Изгелек җирдә ятмый

image

Яңа Мансур авылы

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында эшләп килгән инвалидлар оешмасында унга якын кеше теркәлгән.  Аның җитәкчесе Габдулла Гыйниятуллин барсының да хәлен белеп, алар белән аралашып тора.

- Физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр илтифатка аеруча мохтаҗ. Шуңа да хөкүмәтебез дә, авылдашлар да аларга зур игътибар бирә, килеп чыккан проблемаларын чишәргә ярдәм итә, бәйрәмнәр белән дә даими тәбрикләп торалар. Декабрь азагында узган инвалидлар көнендә дә тормыш авырлыгын кичереп яшәүчеләрне игътибарсыз калдырмадылар. Яңа Мансур авылы җирлеге җитәкчесе Ирек Газиев һәм шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Хәбиб Казаков аларга бүләкләр тапшырды. Инвалидлар оешмасы әгъзасы Сания Нәҗмиева да читтә калмады, күчтәнәчләр өләште. Без аларга моның өчен чиксез рәхмәтлебез, — дип сөйләде оешма җитәкчесе.

“Игелек меңе белән кайтыр”, — диләр бит халыкта. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелен күреп, аларга бәйрәм кәефе, бүләкләр өләшүчеләргә дә Аллаһы Тәгалә иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен иде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».

Просмотров: 1722

Комментирование запрещено