Муса абыйлары эзеннән

Салават Хәлимуллин.

Салават Хәлимуллин.

Февраль, гадәттә, Муса Җә­лил иҗатына багышланып үтә. Ә быел, шагыйрьгә 110 яшь тулган елны, аңа игътибар аеруча зур. Менә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә 20 февральдән бирле гөрләп тора. Актлар залында йә башлангыч, йә өлкәнрәк сыйныф укучылары өчен Муса Җәлил иҗатына һәм тормышына багышланган чаралар уздырыла.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган кичә конкурс формасында үтте. Сәгыйдә апалары Нуруллина башта балаларга шагыйрьнең биографиясен ике телдә сөй­ләде, фотографияләрен күр­сәтте. Шуннан соң әдәби ярыш башланды.

Нәни генә балалар, ә ничек җаваплы әзерләнгәннәр! Мине конкурс комиссиясендә катнашырга чакыргач, хәтта бераз каушадым да. “Күке” шигырен бик яхшы белгән Камилә Газизовага да, “Куян” шигырен укыган Пулат Туртуловка да, “Карак песи”не ятлаган Азалия Гыйльмановага да һәм башкаларга да гел “бишле”ләр куеп барам икән. Аннары гына, болай эшләсәм җиңелүчеләр булмас, дип уйлап, бик кыенсынып, “дүртле”ләр дә куйгалый башладым. Ярый ла комиссиядә мин генә түгел идем. Шуңа күрә ахырда җиңүчеләр билгеле булды: 1”б” сыйныфында укучы Камилә Газизова һәм Пулат Туртулов, “Ишек төбендә” шигырен укыган 2“б” укучысы Артур Доронин, 3”а”дан Алина Дадашева һәм Алинә Әбдрәхимова, ә 4 “б” дан Бакыт кызы Жасмин шигырьләрне матур итеп сөйләгәннәре өчен дипломнар һәм китаплар белән бүләкләнделәр.

25 февральдә эстафета 5-6 сыйныфларда укучы балаларга күчте. Нурзидә апалары Фәйзуллина “Исемең синең үлмәс бер җыр булып тарихларда калсын уелып” дип аталган кичәне башкачарак оештырган иде. Алып баручылар – Альбина Мингалиева һәм Сабир Галимуллин сөйләгән Мусаның балачак еллары, шагыйрь һәм язучы булып җитешкән чоры, хәрби корреспондент булып китүе һәм төрмәдә язган Моабит дәфтәрләренең халыкка кайтарылуы турындагы сүзләр шигырьләр белән аралашып барды.

Өлкәнрәк сыйныф укучылары Алсу Әбдерәхимова, Айгөл Исмәгыйлева, Алсу Ша­бурова, Анна Бодрянина, Али­на Хәйретдинова, Милана Бадаева, Аслан Һарун, Салават Хәлимуллин, Гүзәл Шәкүрова, Данир Вагыйзов һәм Йосыф Шәкүров Җәлилнең шигырьләрен башкачарак, хислерәк итеп укыдылар, дияр идем. Ә Руфия Котлаева пианинода уйнады, Альбина Мингалиева “Умырзая” җырын бик матур итеп башкарды.

Ахырда “Бердәмлек” газетасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырган конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. “Яктылык” мәктәбеннән катнашучылар күп булса да, иң яхшы мәкаләләрне безгә Камилә Варганова һәм Руфия Котлаева җибәргәннәр иде. Без аларга дипломнар һәм “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин басмага әзерләгән һәм бастырып чыгарган “Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китапны тапшырдык.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1447

Комментирование запрещено