8 март — Халыкара хатын-кызлар көне
Колач җәеп җиргә яз килә
Бөтен тәбигатьне уяткан.
Күңелләргә безнең наз тула,
Шигъри юллар чыга йөрәктән.
Җир өстеннән салкын кышны куа
Март аеның җылы җилләре.
Күчмә кошлар өйгә ашкыналар,
Өзелеп сагынып туган җирләрне.
Асыл затлар, сезне бәйрәм белән
Котларга бит минем теләгем.
Балкуларын бигрәк яратабыз
Кояш кебек сезнең йөзләрнең.
Сез булганда безнең яныбызда
Бар дөньялар кинәт яктыра.
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән
Сихри хисләр безне чакыра.
Күкрәккә сыймый башлый йөрәк,
Йөгереп килә Маугли еланга.
Һәрвакытта матур булыгыз сез,
Бирешмәгез үткән елларга!
Бигрәк матур кызлар бәйрәме,
Миннән сезгә чәчәк бәйләме!
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Шенталы районы.
Просмотров: 5195
Рәхмәт сезгә Фәния ханым һәм Нурсинә ханым, болай булгач тагын язам
Аллаhы Тагеле узегезне зурласын шушындый матур итттереп котлавыгыз эчен., ин изге телеклерегезне шигъри юлларыгыз аша Хатын-кызларга башкарып жибергенегез эчен. Бик зур Рехмет сезге, Рөстәм Әнәсович! Бехетле булыгыз!
Рәхмәт, Рөстәм Әнәсович, шушы матур шигъри юлларыгыз өчен.