23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
Армиядә хезмәт итү — ир-егетләрнең төп, изге бурычы, дип әйтергә яратабыз. Бу турыда сөйләшү өчен бүген шундыйларның берсе — Шенталы районының Денис авылы егете Айнур Баһаутдиновның әтисе — Хәлил әфәнде һәм әнисе Әлфия ханым белән очрашырга булдым. Дөрестән дә, нинди хисләр кичереп яши икән бүген яшь солдатның ата-аналары?!
Аларның янына барганда Денис авылы җирлегенә кереп, хәрби эшләр буенча җаваплы хезмәткәр Гөлчәчәк Шәрәпованың фикерләрен дә белештем.
- Авылыбызда армия хезмәтенә алынган егетләребез әлегә кадәр әти-әниләренең, авылдашларының йөзенә кызыллык китергәннәре юк. Барсы да яхшы хезмәт итеп кайталар. Үткән ел азагында Рәфис Хәкимов, Илнур Гыйләҗев, Алмаз Хәбировлар исән-имин әйләнеп кайткан булсалар, хәзерге көндә Камил Усманов, Илфат Хәйретдинов, Равил Шәкүров, Айнур Баһаутдиновлар Ватан алдында үзләренең изге бурычларын үтиләр. Алар турында бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп торабыз. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанабыз, — дип сөйләде Гөлчәчәк ханым.
Баһаутдиновлар өендә мине Айнурның әнисе Әлфия ханым һәм дүрт айлык сабые Азалияне кулына тоткан апасы Гөлназ каршы алдылар.
- Тормыш алып бару авырлыгы күбрәк ирләр җилкәсенә төшә бит. Шуңа да хәләл җефетем — Хәлил һәм киявебез Ядкәр Себер якларында эшләп йөриләр. Үзем авылның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә әби-бабайлар карау белән шөгыльләнәм. Ә кызыбыз Гөлназ әнә бәби үстерә, — дип сөйләп китте Әлфия Габделхак кызы. — Улыбыз Айнур унберьеллык мәктәпне тәмамлагач, төзүче һөнәрен үзләштергән иде. Тик аңа эшләргә туры килмәде, ул үз теләге белән армиягә китеп барды һәм бүгенге көндә Иркутск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Хатлары еш килеп тора.
Әлфия ханым шуларның берсен алды да укый башлады: “Исәнмесез, газиз әти-әнием, апам Гөлназ, Ядкәр җизни һәм кечкенә сеңелем Азалия! Минем хезмәтем әйбәт кенә бара. Ашау-эчү яхшы. Мин монда күп яңа дуслар таптым. Авыр чакларда алар миңа, мин аларга терәк булып торабыз. Ә иң сөендергәне шул — мин Ватаным, илем, халкым, сөекле әти-әнием, туганнарым иминлеге өчен хезмәт итәм. Шушы шатлыклы хисләрем миңа тагын да җаваплылык өсти дә инде. Әти-әнием, көтегез, мин исән-сау әйләнеп кайтырмын!” — дип язган үзенең хатында Айнур.
Без бергәләшеп Айнур җибәргән фотосурәтләрне дә карадык. Аларның һәркайсысыннан егет матур итеп елмаеп карап тора, ә мылтыгын күкрәгенә кысып төшкәнендә аның йөзе ничектер җитдиләнеп киткән. Димәк, Айнур үзенә нинди зур бурыч йөкләнгәнен яхшы аңлый һәм аның кебек ир-егетләребезгә ышанырга була.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Денис авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 2178