23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә татарча котлаулар

846424954ca8c12b9cc75367fede0548_LБыел Ватанны саклаучылар көнен өч көн дәвамында бәйрәм итәчәкбез. Араларыбызда армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк кешеләр байтак. Чын күңелдән чыккан котлауларын ишетү аларның йөрәгенә май булып ята. Әйдәгез, без, гүзәл затлар да, бәйрәм рухын тудырырга ашыгыйк!

1. Ирләр көне диләр бүген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз үтә,
Менә шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.

2. Ирләр бит ул – көчле затлар,
Тиеш безне сакларга.
Кирәк икән җаны белән,
Каралыктан акларга.
Ирләр бит ул – гаиләбезнең
Учагын җылытучы.
Өйгә салкын җилләр керсә.
Җылытыр аның учы.
Алар безнең ихтирамлы,
Игътибарлы кешеләр.
Бездән, хатын-кызлардан да,
Алар шуны көтәләр.
Ирләр булгач, яшәү рәхәт,
Нишләр идек аларсыз?!
Ирләр ир булып калсыннар,
Ирләрсез дөнья җансыз.
Ирне ир иткән дә хатын,
Хур иткән дә хатын бит.
Шуңа күрә саклыйк ныграк,
Ирләребез алтын бит!

3. Ирмен дигән егет кулларында,
Былбыл кошлар сайратыр!
Булдыксызлар, адым саен,
Хаксызга зар елатыр.
Асыл егет беркайчан да
Серен ачмас ятларга,
Җан дустына бәла килсә,
Атлыгыр ул якларга.
Ир-егеткәй йөрәгендә
Иярләнгән ат ятар,
Дошманына сүз катса да,
Бары тик хакны катар!
Ир солтаны беркайчан да
Олтан булмас ятларга,
Көчсезләрне рәнҗетмәс ул
Кирәк чакта, яклар да!

4. Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәйрәм белән ир-егетләр,
Тик изге бүләкләрем!
Чын күңелдән сезгә булсын
Миннән саф теләкләрем.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
Көтеп торсын өегездә,
Сезне иң-иң якыннар.
Гаиләгезгә һичкайчан да
Кермәсеннәр салкыннар.
Мәхәббәтле һәм шатлыклы
Бәйрәмең котлы булсын!
Бүләкләрдән,теләкләрдән
Күңелеңә нур тулсын!

5. Ирләр көне җитеп килә,
Бүләк сайлый хатын-кыз,
Сайламый алар кыйммәтен
Бүләкләре бик очсыз.
Тырышып кына сайлыйлар
Елдагыча — оекбаш,
Эчке кием, кырынгычлар,
Уйлап өлгерсен тик баш.
Ирләребез шат шуңа да
Алар көтми зур бүләк,
Әледән үк баш ваталар,
Ничек бетәрбез түләп?
Күпме кирәк күңел өчен?
Көләч йөзе дә бүләк,
Бәйрәм кайгысы юк анда,
Торасы да юк сөйләп.
Ирләр бәйрәме эзеннән
Көттермичә килә март,
Мартның 8-е зур бәйрәм,
Зур бүләк бирү — ул шарт!..
Әле дә сабыр ирләребез
Шуңа күңелләр бик шат,
Әлегә ирләр бәйрәме,
Бәйрәм булуы да шарт!

6. Ир-егетләр, сезне котлап
Әйтәсе килә шуны:
Ватанны саклаган кебек,
Саклагыз хатын-кызны.
Сез саклаган, сез яклаган
Хатын-кыз ким-хур булмас.
Менә дигән уллар туар —
Ватан сакчысыз калмас.

7. Күңелләрдә тирән эзләр кала
Бу гомердә узып барыштан.
Егетләр дә илем дастанына
Өлеш кертә яңа тарихтан.
Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы

8. Туган илне саклау ирләр эше
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне…
Әйе, ирләр эше – илне саклау,
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас җиңелмәс!

9. Бүгенге бәхет мәңгегә
Кояштай балкып торсын.
Ил тынычлыгын саклаучы
Солдатлар исән булсын!

10. Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.

intertat.ru

Просмотров: 1490

Один комментарий

  1. Ватанны саклаучы ул рус телендә «охранник» буладыр. Мин
    «Ватан яклаучылар» көне дөресрәк буладыр дип уйлыйм.