Ватанны саклаучылар көнендә — спорт уеннары / В Самаре в День защитника Отечества почтили память всех, кто отдал жизни за родную страну

23 февраля 1

Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйганда.

Самарада 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бик күп кызыклы чаралар уздырылды. Өлкә губернаторы Николай Меркушкинның Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм локаль конфликтларда катнашкан хәрбиләр белән очрашуы иң мөһим чараларның берсе булгандыр.

- Илебез тарихында төрле чаклар булды. Туксанынчы ел­ларда “безгә армия бө­тенләй кирәкми”, дип уйлаган кешеләр дә табылды, офицер­ларга орден-медальләр тапшырган вакытта «Ватанга хезмәт итәбез!» — дип әйтергә теләмәүчеләр дә булды, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләрне дә күп күрдек. Ә бүген ситуация яхшы якка үзгәрде, һәм без Ватанны саклаучылар көнен зурлап бәйрәм итәргә хокуклы. Шулай булырга тиеш тә, — дип башлады Офицерлар йортындагы бәйрәмне Николай Иванович.

Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга карата аерым хөрмәт күрсәтелеп, күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Сызран шәһәренең мактаулы гражданины, Бөек Ватан сугышы герое Петр Хмурыйны зал аягүрә һәм кул чабып каршы алды. Сугыш вакытында очучы булып хезмәт иткән Петр Максим улы әле дә актив тормыш белән яши. Ветераннарның көнкүрешен яхшырту һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшенә күп көч куйган өчен губернатор аны күкрәккә тага торган Хөрмәт билгесе белән бүләкләде.

Шулай ук Идел буе хәрби округы белән элек җитәкчелек иткән генерал Анатолий Сергеев — “Самара җире бәхете өчен” Хөрмәт билгесе, отставкадагы күпсанлы хәрбиләр төрле Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Араларында хәрби медицина профессоры Владимир Попов һәм разведка җитәкчесе Василий Соловьев та бар иде. Күпчелек хәрбиләр бүләк алганда “Россиягә хезмәт итәм!” — дип честь бирделәр.

Ахырда Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гының Самарадагы хәрби часте командиры, ге­нерал-майор Линар Нигъ­мәт­җанов бөтен хәрбиләр исе­меннән губернатор Николай Меркушкинга юбилей бүләге тапшырды. Аның “Самара өлкәсенең төп сакчысына”, — дип әйткән сүзләрен халык кул чабып каршы алды.

Николай Меркуш­кинның өл­кә халкына җибәрелгән котлавында:

- Бүген илебез тарихы, хәрби даны, намуслы хез­мәте белән бәйле булган бөтен халык бәйрәме, — дигән сүзләр бар иде. — Ва­таныбыз бәй­сез­ле­ген тәэмин итү, җирләребезне һәм милли мән­фәгатьләребезне дош­ман­нар­дан саклау хөкү­мәт сәясә­те­нең иң беренче бурычы булырга тиеш.

Киләчәктә дә илебезнең армиясен һәм флотын ныгыту, халкыбызның бердәмлеген булдыру Россия Федерациясенең куәтен һәм куркынычсызлыгын булдыру нигезен тәшкил итәчәк.

Бәйрәм көнне самаралылар Дан мәйданындагы Мәңгелек ут янына көнозын чәчәкләр китерделәр. Беренче булып чә­чәкләрне Николай Меркушкин куйды. Мәйдандагы күпсанлы хәрбиләр арасында 33 ел буе Ватанга хезмәт итеп, Днестр буе, Әфган һәм Төньяк Кавказдагы “кайнар нокта”ларда тәртип урнаштырган Борис Куманеев та бар иде.

Бу вакытта чаңгычылар командасы өч көнлек сәяхәттән кайтып җитте. Алар Идел елгасы буйлап Самара Җәясен үтеп, Сызранга кадәр барганнар.

Хәтта ГТО билгесе ияләре өчен дә 150 чак­рымлык сәяхәт җиңел булмагандыр — күп урыннарда кар көртләре каплап киткән Идел бозы быел бик ышанычлы түгел иде. Ләкин чаңгычылар командасы билгеләнгән вакытка Са­мараның Ладья монументы янына килеп җиттеләр һәм халык аларны алкышлап каршы алды.

Камышлыда спорт бәйрәмеКамышлыда спорт бәйрәме..

Камышлыда спорт бәйрәме.

Чаңгы ярышлары өлкә­безнең район һәм авылларында да уздырылды. Мәсәлән, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында 23 февраль бәйрәменә багышлап ел саен чаңгыда шуу, армрестлинг, шаш­ка, шахмат буенча спорт ярыш­лары үткәрелеп килә. Быел да бу традициягә тугры калдылар. Шулай ук Камыш­лыда, Сергиевскида, Челно-Вершиныда, Кряж бистәсе мәктәпләре арасында да ярышлар булды.

Шундый матур спорт һәм патриотлык бәйрәме Самарада зур салют белән тәмамланды.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

* * *

Во вторник, 23 февраля, в Самаре на площади Славы состоялся торжественный митинг, посвященный Дню защитника Отчества. В нем приняли участие более 2 тысяч человек: ветераны Великой Отечественной войны, представители органов власти и правоохранительных органов, национальных общественных объединений, воспитанники патриотических организаций и многие другие. Они пришли, чтобы почтить память всех, кто отдал жизни за родную страну, и поздравить друг друга с праздником.

Первым цветы к горельефу «Скорбящей Матери-Родине» возложили Губернатор Самарской области Николай Иванович Меркушкин, председатель Самарской Губернской Думы Виктор Федорович Сазонов, Главный федеральный инспектор по Самарской области Сергей Яковлевич Чабан, председатель региональной общественной организации «Союз народов Самарской области» Ростислав Ерастович Хугаев, представители Администрации Губернатора Самарской области и регионального Правительства, исполнительной и законодательной властей Самары, представители духовенства.

Также венки и цветы к горельефу возложили представители командования второй гвардейской общевойсковой Краснознаменной армии, руководители силовых структур, члены «Союза генералов Самары», почетные граждане области, представители Дома дружбы народов Самарской области, члены национальных общественных объединений. После церемонии возложения на площади была объявлена минута молчания в память обо всех, кто погиб, защищая Родину.

После минуты молчания церемония продолжилась. Торжественным маршем по площади прошли члены самарского «Союза десантников и подразделений специального назначения», представители организации «Боевое братство», объединяющей участников афганской и чеченской кампаний, ветераны морской пехоты и погранвойск.

Для каждого из участников митинга День защитника Отчества имеет особое значение. Он объединяет всех россиян, независимо от национальности, в стремлении защитить Родину, отстоять ее суверенитет ради счастливого будущего новых поколений.

vozlozhenie-2Светлана ВОРОБЬЕВА.

samddn.ru

Просмотров: 1606

Комментирование запрещено