Праздник в память об учителе / Шуарга да шуарга!

120 февраля ермаковская земля принимала сельчан, гостей района и области на открытом спортивном празднике по лыжным гонкам, посвящённом памяти учителя физкультуры местной школы Мухаматнура Шириязданова и 25-летию образования Камышлинского района.

На лыжных соревнованиях, которые проводятся впервые, приняли участие учащиеся школы, чемпион мира по лыжным гонкам Василий Матвеев и любители спорта разных возрастов.

До начала соревнования в спортивном зале Староермаковской школы прошла тожественная линейка. На школьной линейке присутствовали Глава района Рафаэль Багаутдинов, его заместитель Минсагит Шайхутдинов, депутат Самарской губернской думы Гумар Валитов, муфтий регионального духовного управления мусульман региона Талип хазрат Яруллин, председатель Самарской соборной мечети Джаудат Шарапов, редактор газеты «Салям» Фарит Шириязданов, журналист областной татарской газеты «Бердэмлэк» Эльмира Шавалиева, коллеги, дети, родственники и односельчане.

Добрые слова в честь фронтовика, сельского педагога по образованию и призванию были сказаны Рафаэлем Багаутдиновым. «Мухаматнур Шириязданов горячо любил свою родину, был замечательным учителем, поэтом, общественным деятелем, большое внимание уделял развитию физической культуры и спорта среди населения, — сказал он. — Учитель был глубоко убежден, что здоровый образ жизни необходим не менее, чем крепкие знания по школьным предметам».

Любители лыжного спорта собрались на живописном берегу реки Сок. Инициаторы и организаторы праздника — администрация района и сельского поселения Ермаково, специалисты Дома культуры, территориального отделения центра социального обслуживания граждан пожилого возраста и инвалидов, представители образовательного учреждения, общественной ветеранской организации, духовенства, создали удивительную атмосферу праздника с хорошей лыжной трассой, с отличной возможностью отдыха и горячего питания для участников и зрителей. Внесли свою лепту в спортивную встречу дети педагога Фарит и Фанис Ширияздановы. Насыщенная программа сделала праздник ярким, эмоциональным, запоминающимся. Настроение поднимала бодрая музыка, многие спешили отведать горячего чая с выпечкой, блинами, шашлыков. Всего на стадионе села Старое Ермаково в этот день отдохнули более 500 человек.

Широкая рекламная кампания позволила сделать праздник массовым — на старт вышли 101 участник, в числе которых ученики Мухаматнура Шириязданова. Состоявшиеся в жизни в разных сферах деятельности в благодарность педагогу и в назидание юным решили в честной борьбе пройти эстафету и одержать победу. Самому юному участнику состязаний было 6, а самому старшему — 80 лет.

Первыми на старт вышли юные спортсмены, учащиеся 1-4 классов. Отличный обзор позволял наблюдать, как выступают все участники. Среди мальчиков первым финишировал Ислам Сунагатов. Второе место в этом забеге у Димы Овсяникова, третье — у Ильнура Ибрагимова. Первое место среди девочек заняла Алина Нуриева. Второй результат у Люзии Ибрагимовой, а третий — у Альмиры Салаховой.

Следующими бежали ребята 5-7 классов. С лёгкостью прошла дистанцию и одержала победу Аделина Хисамова. Второе место у Ляйсан Файзуллиной, третье — у Ляйсан Яруллиной и Виктории Храмовой. Среди мальчиков этого возраста вперёд вырвался Альмир Фаляхов, который и финишировал первым. Вторым стал Данияр Муршитов, а третье место досталось Реналю Хасаншину.

Среди учащихся 8-11 классов победу одержал Алексей Чернер, подающий надежды спортсмен. Вторым был Руслан Хусаинов, третьим – Ильмир Гильмутдинов. Среди девочек с большим отрывом от соперниц пришла на финиш Альмира Гиниятуллина. Второе и третье места разделили между собой Алия Закирова и Ильнара Ахметзянова соответственно.

Далее прошли гонки среди взрослых. Среди спортсменов до 30 лет первое место заняли Артур Мингалимов и Алеся Сунагатова. Вторыми стали Лилия Абдрахимова и Илгизяр Галимов, третьей — Гулия Калимуллина.

Среди лыжников до 50 лет победу одержали Замзамия Вафина, Сария Халимова, Азат Шарапов. Вторыми финишировали спортсмены Ильгинар Галимов, Зульфия Шарапова, а третьими — лыжники Юлия Шайдуллина и Марат Шарапов.

Напряжённая борьба наблюдалась между участниками старшего возраста. В итоге победили лыжники Искандар Минегалимов, Равиля Юсупова. Следующими финишировали спортсмены Гамиля Валитова и Тахир Гильмутдинов, третьими стали Фарит Гайфуллин и Джамиля Минегалимова. Все участники последнего боролись за победу, подгоняя и помогая друг другу.

Особый колорит в борьбу за победу внес 90-летний спортсмен Василий Матвеев. Не каждый раз вместе с сельскими спортсменами стартует настоящий чемпион мира! Некоторые семьи приехали на праздник в полном составе. Для них этот праздник стал прекрасной возможностью всем вместе интересно и полезно провести время на свежем воздухе.

На церемонии награждения победителям были вручены медали, подарки, почетные грамоты администрации района, сельского поселения Ермаково, а самым быстрым лыжникам – почетные грамоты Самарской губернской думы. Самому маленькому участнику соревнований Аязу Абдрахимову и пожилому лыжнику Асхату Сафину вручили специальный приз Главы района. Участницы старше 70 лет Райхана Рафикова, Дания Сафина были удостоены диплома главы поселения и памятных подарков.

В этот же день в сельском Доме культуры прошел вечер памяти Мухаматнура Шириязданова. Выступления гостей, односельчан, коллег и учеников учителя физкультуры, поэта чередовались с концертными номерами местных талантов.

Подарили зрителям задушевные песни и пляски Ляйля Нагимуллина, Люция Ибрагимова, Камилла Асхатова, Наиля Мухаммадиева, Оркия Галимуллина, Равкат Аксанов, Асхат Сафин, Хайдар Низамиев, участники игры «Зарница», детский танцевальный коллектив и другие.

Надо отметить, жители села Старое Ермаково отличаются своей поэтичностью и богатством на таланты, чем и известны не только в районе, но и за его пределами. Если здесь собралось столько людей почтить память своего земляка, значит, за сохранение духовности и будущее нашего народа можно не беспокоиться.

Фания КАРИМОВА.

«Камышлинские известия».

* * *

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында үткән гасырның 50 — 80нче елларында физкультура укытучысы булып эшләгән Мөхәммәтнур ШИ­РИЯЗДАНОВ истәлегенә чаңгы ярыш­лары уздырылды

Талантны Ходай Тәгалә бирәме, әллә ул кешенең үзеннән киләме? Бу сорауга җавапны кешеләр гасырлар буе эзлиләр, әмма таба алмыйлар. Кайчакта бик укымышлыларның да гомере юкка узарга мөмкин, ә кайберәүләр, юк урында гына үзләренә менә дигән шөгыль табып, шатлык тудырып, нур сибеп, үзләре дә шуңа куанып һәм халыкны куандырып яшиләр.
Камышлы районының Иске Ярмәк авылы шундый шәхесләргә бай. Зыя Ярмәки, Халикъ Садри кебек талант ияләрен әйтмим дә инде. Үткән гасыр эчендә генә дә авылда дәртләре та¬шып торган шәхесләр күп туды. Күп¬челеге, әлбәттә, укытучылар. Маннур Саттаров төзеткән трамплинны, Гамил Галиуллинның җыр дәресләрен, Гали Гәрәевнең гармуннарын, математика укытучысы һәм шахматчы Салих Шәрә¬фетдиновның факультативларын, ә Мө¬хәммәтнур Ширияздановның физкультура дәресләрен онытып буламыни…
Кем ничектер, ә мин әле дә чаңгыда шуарга яратам.  Урманга чыккан саен Хәммәтнур абый (без аңа шулай эндәшә идек) өйрәткән “попеременный двухшажный ход” белән старт алып китәм дә, бераздан “одновременный одношажный ход”ка күчеп (укытучының шушы сүзләрен Илһамия Яруллина исемә төшерде), тирә-якка хозурланып, яшь чакларны искә төшереп барам…
…Хәммәтнур абыйның балаларны мәктәп йортында бастырып, ярты дәрес буе чаңгыда йөрү техникасы турында сөйләве безгә ошамый иде, әлбәттә. Ул башта алымнарны үзе күрсәтә, аннары укучылардан кабатлата, күнегүләр ясата иде. Шулай җентекләп ярышларга әзерли иде ул безне. Ә тауга менеп җил кебек атылып төшәсе килгән балалар мәктәптән соң Юкәле тау итәгенә җыела. Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җырында җырланганча, “гөрләп тора һәр көн тау ягы”…
Без укыган вакытта (60 — 70нче елларда) Юкәле тауда Маннур абый Саттаров төзеткән трамплин бар иде әле. Мин аннан Салават Йосыповның сикергәнен генә күрә алдым. Авылыбызның иң көчле көрәшчесе булачак яшүсмернең сикерүен без, балалар, авыз ачып карап торган идек.
…Иске Ярмәктә Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә чаңгы ярышлары уздырылу турында ишеткәч, авылга төрле яклардан авылдашлар кайта башлады. Көне дә бит заказ буенча диярсең – кар бөртекләре бриллиантлар кебек кояшта ялтырый, ә үзе йомшак, җепшек тә түгел, тайгалак да түгел. Кояшлы, Тукай әйтмешли, “нәкъ урта һава”лы көн булды бу.
Иске Ярмәк урамнарында кышкы Сабантуй диярсең: авыл буйлап дугаларына сөлге таккан җигүле атлар йөри, халыкның яртысы бәйрәмчә, яртысы спорт белән шөгыльләнү костюмнарыннан киенгән. Барысы да Мәдәният йортына таба агыла. Спорт бәйрәмен ачу тантанасы анда уздырыла икән.

Җиңүчеләр - Рәйхана РӘФЫЙКОВА, Дания һәм Әсгать ГАЛИМОВЛАР, алгы планда Василий Матвеев.

Җиңүчеләр — Рәйхана РӘФЫЙКОВА, Дания һәм Әсгать ГАЛИМОВЛАР, алгы планда Василий Матвеев.

IMG_2771

Элеккеге разрядниклар Илһамия ЯРУЛЛИНА һәм Равилә ЙОСЫПОВА.

“Кем оештырган икән соң бу матур чараны? Кем безгә яшьлек елларына кайтырга мөмкинлек биргән?” — дигән сорау тынгы бирми. Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы әгъзасы, Себердә эшләп зур дәрәҗәләргә ирешкән, ә хәзер, лаек­лы ялда булуына карамас­тан, бик актив иҗтимагый тормыш белән яшәүче авылдашыбыз Фәһим Йосыпов, ир урталарында булган тыйнак кына кешегә ымлап: “Таныш бул, Рәхимҗан Аб­дуллин, офицер. Хәрби хезмәтен тә­мамлап отставкага чыкканнан соң авылга кайтты һәм эшкә алынды. Ул хә­зер авылыбызның Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары советы рәисе. Бу ярышларны уздыру идеясе дә аныкы”, — дип таныштырды. Әлбәттә, аның тәкъдимен физкультура укытучысы Малик Мөхәммәтҗанов та, авыл башлыгы Расих Габидуллин да, районның мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Резеда Төхбәтшина да кү­тәреп алалар һәм заманында чаңгы спортына мөкиббән киткән Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә багышлануын хуплыйлар.

Бәйрәмгә укытучының уллары — Самараның Җәмигъ мәчете каршында чыгып килүче “Сәләм” газетасының баш мөхәррире Фәрит һәм Себер якларында нефть һәм газ чыгару тармагында эшләүче Фәнис Ширияздановлар да, күпсанлы укучылары да кайткан иде. Арада “разрядник”лар — Илһамия Шәйдуллина-Яруллина, Равилә Бәши­рова-Йосыпова кебек элек танылган спортчылар да кайткан иде. Камышлы районының данлы чаңгычысы, сугыш ветераны, АКШта үткәрелгән Бөтендөнья уеннарында, берничә тапкыр СССР һәм Европа чемпионатларында катнашып, күп тапкырлар чемпион исемен яулаган Василий Роман улы Матвеев та биредә. Димәк, ярыш кызу булачак.

Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, бу чараны уздыруга күп көч куйган, авылда чаңгы спорты торышы турындагы язмаларны барлап сайтларга элгән Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм районның спорт ветераны Василий ага Матвеев чараны ачып җибәргәннән соң, халык ярыш урынына юнәлде.

Валлаһи, сабантуйларга да ул хәтле халык кайтмыйдыр! Сок буенда шашлык пешә, авылның социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре шунда ук чәй өстәле дә корганнар. Тирләп-пешеп финалга килгән чаңгычылар сусамасын, авылга кайткан кунаклар өшемәсен өчен шундый кайгыртучанлык күрсәткән бүлек хезмәткәрләренә рәхмәт әй­түчеләр дә күп иде.

Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрмәгән авылдашларны да күрергә насыйп булды бүген. Сөйләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар арасында ярышлар да башланган икән инде.

Татар гореф-гадәте буенча башта мәктәп укучылары старт алды. “Мөхәммәтнур Шириязданов исе­мендәге Иске Ярмәк авылының беренче чаңгы чемпионаты”нда приз­лы урыннар алган балаларның исемнәрен атамыйча үтә алмыйм.Тарих өчен кирәк ул. 50 ел чамасы вакыт үткәч һәм Иске Ярмәктә илленче чаңгы чемпионаты уздырыла башлагач, “Бердәмлек”не архивлардан тартып чыгарырлар да, беренче катнашучыларның исемнәрен атап, яхшы сүз белән искә алырлар, бәлки.

Шулай итеп, 1- 4 сыйныфта укучы малайлар — Ислам Сөнгатов, Дима Овсянников, Илнур Алтынбаев, кызлар — Алинә Нуриева, Люция Ибраһимова, Әлмирә Салахова, 5 — 7 сыйныфларда укучы малайлар — Әлмир Фәләхов, Данияр Мөршитов, Реналь Хәсәншин, кызлар — Аделина Хисамова, Ләйсән Фәйзуллина, Ләйсән Яруллина, 8 — 11 сыйныфларда укучы малайлар — Алексей Чернер, Руслан Хөсәенов, Илмир Гыйниятуллин, кызлар — Әлмирә Гыйниятуллина, Алия Закирова һәм Илнара Әхмәтҗанова призлы урыннарны яуладылар.

Чаңгы ярышы шунысы белән яхшы – анда сәламәтлеге булган бөтен кеше дә катнаша ала. Әнә Василий ага 91 яшендә дә көн саен егермешәр километр араны йә чаңгыда, йә йөгереп уза бит. Йөзенә, килеш-килбәтенә караганда да үз яшен биреп булмый аңа. Күп дигәндә алтмыш, дияр идем.

75 яшьлек Дания апай һәм 81 яшьлек Әсгать абый Сафиннарны, “Ак каен” ансамбле биючесе Ринат Сәгыйровны күрегезче! Киез итеккә чаңгы бәйләп стартка чыкканнар бит! Эх, малай, менә кайда безнең яшь чаклар! 75 яшьлек Рәйхана апа Рәфыйкова да алардан калышмый. Дөрес, чаңгысы ботинкалы, бик заманча. Ә Сәхия апагыз Шәвәлиева аларны да уздырган, ике таяк тотып “скандинавская ходьба” ысулын популярлаштырып йөри. Әйе, бу да спорт, һәм ул йөрәккә бик тә файдалы, диләр.

Ә стартка инде өлкәнрәк яшьтәге чаңгычылар чыккан. 30 яшькә кадәр егетләр арасында Артур Мингалимов, кызлар арасында Алисә Сөнгатова, 50 яшькә кадәр Азат Шәрапов һәм Сәрия Хәлимова, 50дән өстә яшьтәге Искәндәр Минегалимов һәм Равилә Йосыпова беренче урыннарны алдылар.

50дән өлкән яшьтәге хатыннар ярышканда интрига да булып алды. Танылган спортчыларыбыз Гамилә Вәлитова һәм Җәмилә Минегалимованы икенче-өченче урында калдырып, Равилә Йосыпова лаеклы рәвештә беренче килде. Ул бит яшь чагында да авылыбызның иң көчле чаңгычысы иде. Әле дә үзен формада тота, даими рәвештә йөзү белән шөгыльләнә икән. Тик Гамилә Вәлитова да беренчелекне яулый алган булыр иде, тик аны кемдер ялгышмы, төртепме еккан һәм ул кадерле секундларны югалткан. Кыскасы, “О спорт! Ты мир!”

Күрше авыллардан — Камышлыдан һәм Балыклыдан килгән чаңгычылар аерым ярышты. 70тән олырак яшьтәге өч кеше дә стартка чыкты: югарыда әйтеп үткән Дания апа һәм Әсгать абый Сафиннар һәм Рәйхана апа Рәфыйкова. Әлбәттә, аларның өчесе дә җиңүче, чөнки картлык һәм авыруларга бирешмичә спорт белән шөгыльләнәләр.

Бөтен җиңүчеләр дә район адми­нистрациясенең Мактау кәгазьләре, авыл администрациясе бүләкләре, Хәм­мәтнур абыйның уллары алып кайткан бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ә Иске Ярмәктә туып үскән, бүген губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов Дума исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дип, ярыштан соң халык Мәдәният йортына тамаша кылырга китте. Кичә Хәммәтнур абый турындагы истәлекләр, аның үзенең һәм улы Фәритнең авылыбызга багышлап язылган шигырьләре, авылдашларыбызның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Социаль бүлек хезмәткәрләренең шундый җылы, гаилә бәйрәме кебек тамаша ясый белүләре бер дә гаҗәп хәл түгел. Алар бит авыл кешеләрен, кемнең нәрсәгә сәләтле булуын яхшы беләләр.

Хәммәтнур абыйның тормыш иптәше Гадилә апага да, аның улларына да сүз бирелде, җырчылар Хәйдәр Низамиев, Наилә Мөхәммәдиева, Оркыя Галимуллина, Рәфгать Аксановларның безнең яшьлек җырларын башкарулары күңелләргә май булып ятты.

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелгән бу спорт бәйрәмендә “Бердәмлек” газетасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган конкурста җиңүчеләрне котлау да бик урынлы булды кебек. Иске Ярмәктән Фәния Кәримова һәм Сәхия Шәвәлиева, Камышлыдан Рәйсә Төхбәтшина һәм Дамир Минһаҗев сугышта катнашкан туганнары һәм тыл хезмәткәрләре турында язып җибәргән язмалары өчен дипломнар һәм “Гакыйль Cәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китаплар белән бүләкләнделәр.

Кичәне алып баручы Гөлисә Бәдретдинованың Хәммәтнур абый­ның альбомнарын табып алып, аның газеталарга язган мәка­ләләрен укуы үзе бер тамаша булды. Ә Люция Ибраһимова башкаруындагы “Үчләр итеп елларга” җыры бу көнгә тач туры килде кебек. Андагы “Җырларга да җырларга”, — сүзләрен “Шуарга да шуарга” дип алыштырсаң, бу мәкаләгә баш итеп куярга да була.

Киләсе елда да чаңгыларыбызны майлабрак торыйк. Бәлки тагын шундый зур спорт бәйрәме булыр әле. Хәрәкәттә бит бәрәкәт!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

КОНТЕКСТ:

Юкәле тау итәгендә — спорт бәйрәме (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Наши добрые дела к 25-летию воссоздания Камышлинского района

Просмотров: 2059

Комментирование запрещено