Ташлама, әнкәй, ташлама, безне изге догаңнан…

P1220578Мин иң газиз, кадерле, хөрмәтле һәм мәрхәмәтле кешем — әнием турында язарга булдым. Ул Балыклы авылында гомер итүче Мәрьям Мөхәммәт кызы Шәмсетдинова.

Балачак. Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, “әни” дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул “әни” дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да, ананың күңеленә барып кунды. Аның йөзе елмайды, күзләре энҗе бөртеге кебек ялтырап китте, күңеле татлы хисләр белән тулды.

Әни… Нинди олы сүз бу! Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. “Әни” дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Әнием Татарстанның Чирмеш якларында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Берсеннән берсе чибәр алты кыз, малайлар булмау сәбәпле, барлык ир-егетләр эшен өйрәнеп үсәләр. Әнием әле дә булса әтисен рәхмәт сүзләре белән искә ала, чөнки ул кызларын урман кисеп утын әзерләү, печән чабу, ат җигү, аның сбруйлары ватылса ничек төзәтергә өйрәтә. ә әниләре исә хатын-кыз башкара торган һөнәрләрне кызларына өйрәтеп үстерә. Ул бакчада кавын, карбыз, бәрәңге, суган, помидор, кыяр үстерү дисеңме, йон, мамык эрләп оекбашлар, биялиләр, шәлләр бәйләүме, тәмле-тәмле ризыклар пешерүме-барысына да әнием кечкенәдән өйрәнә.

Сугыш елларында әни тракторга утырып кырлар сөргән, үгезләрне  арбага, йә чанага җигеп ашлык ташу, фермада маллар карау кебек хезмәтләрне башкарган. Ачлык, ялангачлык чорында арып яткан үгезләрне торгыза алмаган чаклар, кышын өшеп бодайга күмелеп утырулар, тула оек белән чабатаның боз булып катулары үзәгенә үткән аның.

Сугыштан соң тормышлар әзерәк җайлана төшкәч әнием Балыклы авылына килен булып төшә. Ул Фәссәхетдин Шәйхетдин улын үзенә яр итеп сайлый. Яшь гаиләгә бәхет өстенә бәхет өстәп бер-бер артлы кызлары Лилия, уллары Салават, тагы ике кызлары Фәния һәм Җария туа. Әти белән әни пар канат булып 58 ел яшәделәр. Кызганычка каршы әтиебез бриллиант туйларын күрә алмады, вафат булды.

Әниемә сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда белем алырга да мөмкинлек булмый, ләкин ул әтиебез белән безне белемле итәргә бөтен көчләрен куйдылар. Икебез югары белем алсак, икебез техникум тәмамлап һөнәрле булдык. Җиде оныгы арасында алтысы югары белемле, дүрт оныкчыгы үсеп килә. Монда да әни белән әтинең өлеше юк түгел. Чөнки барыбызны да намуслы, гадел, эшчән итеп тәрбияләргә тырыштылар. әни хәзер дә, балаларым акыллы, белемле дип куана.

Шуны да искә алып үтәсем килә. әни белән әти башка балаларына күк минем дә чын таянычым булдылар. Гаилә тормышым уңмагач өч яшьлек улымны аларда калдырдым да, үзем эшкә чыктым. Элегрәк балалар бакчасына да читтә туган балаларны алмыйлар иде, ә минем улымны ул елларда мөдир вазыйфасын башкарган Флера апа Минһаҗева берсүзсез үз канаты астына алды. әни балалар бакчасына кечкенә оныгын илтә, алып кайта, тәрбияли, чирләсә дәвалый, үсә төшкәч әти белән бергәлектә мәктәпкә озатып, каршы алып, эшкә дә өйрәттеләр. Быел әниемнең үзе үстергән оныгы Алмаз югары белем алу йортын тәмамлап армия сафларына хезмәт итәргә китте. Әбекәенең 85 еллык юбилее көннәрендә улыбыз присяга да бирде. Шушы баламны үстерешкәнгә, чын кеше итеп тәрбияләгәнгә мин әнием алдында үземне икеләтә бурычлы дип хис итәм.

Мин әниемнең шулкадәр сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге, уңганлыгы, гаделлеге, намуслыгы алдында баш иясем килә. Без үскән елларда ул  фермада эшләде. Ул вакытта эш урыннарында уңайлыклар тудырылып бетерелмәгән сәбәпле, эшчеләр үзләре утын әзерләп, су җылытып малларны эчерә иделәр. Тиресләрен  сәнәк, көрәк белән җигелгән атка төяп түгәләр, сөт флягаларын күтәреп ташыйлар, кул белән азык тараталар иде. Ә ял көннәре юк, чөнки малларны вакытында ашатырга кирәк. өстәвенә йорт тулы мал-туар, тавык-чебеш, үрдәк, каз. Беркөнлек чебиләрне бала караган кебек карый иде әнкәй. Ул вакытта зур-зур суыткычлар да юк иде бит, барлык итне тозлап, киптереп, банкаларга тутырып саклап калуда күпме вакыт кирәккән әнигә. Кичләрен, төннәрен йон эрләү, бәйләү, ямау да әнинең кечкенә кулларына аркылы үткән. Кәҗә мамыгын эрләп, бер арба шәл бәйләүче дә, оя-оя каз үстереп балаларына бирнәгә мендәрләр тутырган да безнең әнкәй. Ә иртән без торуга һәм мәктәпкә ашап китәр өчен күпереп торган икмәкләр, телеңне йотарлык җәймә-коймаклар, кыстырганнар, яңа аертылган каймак, акмай, сөт өстәлдә тора иде. Кайчан аларны өлгертеп, мичне тартып, сыерны савып көтүгә куган да, эшкә чыгып та киткән ул! Йоклый алганмы, юкмы? Һичкайчан бетмәс хатын-кыз эшен бетереп, колхоз эшенә дә ничек өлгерә булгандыр. Җәйләр җитсә әти белән бергәләп селтәп-селтәп печән чабулар, аны киптереп, йортка кайтарып өюләр, урманнардан җиләк-җимеш җыеп кайнатмалар кайнату, каклар кою дисеңме, башка кеше тапмаган җирләрдән дә гөмбәләр табып телеңне йотарлык итеп тозлаумы- барысын да әни башкарды. Ул урманнарда һичнәрсәдән курыкмыйча йөреп, дистәләгән төрле җимеш, үлән табып кайта иде. Без авырып киткәндә дә шул каклар, үләннәр белән дәвалады.

Әнкәй, синең армый-талмый эшләгән, безне тирбәтеп үстергән йомшак  кулларыңны үбәм. Синең сабырлыгың, чыдамлыгың, тормышны шулкадәр яратуың алдында башымны иям. Сине борчыган булсак, тезләнеп гафу сорыйм. 85 яшь тулган көннәреңдә Аллаһы Тәгаләдән сиңа  исәнлек, кайгы — хәсрәтсез көннәр, тыныч картлык сорыйм. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен догалар кыласың.

Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Кызың Җария ЗИЯКОВА.
Материалны басмага Фәния КӘРИМОВА әзерләде.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1593

Комментирование запрещено