Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил турында хәтер яңарту тантанасында аның кызы Чулпан ханым да катнашты / Поэтический митинг в честь 110-летия со дня рождения Мусы Джалиля прошел в Казани

FNR_9459Кичә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан, аның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр китерү тантанасы булды.

Көн салкын булуга да карамастан, һәйкәл янында шактый халык җыелды. Алар арасында яшь буын вәкилләре дә, Муса Җәлилнең шигырьләрен укып, аңа сокланып үскән һәм яшәгән өлкән буын кешеләре дә шактый иде. Беренчеләрдән булып һәйкәл төбенә чәчәкләрне шәһәр мэры Илсур Метшин китерде.

Тантана сәгать 13.00 гә билгеләнгән булса да, 1 Май мәйданында кеше күпкә алданрак җыела башлады. Һәйкәл янында Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырап торды.

Митингны ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев ачып: “Без бүген шушы тарихи мәйданга татарның бөек улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәргә, аның батырлык символына әверелгән язмышын олы ихтирам һәм тирән тетрәнү белән күздән кичерергә, рухыбызны ныгытырга җыелдык”, — диде һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән тантаналы юбилей чарасы белән тәбрик итте.

Ул шулай ук бәйрәмдә Муса Җәлилнең кызы Чулпан, аның якыннары катнашуын да һәм Чулпан Муса кызына олы ихтирам булуын билгеләп үтте. «Муса Җәлил — безнең һәрберебез өчен изге. Бу исем чын мәгънәсендә шәхси каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы. Көрәшче шагыйрь, ялкынлы патриот, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гомеры кыска һәм фаҗигале булды. Әмма аның батырлыгы, иҗади мирасы татар халкының олы тарихына, бөтен илебез язмышына тирән уелып калды. Без бу язмышка кат-кат әйләнеп кайтабыз, уйланабыз. Әмма күпме генә уйлансак та, бу каһарманлыкның асылына әле төшенеп җитә алганыбыз юк”, — диде.

Васыйл Шәйхразиев дөнья әдәбиятында бик күп таланлы язучылар булуын, әмма батырлык күрсәтеп, үз Ватаннары өчен башларын салган шәхесләрнең аз икәнен билгеләп үтте. Ә инде фашист Германиясенең нәкъ үзәгендә берьюлы 11 татар егетенең башларын кисү вакыйгасы бөтен кешелек тарихында күрелмәгән хәл, дип ассызыклады ул. “Шул рәвешле, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлык төшенчәсенә яңа мәгънә салды, яшәү мәгънәсенә яңа төсмерләр өстәлде”, — диде һәм Муса Җәлилнең “Җырларым” шигырен укыды.

В. Шәйхразиев шулай ук Муса Җәлилнең батырлыгы һәм язмышы турында гына сөйләп калмыйча, аны тәрбияләгән Оренбург җиренә дә рәхмәт әйтергә кирәклеген ассызыклады. Моннан тыш, Муса Җәлилнең каләмдәшләрен, көрәштәшләрен дә онытмаска, алар хакында да сөйләнергә тиешлегенә басым ясады ТР Премьер-министры урынбасары. “Алар булмаса, Җәлил мондый олы язмышка ирешә алмас иде. Безнең өчен Җәлил иң элек − шагыйрь. Минемчә, аның дошман кырында күрсәткән батырлыгы да әнә шул шигырьләрдән килә. Тоткынлыктан кайткан “Моабит дәфтәрләре” Җәлилнең никадәр милли рухлы һәм шул ук вакытта бөтен кешегә аңлаешлы тирән потенциалга ия булу хакында сөйли. Шуңа да Җәлил исеме дөньяның иң атаклы шагыйрьләре белән бергә куелып йөртелә”, — диде һәм шагыйрьнең әсәрләре бүген дә актуаль булуын ассызыклады. Чыгышын ул М. Җәлилнең “Бер үгет” шигыре белән тәмамлады.

Татарстанда 2 елга 1 тапкыр Муса Җәлил исемендәге премия тапшырыла. Аны Татарстан үсеше өчен зур өлеш керткән яшьләргә сайлап кына бирәләр. 1988 елда әлеге премия ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиевка тапшырылган булган. Бүгенге тантанада ул “Мин Җәлилне укыдым“ дип исемләнгән шигырен укыды. “Муса Җәлилне Татарстанда һәм Казанда гына түгел, Мәскәүдә, бөтен ил буйлап бүген искә алалар. Кая гына барсаң да, татар халкы нинди ул дип сорасалар, татар халкы ул Тукай, Муса Җәлил шикелле, дип әйтәбез. Әгәр кем дә кем татарның бәгырен, җанын аңларга теләсә, ул, һичшиксез, Җәлилне укырга тиеш”, — диде депутат шагыйрь. 2015 елда Җәлил премиясе лауреаты булган шагыйрә Луиза Янсуар да Герой − шагыйрьгә багышланган шигырен киң җәмәгатьчелеккә җиткерде.

ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: “Муса Җәлилнең язмышы никадәрле фаҗигале булса да, без аның туган көнен әдәбият бәйрәме итеп билгеләп үтәбез. Кая барсак та, ул милләтебезнең якты йөзе, вөҗданы, намусы билгесе булып бәяләнә. Кая барсак та, үзебезнең татар икәнебезне әйтсәк, Җәлилне искә алалар. Җәлил — безнең татар милләтенең йөз яктысы”, — диде һәм “Җәлил” дигән шигырен укыды.

Тантаналы чара Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Анда катнашучылар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде.

Тантанада катнашучылар, соңрак, Муса Җәлил туган көне уңаеннан уздырыла торган “Төп нөсхә көне” чараларын тамаша кылырга ТР Милли музеена юнәлде.

“Татар-информ”

* * *

В митинге приняли участие заместитель Премьер-министра РТ Василь Шайхразиев, дочь поэта-героя Чулпан Залилова и другие.

Вчера в Казани на площади 1 Мая прошел традиционный поэтический митинг, посвященный 110-летию со дня рождения татарского поэта, героя Советского Союза Мусы Джалиля.

В митинге приняли участие заместитель Премьер-министра РТ Василь Шайхразиев, дочь поэта-героя Чулпан Залилова, министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин, татарский писатель, поэт, лауреат республиканской премии Татарстана им.М.Джалиля, председатель комитета Госсовета РТ по образованию, культуре, науке и национальным вопросам Разиль Валеев, поэт Роберт Миннулин и другие деятели культуры, общественные деятели, а также школьники и жители города.

Василь Шайхразиев поздравил с 110-летием со дня рождения татарского поэта всех собравшихся от имени Президента Татарстана и Государственного Совета РТ. «Имя Мусы Джалиля для каждого из нас святое, это символ гражданской храбрости и личного героизма, безграничной преданности и любви к Родине, – отметил В.Шайхразиев. – Жизнь поэта-борца, пламенного патриота, героя Советского Союза была короткой и трагичной, но его храбрость и творческое наследие оставили след в истории татарского народа и судьбе всей страны».

Заместитель Премьер-министра республики отметил, что в мировой литературе было и есть много талантливых писателей и поэтов. «Однако тех, кто, проявив героизм, сложил головы во имя своей Родины, немного», – подчеркнул он, добавив, что Муса Джалиль и его соратники придали новый смысл понятию храбрости.

По словам В.Шайхразиева, в этот день нужно вспомнить также о друзьях и родных поэта, товарищах по перу и соратников.

«Для нас Джалиль прежде всего поэт, поэт-герой. Считаю, что храбрость, проявленная им в плену, идет как раз от этих стихотворений», – уверен заместитель Премьер-министра республики. Он напомнил, что Муса Джалиль написал в плену 125 стихотворений, до нас дошли только две тетради. Как подчеркнул В.Шайхразиев, творчество поэта актуально и в наши дни.

Татарский писатель, поэт, лауреат республиканской премии Татарстана им.М.Джалиля Разиль Валеев, в свою очередь, отметил, что Мусу Джалиля сегодня вспоминают не только в Казани, Татарстане, но и по всей России, а также за пределами страны: в различных российских городах проходят мероприятия, приуроченные к 110-летию со дня рождения поэта. «Куда бы мы ни поехали, на вопрос, какой он, татарский народ, мы отвечаем, что он, как Тукай, как Муса Джалиль. Действительно, если кто-то хочет узнать душу татарского народа, ему следует читать Тукая, Джалиля», – уверен Разиль Валеев.

Он также рассказал, как в 1985 году был в Афганистане (к слову, 15 февраля также отмечается День вывода советских войск из Афганистана) и читал солдатам стихотворения Мусы Джалиля. «Я был удивлен, когда после одного стихотворения они просили прочитать им еще и еще. Практически полностью прочитал им «Моабитские тетради», – вспомнил Р.Валеев и прочел стихотворение, написанное им после возвращения оттуда.

Перед собравшимися также выступили председатель Союза писателей Республики Татарстан Рафис Курбанов, поэтесса, лауреат Республиканской премии Татарстана им.М.Джалиля Луиза Янсуар.

Завершился митинг возложением цветов к памятнику Мусы Джалиля.

«Татар-информ»

Просмотров: 1707

2 комментариев

  1. Муса Джалиль—единственный из поэтов и писателей,получивший высокое звание Героя Советского Союза и Ленинскую премию за цикл стихотворений «Моабитская тетрадь».Всех удивляет его бесстрашие и мужество,когда он находясь в застенках Моабитской тюрьмы,ожидая казни,смог найти в себе силы писать стихи не только полные ненависти к врагу,но и о любви к своим близким,родной матери и к своей Родине—Татарстану!

    • Недавно в нашей самарской школе «Яктылык» я подготовила и провела вместе с учащимися музыкально-литературный вечер, посвященный 110 -летию татарского поэта Мусы Джалиля. Перед этим ещё раз прочла все его стихи и документальный материал, написанный исследователями его жизни и творчества, воспоминания его дочери Чулпан и других родных ( в том числе, покопалась и в интернете!). При каждом чтении меня потрясает простота, величие, драматизм, патриотизм его стихов и такая короткая, но такая яркая жизнь самого поэта. Как учитель татарского языка, я стараюсь и у своих учениках воспитывать чувство уважения к личности пламенного поэта Мусы Джалиля и чувство любви к его прекрасным патриотическим стихам. По- моему, это прекрасный пример патриотического воспитания в наше время. С уважением Нурзида Ахметовна.