Кайгыгызны уртаклашабыз!

Алтын-туйСамар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров һәм аның туганнары адресына кайгы уртаклашу хатлары килә. Барлык кешеләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез һәм гаиләләрегезгә тынычлык, бәхет, тигезлек, бәрәкәт теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә барчаларыбызны да иман ныклыгы, ике дөнья бәхет-сәгадәте белән бүләкләсә иде.


Хөрмәтле Ильяс Гомәрович һәм Гомәр Закирович!

Кадерле әниегезнең һәм тормыш иптәшегезнең вафат булуы сәбәпле, тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез! Әҗәл сездән иң якын кешегезне тартып алган, бу бик зур кайгы һәм аны берничек тә тулыландырып булмый. Әмма әниләребез, тормыш иптәшләребез мәңгегә безнең белән йөрәкләребездә һәм рәхмәтле хатирәләребездә кала, тормышыбызда безгә күренмичә ярдәм итүне дәвам итә.

Ихлас күңелдән кайгыгызны, авыр югалту ачысын уртаклашабыз. Сезгә көч һәм сабырлык телибез.

Алия апаның авыр туфрагы җиңел булсын.

Камышлы район администрация башлыгы
Рафаэль БАҺАУТДИНОВ.

* * *

Самар өлкәсендә бер гаиләдә фән докторы, профессор тәрбияләгән кешеләр – ул Алия апа һәм Гомәр ага Шәкүровлар.

Алия апа үз гомерен балаларга ана телебезне өйрәтүгә багышлады. Тупли авылының урта мәктәбендә татар телен укытты.

Улйан өлкәсендә туып-үскән Алия апаның гомере Самар җирлегендә чәчәк атты. Балалар үстерделәр, аларга төпле тәрбия һәм гыйлем бирделәр.

Уллары Илдар — медицина фәннәре докторы, профессор.

Икенче уллары Илйас — икътисади фәннәр докторы, профессор, шул ук вакытта “Туган тел” исемле өлкә татар җәмгыяте президенты да, “Самар татарлары” исемле затлы журнал чыгаручы да.

Алия ханым Шәкүрова дөнйалыкта бәхетлеләр исемлегендә иде.

Раббыбыз ахыйрәттә дә Алия апабызга җәннәт бакчаларын насыйп итсен дип, догада калыйк.

“Сәлам” гәҗитәсенең җаваплы сәркатибе Шамил БАҺАУТДИН.

* * *

“Яктылык” мәктәбе укытучылар коллективы,  ата-аналар, барлык укучылар мәктәбебезнең иганәчесе  Гомәр улы Ильяс Шакуровның әнисе Аләветдин кызы Алия апа Шакурованың вафат булу сәбәпле  тирән кайгысын уртаклаша һәм барлык туганнарына күркәм сабырлык тели.

* * *

Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре Ильяс Гомәр улы Шәкүровның әнисе Алия Әләветдин кызы СӘЛАХЕТДИНОВА-ШӘКҮРОВАның вафат булуы сәбәпле аның һәм мәрхүмәнең ире Гомәр абзыйның, барлык балаларының, оныкларының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашалар.


КОНТЕКСТ:

Скончалась Алия Аляветдиновна Шакурова… / Алия Аләветдин кызы Шәкүрова вафат булды…

Просмотров: 2609

5 комментариев

  1. Хэсрэтегезне уртаклашабыз. Алия апанын урыны Ожмахта булсын! Алла Тэгэлэ сезгэ сабырлык,туземлек бирсен. К сожалению этот день наступает,крепитесь..

  2. Ильяс Гумерович, судьба наносит вам удары один за другим, эта несправедливость с банком, уход мамы из жизни… Сочувствуем вам и переживаем вместе с вами. Мама навсегда останется в вашем сердце… Она прожила счастливую жизнь… Крепитесь, и пусть земля ей будет пухом.

  3. “Яктылык” мәктәбе укытучылар коллективы, ата-аналар, барлык укучылар мәктәбебезнең иганәчесе Гомәр улы Ильяс Шакуровның әнисе Аләветдин кызы Алия апа Шакурованың вафат булу сәбәпле тирән кайгысын уртаклаша һәм барлык туганнарына күркәм сабырлык тели.

  4. Присоединяемся к соболезнованиям. Этот день неминуем для каждого, но все равно тяжело.

  5. Рәхмәт Сезгә! Сезнең сабырлыкка
    тау башына һәйкәл салырлык.
    Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,
    гомер буе искә алырлык.
    Тукайларны, Муса, Такташны,
    Кол Галине Сездән ишеттек.
    Гади булган өчен якын иттек һәм
    зурладык Сезне иш иттек.
    Игелекле татар мөгаллиме
    Сездән күчә безгә мәрхәмәт.
    Йөрәк утың балкып янса гына
    Яшәр иман, яшәр мәхәббәт!
    … Татар телен, газиз телем
    Өйрәттегез сез безгә.
    Ихтирам тәрбиялядегез
    Сез татар телебезгә.
    Туган телдә «Әни» димен,
    «Әти» дим туган телдә!
    Туган телдә әйткән сүзләр
    Онытылмас гомергә.
    Онытылмас сезнең дәрес,
    Сез өйрәткән белемнәр!
    Яраткан укытучы булып
    Калырсыз күңелемдә!!!Урыныгыз җәннәттә булсын))))))))