Татарстан вошел в пятерку лидеров по качеству жизни в российских регионах / Татарстанда яшәү сыйфатын югары бәялиләр

40156285cbb3be05fa08e17ed54d8385_MНесмотря на ухудшающуюся экономическую ситуацию в стране, республика сохраняет свои высокие позиции.  

Агентство «РИА» представило ежегодный рейтинг, основанный на данных Минфина, Нацбанка, Минздрава и других ведомств, по результатам которого Татарстан оказался на четвертой строчке, уступая лишь Москве и Петербургу. По мнению эксперта sntat.ru Юрия Алаева такие показатели для республики вполне ожидаемы.

- Результаты исследований показывают, что все «вливания» в инфраструктуру не прошли даром. Татарстан, как та лягушка в кувшине, шевелит лапами и взбивает масло. Я всегда отмечаю, что в отличие от других российских регионов, Татарстан активный участник самых различных целевых программ и софинансирования. Такая инициативность играет очень большую роль, — говорит советника ректора КФУ, руководителя общественно-информационного центра,

Пройдемся по некоторым пунктам экономического развития республики, итоги которых, безусловно, влияют и на рейтинг Татарстана.

Демография. В 2015 году в рейтинге регионов Поволжского федерального округа Татарстан занял уверенное первое место, а среди субъектов России — вошел в первую двадцатку. «Пятилетка здоровья», которую Ильсур Метшин объявил в 2010 году, дала свои плоды: в течение последних шести лет в республике наблюдается естественный прирост населения. А продолжительность жизни на сегодняшний день у казанцев составляет 65 лет у мужчин и 75 у женщин.

Рынок труда и доходы населения. К концу 2015 года по проведенным Татарстанстатом исследованиям, численность экономически активного населения составила более двух миллионов человек. Уровень безработицы в среднем остановился на показателях 4,7 %. А средняя заработная плата татарстанцев сохраняла отметку в 28,6 тыс. рублей.

Жилищные условия. В Татарстане уже несколько лет стабильно работают различные жилищные программы: соципотека, «Жилье для молодых» и др. В ближайшее время планируют запустить программу арендного жилья, что должно стать выгодным вариантом, особенно для молодых семей. Стоимость квадратного метра в 2015 году сохранялась в среднем на отметке 74,7 тыс. рублей. Аренда 1-комнатной квартиры обходилась в 13 102руб., 2-комнатной — 22 636. На строительство коттеджа татарстанцам в среднем приходится тратить 7 млн. рублей, а сотка земли стоит 245-279 тыс. руб.

Развитие предпринимательства. Несмотря на сложную экономическую обстановку, динамика количества малых предприятий растет — 49 тыс. предприятий, средние находятся на отметке в 484 единицы. Индивидуальных предпринимателей насчитывается чуть больше 88 тыс. человек. Для малых предприятий оборот вырос до 729,4 млрд. руб., а индивидуальные предприниматели увеличили выручку 336,6 млрд. руб.

По мнению экспертов «РИА Рейтинг» в 2016 году нестабильная экономическая ситуация в стране не будет способствовать кардинальным изменениям. Хотя возможно снижение позиций нефтегазодобывающих регионов, вследствие низких цен на углеводородное сырье. А тяжелее всего придется регионам, вплотную зависимых от государственного бюджета.


Мнение

Андрей Большаков, зав.кафедрой, доцент института социально-философских наук и массовых коммуникаций: 

- То, что Татарстан не выпадает из пятерки лидеров — тенденция заметная. Главной причиной, я считаю, является наше развитие инфраструктуры. Те же самые метро и транспортные развязки для большинства регионов недопустимая роскошь. К тому же, у нас власти не забывают о районах, вкладывают хорошие средства в развитие сельскохозяйственной отрасли. Не стоит забывать и о том, что 10-15 лет назад у нас даже нефтеперерабатывающих заводов не было, а сейчас мы развиты и в этом плане. Что касается человеческого фактора, здесь большую роль играет самое обычное благоустройство парков, которое сейчас на 70% выполнено и на 2016 год планов много. А это самая настоящая рекреация, которая позволяет избавить общество от пагубных привычек и прочего.

sntat.ru

* * *

Узган 2015 ел нәтиҗәләренә карап, халыкның яшәү сыйфаты буенча төбәкләр рейтингында Татарстан беренче бишлеккә керде. “РИА Рейтинг” Рейтинг агентлыгы экспертлары әлеге статистиканы тормыш шартларын һәм төрле социаль өлкәләрдәге вәзгыятьнең хәлен теркәүче күрсәткечләргә нигезләнеп төзегән.

Барлык 85 субъектны, шул исәптән 2014 елдан Россиягә кушылган Кырым Республикасын һәм Севастополь шәһәрен дә үз эченә алган рейтинг өстендә эшләгәндә экспертлар Росстат, Россия Сәламәтлек саклау һәм Финанс министрлыклары мәгълүматларын, Үзәк Банк, төбәк хакимият органнарының сайтлары һәм башка ачык чыганакларны файдаланган. Рейтинг халыкның керем дәрәҗәсе, халыкның эш белән тәэмин ителеше һәм хезмәт базарының хәле, торак шартлары, яшәү куркынычсызлыгы, демографик вәзгыять, экология һәм климат шартлары, халыкның сәламәтлеге һәм белем дәрәҗәсе, социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин ителеш, икътисади үсеш дәрәҗәсе, кече эшкуарлык үсеше, территорияләрнең үзләштерелүе һәм транспорт инфраструктурасы үсеше кебек мөһим өлкәләрдәге барлыгы 73 күрсәткечкә таянып төзелгән.

Шунысы игътибарга лаек: 2015 елгы рейтинг соңгы елларда төбәкләрдәге яшәү дәрәҗәсендә әллә ни зур үзгәрешләр булмавын күрсәтә, чөнки беренче һәм соңгы унлыкта урын алучылар – һаман да бер үк төбәкләр.

Беренче унлыкны Мәскәү белән Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, шулай ук Белгород өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы – Югра, Воронеж, Липецк һәм Свердлау өлкәләре били. Бер үк төрле методика буенча бәяләнгән 2014 елгы рейтингта да нәкъ шушы төбәкләр беренче рәтләрдә иде.

Соңгы унлыкта да 2014 елгы рейтингны җөпләгән дистәнең сигезен күрергә мөмкин. Алар – Курган өлкәсе, Еврей автоном өлкәсе, Байкал арты крае, Ингушетия Республикасы, Чукотка автоном округы, Калмыкия Республикасы, Алтай Республикасы һәм Тыва Республикасы. 2015 ел нәтиҗәләре буенча бу унлыкны ташлап, Чечня һәм Бурятия Республикалары өскәрәк күтәрелгән. Чынлыкта исә
экспертлар исемлек азагындагы үзгәрешләрне 2014 елда Россия составына Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре керүенә бәйләп аңлата. Әйтик, әлегә Кырым – 76нчы урында, Севастополь – 71.

Икътисади вәзгыятьнең тотрыксызлыгы аркасында 2016 елда Россиядә яшәү дәрәҗәсенең яхшыруына өмет итү, әлбәттә, берникадәр кыенлык тудыра. РИА Рейтинг экспертлары фикеренчә, агымдагы ел рейтингының чикләре дә, мөгаен, кабаттан үзгәрешсез калыр. Ягъни икътисади яктан көчле төбәкләрнең алга таба да күрсәткечләре үсештә булырга тиеш. Шулай ук яңа икътисади шартларга яраклашып баручы Севастополь шәһәре белән Кырым Республикасының да хәле бермә-бер уңай якка хәл ителер дип уйлыйлар. Нефтькә бәяләр төшү сәбәпле, нефть һәм газ табу белән шөгыльләнүче төбәкләрнең дә рейтингта аска тәгәрәү куркынычы бар. Бүгенге көндә рейтингның уртасын биләгән һәм нигездә сәнәгатькә махсуслашкан төбәкләрдәге икътисади киеренкелек үз чиратында социаль өлкәдә чагылыш табар, ә инде дотациядә утырган төбәкләргә, бюджет чараларының чикләнгән булуы белән аеруча авырга туры килер, дип фаразлана.

intertat.ru


Просмотров: 1401

Комментирование запрещено