В Казани пройдет панихида памяти татарского ученого Фуата Ганиева / Татар галиме Фоат Ганиев вафат

news_14121Вчера на 86-ом году жизни скончался выдающийся татарский ученый, доктор филологических наук, профессор, член-корреспондент Академии наук РТ, академик Российской академии гуманитарных наук, заслуженный деятель науки России и ТАССР, лауреат госпремии в области науки и техники республики Татарстан Фуат Ганиев.

Гражданская панихида состоится сегодня в 11.00 в здании Академии наук РТ (ул.Баумана д.20).

Ф.А.Ганиев родился 1 августа 1930 года в с.Насибаш Салаватского района Башкирской АССР.

В 1954 году окончил с отличием Казанский государственный университет. После окончания вуза Ф.А.Ганиев работал директором средней школы, редактором Татарского книжного издательства.

В 1958 – 1992 годах преподавал татарский язык в Казанском государственном университете.

Окончив в 1962 году аспирантуру при Институте языка, литературы и искусства (ИЯЛИ), Ф.А.Ганиев продолжил свою научную деятельность в стенах этого института.

В 1963 году защитил кандидатскую диссертацию на тему «Видовая характеристика глаголов татарского языка», 1977 году – докторскую диссертацию на тему «Суффиксальное словообразование в татарском литературном языке».

Ф.А.Ганиев – автор более 300 научных работ, в том числе 18 монографий, научный редактор и соавтор трёхтомной академической грамматики татарского языка, соавтор таких капитальных словарей, как однотомный «Русско-татарский словарь», «Татарско-русский словарь», «Трёхтомный толковый словарь татарского языка». Руководитель, научный редактор и соавтор более 20 словарей.

business-gazeta.ru

* * *

Мәшһүр татар зыялысы – профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фоат Әшрәф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган.

Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген, 29 февральдә, сәгать 11дә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман урамы 20) була.

Белешмә өчен. Ф.Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, 1949-1954 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләп алгач, Казанга килә, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясен яклый. Шушы институтта фәнни хезмәткәр, тел белеме бүлеге мөдире булып эшли. Аннары институтның лексикография һәм лексикология бүлеге мөдире. Ф.Ә.Ганиев – Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында, Казан педагогика университетында дәресләр алып баручы профессор да була.

Ф.Ә.Ганиевнең фәнни эшчәнлегендәге төп юнәлешләр – грамматика, татар телендә сүз ясалышы, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемә сүзлекләрен төзү, татар теленең орфография мәсьәләләрен эшләү. Аерым алганда, ул – татар тел белеме һәм тюркология проблемалары буенча 18 монография, 300дән артык мәкалә авторы, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр, татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге автордашы, татар телендәге 20дән артык капиталь сүзлекнең фәнни редакторы һәм автордашы, татар теленең өч томлы академик грамматикасының фәнни редакторы һәм төп авторларыннан берсе.

intertat.ru

Просмотров: 1649

2 комментариев

  1. Аллах рахмэт эйлесин

  2. Аксакаллар китэ…