Аңа бүген дә – утыз биш!

Любовь Максимова и Мидехат Аминов

Мидхәт ӘМИНОВ һәм Любовь МАКСИМОВА.

“Заря” Мәдәният сараенда “Самар ен” чуваш халык җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Любовь Максимованың юбилее гөрләп үтте

Самараның Халыклар дуслыгы йортында без — татар, чуваш, мордва, башкорт, украин һәм тагын дистәләгән мил¬ләтләрнең иҗтимагый оешмалары, зур һәм дус бер гаилә булып яшибез. Быел безнең җылы һәм сыйфатлы итеп ремонтланган йортыбыз да үзенең 15 еллык түгәрәк датасын каршы ала бит инде. Ә унбиш ел эчендә, кем әйтмешли, бергәләшеп бер пот тоз ашап бетерергә була.

Хәер, татарларның — “Бердәмлек”, еврейларның — “Тарбут”, чувашларның “Самар ен” газетасы да, шул ук исемдәге ансамбль дә күпкә алдарак, Советлар Союзы өстендә үзгәреш җилләре исә башлаганда ук барлыкка килгән иде. Төрле милләт кешеләре булуларына карамастан, уртак идея белән янган милләтпәрвәрләр, бигрәк тә җитәкче буласы кешеләр, хөкүмәт коридорлары буйлап йөри-йөри, тәмам дуслашып бетеп, бер-берсенә кунакка йөрешә, сәгатьләр буе милли эшләр турында сөйләшәләр иде. “Тарбут” газетасы хезмәткәре Зиси Вейцманның редакциябезгә килеп керү белән: “Нет бога кроме Аллаха!” дип кычкырып җибәрүен, чуваш оешмасы җитәкчесе Валентин Калмыковның җете зәңгәр күзләренең сихрилеген онытып буламыни! Әйе, бик тиз уза гомерләр. Зиси күптән инде Израильдә яши, Валентин дәдәй әле дә «Пехиль» чуваш иҗтимагый оешмасы белән җитәкчелек итә, ә менә “Самар ен” ансамбленең беренче җитәкчесе Виталий Егоров Халыклар дуслыгы йортында бик сирәк күренә.  Ләкин оешма яши, ансамбль дә менә дигән иттереп эшләп тора. “Самар ен” чуваш халык ансамблендә хәзер башка – 90нчы елларда башлап йөрүчеләр кебек үк яшь, чибәр һәм талантлы кешеләр иҗат итә.

“Бердәмлек” редакциясе Халыклар дуслыгы йортына күченеп килгәндә Любовь Максимова “Самар ен” ансамбленең сәнгать җитәкчесе булып эшли башлаган иде инде. Һәрвакыт матур, килешле итеп киенгән, мода артыннан калмаучы мөлаем бу хатын коридордан узып киткәндә дә ниндидер тормышчанлык, шатлык сибеп калдыра кебек. Ә инде аклы-кызыллы милли костюмын киеп сәхнәгә чыкса, бии-бии җырлап та җибәрсә, һәркемнең күз явын ала ул. “Сәхнә өчен туган” — дигән әйтем нәкъ Люба турында. Исеме дә нинди матур бит — Любовь… Мәхәббәт…

…Похвистнево районының Старое Ганькино (чувашлар аны элек Питтепаль дип йөрткәннәр) чуваш авылында биш балалы гаиләдә туа ул. Үзен белә башлаганнан бирле кыз музыка турында хыяллана, әтисеннән гармун сорап йөдәтә. Ниһаять, дүртенче сыйныфта укыганда, әтисе Мәскәүдән гармун кайтарта. Люба үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә, мәктәптә уздырылган бер генә чарадан да калмыйча, концертларда, спектакльләрдә катнашып килә, Антонина Исаева җитәкчелегендәге вокаль ансамбльгә йөри. “Бу ансамбль минем тормышымда бик зур роль уйнады, — дип сөйли Любовь Владимировна. — Антонина Викторовна миңа башлап җырларга мөмкинлек бирә иде. Ул Самараның музыка учили­щесының хор бүлегенә укырга керергә дә киңәш итте”.

Кыз училищены тәмамлаган­нан соң туган авылына кайтып, классташы Сергей Максимовка кияүгә чыга, ике балалары — Надя белән Володя туа. Ни булса да, Люба музыкаль белемен камилләштерү өстендә эшли – башта үз авылында үзешчән фольклор коллектив белән җитәкчелек итә, шул ук вакытта Самара мәдәният институтында укып, югары белем ала. Укымышлы яшь хатынга Савруха авылының “Калинушка” рус вокаль ансамблен һәм “Берегиня” балалар фольклор ансамблен ышандыралар. “Солнышко” балалар бакчасында музыка хезмәткәре булып та, музыка мәктәбендә эшләп тә зур тәҗрибә туплый ул.

Ләкин иң кызыклы эш аны Самарада көткән икән. Гаиләсе белән шәһәргә күчеп килгәч, Любовь Владимировна Халык­лар дуслыгы йортының методисты булып эшли башлый. Шул ук вакытта бөтен гаиләсе белән чувашларның иҗтимагый эшләрендә актив катнаша. Ике ел да үтмәгәндер, аны “Самар ен” ансамбленең җитәкчесе итеп сайлыйлар…

Любовь Владимировнаның иҗади эзләнүләре ансамбльгә “халык” исемен алырга ярдәм итә. Җитәкче һәр бәйрәмгә үзе сценарийлар яза, үзе алып бара. Люба — бик талантлы, үз эшен, музыка сөюче, иҗат җанлы кеше. Өстенә киеп чыккан милли күлмәген дә үзе тегеп, чигеп кигән бит ул. Эшен шулай сөйгәнгә күрә казанышлары да байтак. Иң истә калганы — “Шевле” чуваш фольклор ансамбле белән бергә Парижда узган фольклор фестивалендә, “Расцвела под окошком белоснежная вишня” рус халык җыры, “Са­мара — многонациональная семья” фестивальләрендә гаи­ләсе белән бергә катнашып, призлы урыннарны яулаган чак­ларыдыр. Әйе, аның ире генә түгел, кызы белән улы да, хәзер инде дүрт оныгы да ансамбльгә йөри.

Дүрт оныгы булуы турында ишеткәч, бераз аптырап калдым. “Заря” Мәдәният сараенда уздырылучы Любовь Максимованың 35 яшьлек юбилее уңаеннан кичә уздырыла, дип игълан ителгән иде түгелме соң? Үзенең автор җырларын башкарганда да, “Идел” татар эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовка кушылып җырлаганда да Любаның очкынлы күзләре тик иҗатка, сәхнә тормышына мәхәббәт уты белән яндылар. Ул эшләгән Савруха, Староганькино, Красный Яр авыллары үзешчән коллективларының җырлы-биюле бүләкләре, морд­ва мил­ли оешмасының җырлы сәла­мен тапшырган Анатолий Глуховның чыгышы Мак­симо­ваның бенефисын бизәгән чәчәкләр кебек үк матур булдылар.

Ахырда аңлашылганча, бу көнне Любовь Влади­ми­ров­наның үзенә түгел, аның сәх­нәдә яши башлавына 35 ел тул­ган икән. Дәрт-дәрманы, яшәү дәрте, төрледән-төрле идея­ләре ташып торган чибәр бу хатынга чынлап та 35 яшь кенә бирер идем. Инглиз актрисасы Патрик Кэмпбелл олы яшендә дә: «Мне 39 лет — и ни минуты больше», — дип әйтә булган бит. Шул сүзләрне үзгәртеп: “Любага — 35, һәм бер минут та артык түгел”, — дип әйтер идем.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1623

Комментирование запрещено