Председатель Совета муфтиев России муфтий шейх Равиль хазрат Гайнутдин, находящийся с визитом в Казани, вновь выразил озабоченность таинственным исчезновением имама казанской мечети Нурулла, бывшего заместителя председателя ДУМ РТ Сулеймана хазрата Зарипова и гражданина ОАЭ шейха Худжа Абде Наджи Элдима.
“Ярдәм” мәчетендә һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә булып, аның эшчәнлеге белән танышканнан соң журналистлар белән оештырылган әңгәмәдә ул: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең элеккеге мөфти урынбасары белән булган хәлләр уңаеннан җитди борчу һәм тынычсызлану белдерәбез. Россия мөселманнары исеменнән, бу эшне контрольга алып, эзләү һәм әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау белән шөгыльләнә башласыннар өчен, барлык инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек. Хокук саклау органнары кулыннан килгәнне эшләр дип өметләнәбез. Аллаһы Тәгаләдән Сөләйман хәзрәт һәм аның белән бергә югалган Наҗи Әлдим хәзрәтнең исән-сау булуларын, фаҗига килеп чыкмавын һәм Татарстанда кабат мөселман өммәтенә тап төшмәвен сорап, дога кылабыз”, – диде.
“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, быел 7 февраль көнне 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалды. Алар үзләренең “Toyota Corolla” автомобилендә 7 февраль көнне Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан. Кайтуышлый, Буа районы Иске Суыксу (Старые Студенцы) авылы мәчетенә өйлә намазына кергән, аннары Буа шәһәренә таба юл алган. Икенче көнне “Toyota Corolla” Буада табылган, ә ирләр турында бернинди мәгълүмат юк.
Просмотров: 1527