Салават дал благотворительный концерт в родном селе президента РТ / Салават Президентның туган авылында булган

iВ селе Новый Арыш Рыбно-Слободского района Татарстана состоялся благотворительный концерт народного артиста РТ Салавата Фатхутдинова и театра песни «Салават». Популярный певец решил поддержать строительство здесь новой сельской мечети. Средства, вырученные с продажи билетов, будут направлены на работы по внутренней отделке помещений молельного зала.

Открытие новой мечети запланировано на второй квартал этого года. В январе состоялась торжественная церемония установки полумесяца на ее минарет. В настоящее время ведутся работы по внутренней отделке помещений и благоустройству, сообщает пресс-служба фонда поддержки развития культуры при президенте РТ

Новоарышское сельское поселение организовано в 1930 году. Расположено в южной части Рыбно-Слободского муниципального района РТ. Общая площадь села Новый Арыш в границах сельского поселения составляет 6424,5 га, численность населения – 792 человека. Село Новый Арыш известно своими выдающимися земляками. Самый успешный и известный из них — президент Республики Татарстан Рустам Минниханов.

business-gazeta.ru

* * *

Салават Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган авылында хәйрия концерты куйган. Җыелган акчаны җырчы Яңа Арыш авылында төзелүче мәчеткә биргән.

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм “Салават” җыр театрының хәйрия концерты узды. Танылган җырчы авылның яңа мәчетен төзүдә ярдәм күрсәтергә булган. Билетлар сатудан кергән акчага мәчет бүлмәләрен җиһазландырырга ниятлиләр.

– Сезнең район һәм авыл халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, динен ихтирам итүче, эшсөяр кешеләре белән билгеле. Татар халкы һәрвакыт үткен йөрәге һәм киң күңеле белән аерылып торган. Игелек кылу безнең каныбызга сеңгән. Шуңа күрә мин барлык изге эшләребезне гамәлгә ашырырбыз дип ышанам, – диде җырчы.

Концерт ике сәгать дәвам итте. Азактан рәхмәт сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм Балык Бистәсе районының башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының матбугат хезмәте.

intertat.ru

Просмотров: 1826

Один комментарий

  1. йори инде шунда махтанып тапкан кая барып бирергэ анда анын куштаннын малыннан башкада житэрлек мэчет тезергэ.