Чемпионы «Лыжни России» / Нәниләр дә чаңгыга басты…

IMG_6952В г. Самара на лыжной базе УСЦ «Чайка» прошли массовые Всероссийские лыжные гонки «Лыжня России в Самаре – 2016». В этих соревнованиях ежегодно принимают участие лыжники Челно-Вершинского района. Текущий год не стал исключением. Фирдинант Хабибуллин на дистанции 5 км первым пересёк финишную прямую, став чемпионом соревнований. Второй — представитель этого же района Динис Багаутдинов повторил успех своего земляка, став чемпионом на дистанции 10 км. 

Напоминаем, Фирдинант Хабибуллин и Динис Багаутдиноввоспитанники тренера Марата Фаттаховича Мавлютова (он же директор основной общеобразовательной школы поселка Советский Нурлат Челно-Вершинского района Самарской области).

Поздравляем лыжников с таким значимым успехом!

samtatnews.ru

* * *

Лыжня России114 февральдә Cамарада “Россия чаңгы юлы-2016” дип аталган ярышлар булып узды. Управленческий бистәсендәге “Чайка” спорт үзәгенә 15 меңгә якын кеше җыелган иде. Катнашучылар саны буенча бу Мәскәү һәм Екатеринбургтан гына калыша.

Бәйгене оештыручылар халыкка күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Берәүләр стартка әзерләнгәндә, икенчеләр махсус ясалган лабиринтлар аша үтте, футбол уйнады. Концерт барган сәхнә янында да халык байтак җыелган иде.

Ярышларның рәсми өлешен мөхтәрәм кунаклар ачып җи­бәрде. Катнашучыларны өлкә спорт министры Дмитрий Шляхтин, Самара шәһәр администрациясе башлыгы Олег Фурсов, Самара губерна Думасы депутаты Александр Милеев һәм өлкә чаңгы ярышлары федерациясе башлыгы Виктор Воропаев сәламләде.

Ә 2010 елда Ванкуверда үткәрелгән олимпиада уеннарында катнашкан Самара чаңгычысы, Россия чемпионы Екатерина Чуйкова Россия флагын күтәрүгә стартка балалар чыкты. Нәни чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялтырап яткан ап-ак чаңгы юлына аяк басты. Аларның иң кечкенәсе Егор Ларинга дүрт яшь тә тулмаган әле.

Быелгы “Россия чаңгы юлы” ярышлары 2018 елда үтәчәк дөнья чемпионатына багыш­ланган иде. Шуңа масса йөгерү­­ләрдә катнашучыларның дистан­циясе символлы 2018 метр тәшкил итте. Бу сан астында йөгергән 14 яшьлек Сергей Салазкинга спорт министры Дмитрий Шляхтин “Крылья Советов”ның язгы матчларына або­немент тапшырды. 6 яшьтән фут­бол белән шөгыльләнүче егет өчен бу зур бүләк булды, әлбәттә.

5 һәм 10 километрга йөгерүче спортчылар яшьләре буенча 17 категориягә бүлен­деләр. 18 яшьтән кечерәкләр һәм ветеран спортчылар 5 километр дистанцияне үтәргә тиеш иделәр.

Егетләр арасында иң җитезе “Россия чаңгы юлы” ярыш­ла­рында өч ел рәттән беренче урын­ны алып килгән мил­ләттә­ше­без Фирдинант Хәбибуллин булды.

Кызлардан өлкә җыелма команда әгъзасы, тольяттилы Алена Заболотских беренче килде. Ә олылардан, икенче урынны гына алса да, Андрей Рыбак игътибарга лаек иде. 60 яшьлек спортчы бу көнне башта Тольяттида, аннан соң Самарада үткән ярышларда да катнашырга өлгерде.

10 километрга йөгергән 21 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренчелекне Динис Баһаутдинов яулады.

- Чаңгы ярышларында мин җиде яшьтән катнашам. Ә барсы да Челно-Вершины районы Кече Нурлат авылы мәк­тәбендә эшләп килгән чаңгы секциясеннән башланды. Бу спорт төре белән чын-чынлап мавыгуымны күреп, укытучым Марат Мәүлетов ярышларда катнашырга ки­ңәш итте. Ул минем дә, бүгенге ярышта 5 километр­га йөгерүдә беренче урынны алган якташым Фирдинант Хәбибуллинның да тренеры буларак безнең спорттагы казанышларга, һичшиксез, зур өлеш кертте.

“Россия чаңгы юлы” ярышында мин бишенче ел рәттән катнашсам да, икенче, өченче урыннарны алудан уза алмый идем. Бүген дистанция дә озын булып тоелмады, чаңгылар да шома барды. Трассада дүртенче-бишенче булып бардым, ә финишка 800 метр калгач, тизлекне арттырдым һәм беренче булып килдем, — дип сөйли ярышта Самараның дәүләт техник университеты һәм 1 санлы балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе исеменнән катнашкан милләттәшебез.

Ярышта 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында Самараны тәкъдим итәчәк илче исеме дә игълан ителде. Бу танылган музыкант, “Виват, Баян!” фестивален оештыручы Сергей Войтенко. “Тиздән шәһәребезне тәкъдим итәчәк башка кешеләрнең дә исемнәре билгеле булачак. Бу өлкәбезнең иҗтимагый эшлеклеләре, спортчылары, музыкантлары”, — диде Дмит­рий Шляхтин.

Елена АЛЕКСЕЕВА,

“Про Город” газетасы хәбәрчесе.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Фирдинант Хабибуллин примет участие в соревнованиях Поволжского Федерального округа

* * *

Успехи воспитанников тренера Марата Мавлютова / Спортчыларыбызга шома чаңгы юллары!

* * *

Укучыларының казанышлары белән бәхетле ул

* * *

Авыл мәктәбен саклап калган директор һәм чемпионнар әзерләүче тренер ул

* * *

Знакомьтесь: призер многочисленных соревнований по легкой атлетике и лыжным гонкам Фирдинат Хабибуллин

* * *

Торжественная линейка

* * *

Спортка гашыйк егет

Просмотров: 1967

2 комментариев

  1. Молодцы!!!!!Так держать!!!!!!)))))

  2. Молодцы!!!