    Тагын ун елдан бөтенләй тып-тын булыр инде…