Ап-ак карда ак эзләр калдырып…

12-18-1с…Ап-ак кар өстендә аталы-угыллы шуучылар күзгә ташланды. Миннәхмәт Хәлиуллов — углы Рамил белән, Радик Газизов — углы Билал белән…

Быел февраль ае карга аеруча мул булды. Җирне ап-ак карлар ап-ак юргандай каплады. Бу кышкы сихри гүзәллекне түрәләребез вакытында тотып ала белделәр.

Февраль ае уртасында, Ватаныбыз Русия буйлап, чаңгы ярышлары узды. Бу чарада Самар татарлары да актив катнаштылар.

Җылы, йомшак һавада күпләр кырларга, урманнарга чыктылар. Самар өлкәсендә чаңгыга берьюлы 15 мең кеше басты.

Ярышта катнашучыларны өлкәнең спорт министры Дмитрий Шляхтин, Самар шәһәр түрәсе Олег Фурсов, Губерна Думасы депутаты Александр Милеев һәм чаңгы ярышларын оештыру буенча җитәкче Виктор Воропаев котладылар.

Истә калырлык куанычлы мизгелләр дә булды. Ярышларда яшүсмерләр арасында биш чакрым араны беренче булып Фирдинат Хәбибуллин узды. Фирдинат соңгы өч елда беренчелекне үзендә тота.

Ун чакрым араны да беренче булып татар егете Динис Баһаутдинов үтте. Динис ярышларда җиде ел катнаша. Узган елда ул икенче урынны алган булган.

Динис, чыгышы буенча, Чаллы Баш районының Совет Норлаты авылыннан. Икесенең дә тренерлары – Совет Норлаты мәктәбенең мөдире Марат Мәүлетов.

Үзеңнеке һәрвакыт үзәктә бит.

Ап-ак кар өстендә аталы-угыллы шуучылар күзгә ташланды. Миннәхмәт Хәлиуллов — углы Рамил белән,

Радик Газизов — углы Билал белән.

Күп алар…

Куанычлы хәл.

Ата белән угыл бергә чаңгыда чапсалар,

боз өстендә тимераякта шусалар,

келәм өстендә көрәшсәләр,

туп кусалар,

бассейнда йөзсәләр,

бергә басып, намаз укысалар,

ата кешенең кулына каеш алырга туры килмәячәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһу галәйһи вә сәләм әйткән һәм татар халкы үзенең әйтемнәренә кертеп җибәргән тирән мәгънәле:

“Илне дә, милләтне дә, хатын-кызларны да ирләр бәхетле итәр” дигән фикерне һәр ир исеннән чыгармасын иде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) көчле мөселманга өстенлек биргән.

“Аллаһы Тәгалә бәндәләреннән гайрәт иясе булган адәмне дус күрәдер”, дигән хәдис тә бар.

Шуңа да хатын-кызлар көчле ир-егетләрне күбрәк яраталар.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

КОНТЕКСТ:

Чемпионы «Лыжни России» / Нәниләр дә чаңгыга басты…

Просмотров: 1340

Комментирование запрещено