Игътибар! Самар өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы 27 февральдә, шимбә көнне, 12 сәгатьтә “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы һәм Идел буе “Этно-дар” яшь модельерлар конкурсы дипломанты Гөлнара Насыйрованың изү һәм калфак чигү буенча мастер-классын уздыра, дип язып чыккан идек инде. Чара, алдан хәбәр ителгәнчә, өлкә Халыклар дуслыгы йортында түгел, ә «Розалина» татар кафесында (Самар шәһәре, Гагарин урамы, 24 А) үтәчәк.
“Ак калфак” оешмасы хатын-кызларыбызны шушы чарада актив катнашырга чакыра.
Соңыннан 8 март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чәй мәҗлесе дә булачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8-927-712-66-50; 8-937-994-09-42.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
* * *
Внимание! Мы уже сообщали о том, что 27 февраля в 12.00 местная организация татарских женщин «Ак калфак» организует мастер-класс по вышиванию нагрудников — изу и головных уборов — калфак. Мероприятие пройдет не в ГКУСО «Дом дружбы народов», как сообщалось ранее, а в кафе татарской кухни «Розалина» (г.Самара, ул.Гагарина, 24 А).
Мастер-класс проведет мастер народных ремесел и декоративно-прикладного искусства, дипломант конкурса молодых модельеров «Этно-дар» Гульнара Насырова.
Просмотров: 2070