Похвистнево районы Мәчәләй авылында үрнәк булырлык күркәм гаиләләр күп. Фәрит һәм Рәйхана Яһудиннар гаиләсе — нәкъ шундыйлардан.
Фәрит — үзебезнең авыл егете. Ул, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, мал табибы һөнәрен үзләштерә һәм Әхрәт авылында ферма мөдире булып эшкә урнаша. Өч елга якын эшләгәннән соң, уңган егетне күршедәге совхозга эшкә чакыралар, һәм Фәрит ун елга якын мал табибы булып шунда эшли.
Әтисе вафат булгач, Фәрит әнисен ялгыз калдырырга теләмичә, авылга кайта һәм Подбельскиның кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Фабрика шул вакытта байтак кешене хезмәт урыны белән тәэмин итә иде. Безнең Мәчәләй авылыннан гына да эшчеләр биш автобуска төялеп бара иде. Аларның күбесенә фатир да бирделәр. Тик заманалар үзгәреп, фабрика ябылды.
Фәрит Яһудин кайбер кешеләр кебек югалып калмады, тиз вакытта үзенең кече предприятие хуҗалыгын ачып җибәрде һәм халыктан сөт җыеп, аны районга тапшыра башлады. Фәритнең тырышлыгын, уңганлыгын күреп, аны районга эшкә алдылар. Анда да авылыбызда килеп чыккан мәсьәләләрне чишәргә кулыннан килгәнчә ярдәм итте ул.
Бүген Яһудин лаеклы ялда инде. Шулай да, мал табибы буларак, аңа еш мөрәҗәгать итәбез. Аның гыйлеме дә, тәҗрибәсе дә зур, бик тиз арада хайваннарны аякка бастыра. Фәрит үзләренең мәхәлләләрендә мәчет эшләрен дә алып бара. Дин әһелләребез аның хезмәтенә бик зур бәя бирәләр.
Фәрит белән Рәйхана ике бала үстерделәр. Кызлары Юлия бүген теш табибы булып хезмәт итә, ә малайлары Дамир авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады. Яһудиннарның ике оныгы үсеп килә: Ислам 9нчы сыйныфта укый, ә Әлим әле кечкенә.
Бу гаиләдә Фәритнең әнисе Сания апага да кадер һәм хөрмәт кенә күрсәтелә. Хәер, бу ананың балаларына дөрес тәрбия бирүеннән дә киләдер. “Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер”, — дигән мәкаль дә бар бит халыкта. Биш бала үстергән Сания Вәлиулла кызы “Ана батырлыгы” медале белән дә бүләкләнгән.
Яһудиннарның гаиләләренә карап: “Аллаһыга шөкер, ата-анага карата ихтирамлы, шәфкатьле булырга кирәклеген онытмаганбыз, аларга илтифат күрсәтә беләбез”, — дип куанабыз һәм яшьләргә аларны үрнәк итеп куябыз.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 2022
Минем кадерле энием